Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: «Берни булмагандай уйнап-көлеп, елмаеп йөргән булабыз»

Юмор остасы, пародист, җырчы, кыскасы, күпкырлы талант иясе Данир Сабиров бүгенге көнгә, илебез язмышына карата мөнәсәбәте белән инстаграмда уртаклашкан. Халыкны ул төшенкелеккә бирелмәскә чакырган.

news_top_970_100
Данир Сабиров: «Берни булмагандай уйнап-көлеп, елмаеп йөргән булабыз»
"Татар-информ" архивы

«Илебездәге соңгы яңалыклар бер кешене дә битараф калдырмый. Алар нинди генә кызганыч булсалар да, берни булмагандай уйнап-көлеп, елмаеп йөргән булабыз.

Ә шулай кирәк тә. Йөрәкләребездә куркуга урын булмасын. Акыл гаеплеләрне эзләсә дә, тыныч кына үзебезне үзгәртә башлыйк. Күбрәк яратыйк, якыннарыбызга игътибарлырак булыйк. Төшенкелеккә бирелеп, урамга чыгып акырып йөреп, без бернәрсә дә үзгәртә алмаячакбыз. Ул стресс белән сәламәтлеккә генә зыян салабыз.

Безнең барыбызның да максаты бер — бәхетле булырга! Башлыйк әле эшне үзебездән! Һәрберебез чак кына булса да күңелендә гармония һәм тынычлык урнаштырсын. Күреп торырсыз: әйләнә-тирәгез дә үзгәрәчәк! Якыннарыбыз безнең мәхәббәт һәм игътибарга мохтаҗ. Фокусны нәкъ шунда тотарга кирәк, ә юк-бар хәбәрләрдә түгел (әле аның күбесе — фейк).

«Татар юрап китерә», — диләр, шуңа күрә яхшыга юрыйк. Якыннарыгызны кадерләгез, үзегезне саклагыз. Киләчәктә безне матур очрашулар көтсен!» — дип язган Данир инстаграм сәхифәсендә.

«Сүзләрең китап кебек дөрес. Илләр тыныч булсын, ачка үлмәбез»,

«Бик кызганыч, йөрәк елый, сыкрый… Яшь җаннарның әрәм булуына. Тизрәк туктатсыннар иде»,

«Фикерегез белән килешәм. Мондый хәлдә якыннарыңа гына түгел, ярдәмгә мохтаҗларга игътибарлырак булу кирәк»,

«Юрап китерделәр инде. Кибеттәге бәяләрне күрсәң, күзләр маңгайга менәрлек!»

«Безнең артистлар бииләр дә җырлыйлар гына дип белгән идем. Уйлый да беләләр икән әле»,

«Сүзләрең бик дөрес тә шул, Данир балакаем. Улларын мәңгелеккә югалткан аналар ничек тынычланыр соң, күпме сабый әтиләрен зарыгып көтә, күпме әнинең улларын көтеп йөрәкләре сулкылдый…» — дип язганнар Данирның инстадуслары.

«Тормыш дәвам итә. Биографияңне көтәбез», — дигән эчтәлектәге комментарийлар да бик күп килгән Данирга.

Белүебезчә, юмор остасы инде берничә ай дәвамында инстаграм сәхифәсендә тормыш юлын, үзе белән булган кызык һәм кызганыч вакыйгаларны тәмләп язып бара иде. Соңгы арада ул бу эшне туктатып торган булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100