Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров белән Гөлназ Сәфәрованы бергә биегәннәре өчен тәнкыйтьләгәннәр

news_top_970_100
Данир Сабиров белән Гөлназ Сәфәрованы бергә биегәннәре өчен тәнкыйтьләгәннәр
Рекламадан скриншот

Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров ВКонтакте челтәрендәге рәсми төркемендә бер видео белән уртаклашкан. Анда ул танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова белән бии. Дөресрәге, селкенәләр, селкетәләрме шунда...

Видеодан күренгәнчә, икесенең дә кәефләре күтәренке, Гөлназ дәртле итеп итәк очын селки, Данир тырышып-тырышып арт санын селкетә.

«Кем нәрсәсен болгый алды, шуны болгады. Усалланмагыз комментарийларда, килешкәнскиймы?» – дип язган Данир әлеге видео астына.

Ләкин Данирның күпчелек дуслары килешмәгәнский, чөнки килештермәгәннәр. «Ике дивана!», «Данир Сабировның иҗатын яратам. Ләкин ир-атларның артын болгавы бер дә ошамый», «Сәфәровага инде җитә калган. Телләрен чыгара-чыгара бии», «Ата һәм ана павлин!», «Бер дә матур түгел», «Данир, селки-селки төшеп калмаганмы анда?» «Урыслар кебек кыланалар», «Үзләренең юләрлекләрен күрсәтәләр», «Рәвешсезләр! Килешә дип уйлыйлармы икән», – дип бетереп атканнар аларны.

Икенче бер төркем: «Хәер, килештергәнсез инде. Әйдә, болгагыз болганып булганда. Картайгач, болгыйм дисәң дә, болгап булмый ул», «Ничава селкенәләр болай»,  «Данирга бар да килешә», «Сәфәрова да калышмый», «Әле олы яшьтә дә биибез, гомер бер генә килә ул!» «Сезне карарга бик күңелле», «Чудиклар да кирәк бу тормышта», –  дип аларны яклаганнар.

Каршылыклы фикерләр тудырган әлеге видеоны Данир Сабировның ВКонтакте сәхифәсеннән кереп карый аласыз.

Хәтерегездә булса, Данир белән Гөлназ күптән түгел, имеш, сыер фермаларындагы терлек азыгын тикшерүче, терлекләрне төрле авырулардан яклаучы, савым күләмен арттыручы танылган бер компания өчен рекламада да бергәләп төшкәннәр иде. Анда алар бер-берсен яратучы Джуанито һәм Габриэлла образларын уйнадылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100