Юмор остасы Данир Сабировның икенче кызы белән хатыны Миләүшәне бала тудыру йортыннан алырга әзерләнгән видеосы социаль челтәрләрдә чыкты. Ул 2014 елда төшерелгән.
«Тарих бит бу. Менә энекәшем Назир. Дустым Алмаз шарлар белән бизи. Без хәзер кызны алырга китәбез. Мин матур итеп киенәм, әлегә машиналарны бизибез, шуңа болай гына киендем. Олы кызым Мәрьям белән барабыз. Әни ашарга пешереп торачак», ди шатлыгыннан авызы колагына җиткән Данир.