Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Данир, көлдерергә тырышсаң да, елата» – Данир Сабиров өлкәннәр йортында

news_top_970_100
«Данир, көлдерергә тырышсаң да, елата» – Данир Сабиров өлкәннәр йортында
Салават Камалетдинов

Җырчы, юмор остасы Данир Сабиров Ураза ае башланыр алдыннан изге гамәл кылган – өлкәннәр йортына барып, хәйрия концерты күрсәтеп кайткан.

Дөрес, бу – Данир белән Марат Яруллинның теге бәхәсе кысаларында узган. Баттл оештырганнар иде бит әле. Чиратлашып, бер-берләренә биремнәр биргәннәр иде. Ә бу бирем алдагыларыннан аерылган.

«Кем күзәтеп барган, алар белә. Марат Яруллин белән без бәхәстән күңелле ярышка күчкән идек. Шул ярышның чираттагы биреме – мин өлкәннәр йортында хәйрия концерты куярга тиеш. Ходай насыйп итеп, матур тамаша куеп кайттык.

Эмоцияләр турында. Бер җырны җырлыйм, шул вакытта кемдер елмая, кемдер елый, кемдер бии, кемдер уйланып утыра... Төрле язмышлы кешеләр җыелган бер түбә астында...

Кызык-кызык диалоглар да булды.

– Син җырчы гынамы или «выше»мы? – дип сорады бер апа.

– Ә кем соң ул «выше»? – дим.

– Белмим, мәсәлән, матур кеше...

– Юк, алай булгач, «ещё выше возьмём. Мин – яхшы кеше», – дидем, – дип, өлкәннәр йортындагы концерттан хис-кичерешләре белән уртаклашкан Данир социаль челтәрдәге аккаунтында.

Данирның бу изге гамәлен хуплап, виртуаль дусларыннан бик күп җылы комментарийлар килгән. Әлбәттә, мәгънәле, изге бирем биргәне өчен, Марат Яруллинны да мактаганнар.

«Маладис, Данир! Үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын изге эшең! Маратны берәр балалар йортына җибәр әле, ул да изге эш эшләсен, булдырачак ул»;

«Ураза алдыннан бик зур савап эшләдегез. Рәхмәт сезгә. Әлеге биремне биргәне өчен Марат та маладис!»;

«Бик файдалы бирем уйлап тапкан Марат»;

«Бу эстафетаны башка җырчылар да кабул итеп алсын иде»;

«Моны традициягә кертеп җибәрергә кирәк. Супер!»;

«Ярыш кына булса да, шушы әби-бабайларның күңелен күргәнең өчен, Ходай сине зурласын», – дип язганнар.

«Да-а-а... Беребез дә белми инде картлык көнебездә ни көтәсен...», «Әй, язмыш. Балалары булганнары да бардыр инде монда. Ничек түзә икән йөрәкләре», «Данир, көлдерергә тырышсаң да, видеоны еламыйча карап булмый», – дип язучылар да булган.

Видео: Данир Сабировның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 март 2023
    Исемсез
    Данир сина АЛЛАХНЫН ОЛЫ РЭХМЭТЕ ЯУСЫН.Олы кешелэрне слендергэн эчен монын эжер савабы бик ЗУУУР. Бу тамашаны еламыйча карап булмый,йэрэк эрни.АЛЛАХЫ ТЭГАЛЭ аларга сабырлык бирсен амин.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100