Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров бәйгедә катнашучыга: «Үзең матур булсаң да, бер җирем дә селкенмәде»

news_top_970_100
Данир Сабиров бәйгедә катнашучыга: «Үзең матур булсаң да, бер җирем дә селкенмәде»
"Татар-информ" архивы

«ТМТВ» каналында «Яңа йолдыз» проектының 3нче сезоны бара. Анда җырчы булырга теләүче яшьләргә танылган артистлардан торган жюри әгъзалары бәя бирә.

Бу чыгарылышта җырлаучы кызның чыгышына, жюри әгъзасы буларак, Динир Сабиров бәя биргән. Пародия остасы бу бәяләмәсе белән халыкны шаккатырган.

«Җырга килгәндә, мин мондый җырларны «не о чем» дим инде. «Синсез миңа авыр, бергә булгач рәхәт, син булгач кыен. Бергә булсак, әйбәтрәк булыр иде» кебек җырлана. Яисә сүзләре матуррак, көе озынрак булсын иде инде. Мисал өчен, «бер-беребезне өзелеп сөйгәнгә, калдырмаган язмыш газапсыз…» Шундыйрак булса иде, дип әйтүем», – дигән буталчык сүзләр сөйләде ул. Аннары, бик мөһим нәрсә әйткән кебек: «Үзең матур булсаң да, бер җирем дә селкенмәде», – дип тә өстәде артист.

«Мондый җырларны «су» дип әйтәләр», – диде, Данирның нәрсә әйтергә теләгәне башкаларга да аңлаешлы булсын өчен, проектны алып баручы Гөлназ Сәфәрова.

«Жюри кем? Җырлаганга бәя бирерлек җырчылар беттемени татарда? Тел нәрсә әйткәнне колак та ишетергә тиештер, минемчә. Ул кыз бу конкурска болай итеп мыскыл ителергә килмәгәндер. Җыен «сам себе Петросян»;

«Бу да булган җырчы. Ике кыз атасы. Кыз баладан көлеп утыра, түбәнсетеп. Ни хакы бар аның? Хатыныңа селкенсен, нигә бу кызга селкенергә тиеш? Тьфу, мәгънәсез»;

«Үзегез җырларга өйрәнегез башта, кешегә акыл өйрәткәнче»;

«Болар үзләрен «җырлый беләбез» дип утыралар инде»;

«Данир үзен белсә иде»;

«Яшьләрнең күңелен төшермәскә кирәк. Жюри аларны батырырга түгел, канатландырырга тиеш»;

«Данир, нишләп алай әйтәсез? Болай зур итеп әйтергә, сез бит үзегез дә җырчы түгел»;

«Үзегез турында югары фикердә сез», – кебек комментарийлар белән Данирның «кирәген биргән» халык.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100