news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Башкортстан блогерына арба бүләк иткән

news_top
Данир Сабиров Башкортстан блогерына арба бүләк иткән
Фото социаль челтәрдән

Данир Сабиров Башкортстан якларында гастрольдә йөри. Ул концертында Бүздәк районында яшәүче дусты, блогер Айдар Кәлимуллинга туган көне белән котлап, арба бүләк иткән.

Социаль челтәрләрдә таралган видеода күренгәнчә, сәхнәгә хуҗалыкта кулланыла торган арба алып чыгалар. Айдар сәхнәгә менеп бүләген алып төшә.

«Бәрелмәгән, буялмаган, бер чакрым да узмаган. Сиңа бик кирәкле әйбер инде бу. Минем өйдә эт белән мәче генә бар, аларны да карап өлгерергә кирәк. Ә синең хуҗалык зур», – ди артист.

Айдар Кәлимуллин авыл тормышын яктыртучы блогер. Аның видеоларын кайчандыр авылдан чыгып китеп, сагынып яшәүчеләр дә яратып карый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар