news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров әнисе белән нинди кәтлит ясаган?

news_top
Данир Сабиров әнисе белән нинди кәтлит ясаган?
"Татар-информ" архивы

Данир Сабиров Азнакайга әнисе янына кайтып килгән. Шунда бик рәхәтләнеп әнисенә ярдәм иткәнен видеога төшергән.

Артистның Телеграм каналындагы видеода күренгәнчә, юмор остасының әнисе иттарткычтан ит чыгарта. Аннары ул Данир белән кәтлит ясый. Юмор остасы кәтлитләрне сохари вагында әвәләп тора, ә әнисе махсус җайланма белән формага китерә.

«Әнидән лайфхак. Менә шулай кәтлитне әвәләп торырга олы малаегызны аласыз. Менә хәзер әйтәләр инде, әниең яулык кимәгән дип», – дип сөйләнә юмор остасы. Ә әнисе «тиз бул, барасы җирем бар» дип ашыктыра артистны.

Видеоны караучылар кәтлиткә ипи күп салынуын искәрткән: «ипи кәтлите», «ашханә кәтлите», «бу кәтлиттә ит бармы соң?»

«Үзегезгә пешерәсез ич, яулыксыз да ярыйдыр инде», «Яулык бәйләсәң әйбәт инде. Ул бит чәч төшмәсен өчен кирәк», «Аш бүлмәсендә эшләгәндә яулык кияргә кирәк дип саныйм», - дип яулык темасын да куертып алган Данирның язылучылары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар