Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Даниланың сәламәтлеге нык иде». Галимнең коронавирустан үлүе дусларын тетрәндергән

«Данила бик яхшы, актив кеше иде, спорт яратты», — дип искә ала физик-галимнәр.

news_top_970_100
«Даниланың сәламәтлеге нык иде». Галимнең коронавирустан үлүе дусларын тетрәндергән
facebook.com

Мәскәүдә атом төшен өйрәнүче физик, Россия Фәннәр академиясенең Атом төшен өйрәнү институтында Физик процессларны модельләштерү лабораториясе хезмәткәре Данила Тлисов үлгән. Аның танышлары фикеренчә, Даниланың шулай тиз арада үлүе сәламәтлеге көчсез булудан түгел. Яшь галим актив яшәү рәвеше алып бара, чаңгыда шуа, тау түбәләренә менә. Кызганычка, 14 апрельдә Данила Коммунаркадагы хастаханәдә коронавирус инфекциясеннән вафат була. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

39 яшьлек Данила Тлисов Троицк шәһәрендә туган. Ул бик өметле галим була. Данила Тлисов март азагында Швейцариядән командировкадан кайта. Женевадан Мәскәүгә кайткач, ул хатыны белән бергә ике атналык карантинда яши башлый. Унынчы көндә аның температурасы күтәрелә, ләкин COVID-19 тесты тискәре була. Аннары ул кабат табиблар чакыра һәм галимне Коммунарка хастаханәсенә алып китәләр. Ләкин биредә Данилага ярдәм итәргә өлгермиләр инде — ул үлә.

Сайт хәбәрчесе Даниланың танышлары белән аралашкан. Алар барысы галимнең сәламәтлеге нык булуы турында әйтә. 

«Ул тауларга да җиңел генә менеп китте, йөгерә, велосипедта йөри, чаңгыда шуа. Ниндидер кытай вирусы аны харап итте. Данила беркемне дә авыр вакытта ташлап китми торган кеше иде. Ул бик шат күңелле булды, шул халәтен кешеләргә дә тарата иде. Мин аның белән 2015 елда очраштым. Без грант алу өчен бергә гариза биреп йөрдек. Ул мәгълүматларны анализлаганда ярдәм тәкъдим итте. Без конкурста җиңдек. Аннары без авыр нейтрино — гипотетик кисәкчәне эзләү белән шөгыльләндек. Моның өчен Зур адронлы коллайдерда ясалган эксперимент нәтиҗәләрен өйрәндек», — дип сөйли мәрхүмнең хезмәттәше.

Данила белән бергә эшли торган дусты да егетнең актив яшәү рәвеше алып баруын, спорт белән шөгыльләнүен әйтә.

«Данила бик позитив кеше иде, спортны яратты. Без аның белән тау чаңгысында шудык, тауларга мендек. Мин аны соңгы тапкыр февраль азагында күрдем. Ул бу авырудан үлеп китәр дип беребез дә күз алдына китермәдек, барыбыз да тетрәндек», — ди ул.

Хезмәттәшләре Данила Тлисовны талантлы галим дип саный. Ул бик яхшы фәнни карьера төзердәй кеше була. Даниланың хатыны тол калган, балалары булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100