Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров белән күңелсез хәл булган

news_top_970_100
Данир Сабиров белән күңелсез хәл булган
Фото: "Татар-информ" архивы

Юморист Данир Сабиров һәм аның төркеме өчен күңелсез хәл булган. Саба районы Лесхоз авылында беренче концерт алдыннан тавыш аппаратурасы янып чыккан. Бу хакта артистның хатыны «ә бу – 500 мең сум чыгым дигән сүз» дип хәбәр итә.

«Сәбәбен әле дә ачыклый алмадык. Пульт, монитор, усилитель, колонкалар бер секундта юк булды. Генеральный репетиция эшләргә иде планнар, әмма бөтен группам белән уйга баттык. Тавыш операторым Алмаз «отменяй концерт» ди. Клуб җитәкчесе Гөлназ: «Алай итмәгез инде, билетлар сатылып беткән, әйдәгез, безнең аппарат белән эшләгез», – ди. Нәтиҗәдә «местный» аппарат белән ерып чыктык беренче тамашабызны», – дип яза артист.

Данир Сабировны авыл халкы яратып кабул иткән, алкышлар белән озак кына җибәрми торган. Комментарийларда да аны профессиональ булуы, авыл аппаратурасы белән концертын куеп чыгуын билгеләп үткәннәр, «сез булдырасыз», «сез молодец» дип тә үсендергәннәр.

«3 сәгатькә якын тамаша 3 айлык хезмәтебезне үзенә сыйдырды. Дөнья мәшәкатьләре бетмәс, ял итә белик. Шушы аз гына вакытка булса да сезне юмор дөньясына алып китеп, бераз күңелегезне күрә алсам, мин бәхетле! Ә кем ул мин? Дөрес, җырчы түгел, юморист», – дип тә язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100