Әниләр көнендә юмор остасы Данир Сабиров яңа җырын тәкъдим итте. Ул «Кирәк, әни» дип атала.
Әниләргә багышланган җырның сүзләрен Гөлфия Шакирова, ә көен Илдус Дәүләнов иҗат иткән.
«Минем әнине Миләүшә (хатыны) «безнең әни» ди. Мин дә тещага «әни» дип эндәшкәч, аны да «безнең әни» дибез. Сезнең әниләрне дә, безнең әниләрне дә матур бәйрәм белән. Бәхетле булыгыз, Әниләргә миннән бәйрәмгә музыкаль бүләк – «Кирәк, әни» җыры барлык музыкаль мәйданнарда!» – дип яза артист социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
«Кирәк, әни, безгә әйтер сүзең,
Кирәк, әни, якты карашың.
Булсын иде һәрчак өстәлеңдә
Тәмле чәең, тәмле ашларың...»