Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров бүләк сораган «теща»сына: «Сиңа үз мужигың алып бирер»

news_top_970_100

Юмор остасы янгында зыян күргән күршесе Ирек абыйны үзенә чәй эчәргә чакырган. Сүз иярә сүз чыгып, әңгәмә хатыннарының әниләре, ягъни «теща» темасына барып тоташкан. Кызык видеоларны артист Телеграм-каналына куйган.

Ирек абый: «Минем «теща»м чын хәзинә иде. Бик кешелекле, аңлый белә торган. Үз кызын бервакытта да якламады. «Кияүгә чыктың, бу – синең тормыш, миңа зарланма», – диде. Бер тапкыр гына гаепләмәкче булды. Кызына алтыннан әйберләр ала иде ул. «Син алтын алмыйсың», – дип ишарә ясады. «Әби, мин сорамадым бит, үз теләгең белән аласың», – дидем. Шуннан соң сүз күтәргәне булмады ул турыда, – ди Ирек абый.

«Теща»ларның да төрлеләре бар, кияүләрнең дә. Ә менә безнең гаиләдә икенче төрлерәк. Мин хатыныма бүләк алам да: «Ә миңа?» – ди «теща»м. Мин инде: «Сиңа үз мужигың алып бирер», – дим. Җай килгәндә алам инде», – дип көлдерә Данир Сабиров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100