Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров ачулы Салават Фәтхетдинов турында: «Барыбызга да эләктерде»

news_top_970_100
Данир Сабиров ачулы Салават Фәтхетдинов турында:  «Барыбызга да эләктерде»
"Татар-информ" архивы

Салават Фәтхетдинов белән Данир Сабировның уртак «Остаз белән оста» концертында кызык хәл булган. Күпчелек җырларын карап җырлаучы Салават Зәкиевич, сәхнәдә «Салкын чәй» җырының сүзләре булмауны ачыклаган һәм нишләгән?

«Зәкиич, «Салкын чәй»нең сүзләре булмаганга, бөтенебезгә дә эләктерде. Аннан үзе алып куйганын аңлагач, сәхнә артында «дурак» дип үзен сүкте», – дип яза Данир Сабиров бу хакта үзенең «Телеграм» каналында.
«Ай, усаааал», «Салават Зәкиевичның да «авторетиты» алда бара», – дип көлешкән видеоны караучылар. «Мәңгелек «Салкын чәй» бит инде ул, әле дә сүзләрен белмиме?», «Качырып та түгел, күрсәтеп карап җырлавы бер дә матур түгел инде», «Гомер буе җырлаган җырының сузләрен белмәгәч, җырлыйм дип йөрисе юк. Яшьләргә юл бирсен», «Ул җырны тамашачы да белә инде яттан», – дип, Салават Зәкиевичны тәнкыйтьләүчеләр дә очраган.

Икенчеләре исә: «Карап жырласын әйдә, «фанерага» жырлаганчы», «Кеше тикшереп тормагыз! Салават абзагыз укыса да, концертларында алма төшәргә дә урын юк. Аншлаг», «Ул бик матур үз яшенә карата. Сау-сәламәт булсын», Салават – карап жырласа да, карамый жырласа да Салават инде ул! Исән булсын, сәламәт булсын», – дип яклап чыкканнар җырчыны.

Берәү: «Ә мин сезне юри шулай уйнадыгыз дип уйлаган идем», – дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100