Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: «Алмагачлар янында фотога төшәргә чират икән»

news_top_970_100
Данир Сабиров: «Алмагачлар янында фотога төшәргә чират икән»

Пародист Данир Сабиров хатыны Миләүшә белән былтыр алмагач чәчәк аткан вакытта төшкән фотосессиясен күрсәтте.

«Төгәл бер ел элек булган фотосессия. Анда да салкын иде. Имеш «җылы» кыяфәт ясап, иртәнгә сәгать биштә Казан үзәгендәге алмагачлар янында килештереп йөреш. Иртәнге биштә бармасаң, аннары алмагачлар янында фотога төшәргә чират җыела икән анда», – дип уенын-чынын кушып язган ул социаль челтәрдәге шәхси битендә.

Артистның виртуаль дуслары «бигрәк пар килгәнсез инде», «матур фотолар», «нинди матур истәлек» кебек коммментарийлар һәм изге теләкләрен язып калдырган.

Данир Сабировны үз бакчасында бернинди чиратсыз фотога төшәргә дә чакыручылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100