Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров бала турында хыяллана: «Тагын бер сабыйга гомер бирергә язсын»

news_top_970_100
Данир Сабиров бала турында хыяллана: «Тагын бер сабыйга гомер бирергә язсын»
социаль челтәрләр

Данир Сабиров 37 яшь тулган көнне үзенең хыяллары һәм ниятләре белән бүлеште.

«Бүген миңа – 37! Быел да туган көнемне яраткан тамашачым белән каршы алам. Янымда – әти-әниләр, тормыш иптәшем, балалар, терәк-таяныч булырдай дуслар. Бәхет, кыскасы.

Имин тормышым өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтемне укыйм. Кайчак шул рәхәткә чыдый алмый, үземә урын таба алмаган чакларым өчен гафу сорыйм. Болар башка кабатланмасын.

Йортым төзелгән, агачларым җимеш бирә, кызларым да буй үстеләр. Киләчәккә нинди планнар дисезме? Кулдан килсә, тагы бер йорт салырга Ходай насыйп әйләсен. Әле үземә генә түгел, ә беренче чиратта – күршемә! Сезнең һәм безнең уртак көч белән, бу эшне ничек булса да киләсе кышка кадәр башкарып чыгарга кирәк.

Тагы да бер хыял... Әнкәсендә зур теләк уянып, тагын бер сабыйга гомер бирергә язсын. Ә тормыш ул, ыгы-зыгылары белән, агым судай ага да ага. Салават җырындагыча, «абый диләр, шунысы күңелсез» дә, тик нишлисең, чал чәчне карага манып кына, тирә-юньдәгеләрне алдап булмый. Ярар, кем әйтмешли, исәнлек булсын. Бер теш кенә сызласа да кайчак, яшиселәр килми бит.

Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, рәхәт, имин тормышта яшик. Туган көнемдә шуны телим. Ә туган көндә теләгәннәр кабул була», – дип язган артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100