news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данил Сәфәров: «5 нче татар гимназиясе укытучылары безне җанын биреп укытты»

Узган атнада Казанның 145 нче лицеенда 5 нче татар гимназиясе ачылуга 35 ел тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе оештырылды. Чарада «Интертат» хәбәрчесе дә булып кайтты.

news_top
Данил Сәфәров: «5 нче татар гимназиясе укытучылары безне җанын биреп укытты»
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Һәр кешенең мәктәп еллары белән кагылышлы җылы хатирәләре бардыр. Мәктәп еллары – яшьлекнең иң гүзәл чагы. Казанның 145 нче лицеенда узган бәйрәмгә төрле еллардагы чыгарылыш укучыларын, укытучыларын да нәкъ шул җылы хатирәләр алып килгәндер.

Чара 14:00 сәгатьтә башланырга тиеш иде, тик ул ярты сәгатькә соңрак башланды. Алай да бу вакытта моңсуланып утырдым дия алмыйм, чөнки үземнән күпкә зуррак булган апа-абыйларның сыйныфташлары, укытучылары белән күрешеп сөенгәннәрен күрү үзе бер рәхәт күренеш иде.

Бәйрәм кичәсе 5 нче татар гимназиясенә багышлап төшергән документаль фильмны караудан башланып китте. Архив материалларыннан торган бу киноны караучыларның кайберләре хәтта экраннан үзләрен дә танып алды. 1991 елда ачылган мәктәптә иң беренче 318 укучы укыган һәм тәҗрибәле, белемле укытучылар эшләгән икән. Шул көннән Жилплощадкада татарларда милли үзаң тәрбияләү һәм татар милләтен үстерү эше башланып китә.

«Гимназиягә кагылышлы китап язу кирәкле эш иде»

Аннары сүз күп еллар дәвамында туган телдә белем бирүче гимназия ачу уе белән янып йөргән, шуның нәтиҗәсендә 5 нче татар гимназиясенә нигез салган педагогия фәннәре докторы, әлеге гимназиянең беренче директоры Фәрис Харисовка бирелде.

«Бүген зур тантана – 5 нче татар гимназиясенең 35 еллык юбилей бәйрәме. Бу бәйрәмгә зур әзерлек белән килдек. Мин бүген сезгә кушылып шатланам. Гимназиягә кагылышлы китап язу – кирәкле эш иде, чөнки бу – бай тәҗрибәле педагогика коллективы галимнәр белән эшләү мөмкинлеге.

Гомумән, нинди генә авырлык булса да, югары профессионал, һөнәренә тугры булган кеше аларны җиңә ала. Бездә дә авырлыклар шактый булды. Фильмда күргәнегезчә, барысын да җиңеп чыга алдык. Безнең эшләү һәм балаларга, аларның әти-әнисенә, милләтебезгә ярдәм итү теләге зур иде. Бу вакытта безгә журналистлар да бик ярдәм итте, алар безне илһамландырып торды», – диде ул.

Фәрис Харисов сүзләренчә, бүген барысы да җиңел түгел, тик киртәләрне җиңү өчен белемле белгечләр һәм иң элек теләк кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Бәйрәм төрле матур концерт номерлары белән үрелеп барды: сәхнәдә Дамир Габдрахманов җитәкчелегендәге «Сәйлән» курайчылар ансамбле, Айдар Хәсәншин, Зилә Ибраһимова, Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин һәм башкалар чыгыш ясады. Шулай ук бирегә танылган галимнәр, журналистлар, язучылар да җыелган иде, алар арасында Алмаз Хәмзин, Дамир Исхаков, Алмаз Гыймадиев, Галия Гайнетдинова, Ләйсән Хөснуллина һәм башкалар бар иде.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

35 ел эчендә 5 нче татар гимназиясе күп кенә казанышларга да ирешә. Ул «Татарстандагы иң әйбәт гимназия» исемен ала, ә аның укучылары ел да төрле конференция һәм конкурсларда җиңүләр яулый, призлы урыннар ала.

Гимназияне юбилее белән котларга килүчеләр шактый иде, алар арасында ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова да бар иде.

«Хөрмәтле Казан шәһәренең 5 нче татар гимназиясе коллективы, укытучылар, укучылар, хезмәттәшләр! Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты исеменнән сезне шушы зур вакыйга белән тәбрик итәм. Сезнең гимназия – Казанның беренче милли мәктәпләренең берсе. Ул 1991 елда үз ишекләрен ачты. Эшләүнең беренче елларыннан ук сез татар телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү юлын сайладыгыз. Бүген, дистә еллар узгач та, бу эшкә тугры каласыз. Педагогик коллективыгыз балаларга бары белем генә бирми, аларда туган илгә мәхәббәт, тарихка ихтирам һәм үз халкы өчен горурлык тәрбияли торган кешеләр», – диде ул үзенең котлау сүзләрендә һәм гимназия коллективына бүләкләр тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Гимназиянең нинди булуын белмәсәк тә, монда укырга килдек»

5 нче татар гимназиясен 1991 елда тәмамлаган Данил Сәфәров та гимназиядә уку еллары турында сөйләп китте.

«Без бу мәктәпкә 6 нчы сыйныфка укырга килдек. Гимназиянең нинди булуын белмәсәк тә, монда укырга килдек. Минемчә, монда эшләүче укытучылар да нәрсә килеп чыгасын алдан төгәл белмәгәндер. Укый-укый, яши-яши, уңышлы эшләр дә барып чыкты, чөнки безне укытып кына калмадылар, мәдәни учак та булдырдылар.

Бу 5 нче татар гимназиясенең урыны – Жилплощадка бик үк мактанырлыгы булмаган җир бит инде. Аның вакыты да идеология, акчалар алышынуга туры килде. Алай да укытучыларыбыз безгә карата битараф булмады, алар безне җанын-тәнен биреп укытты.

Безне иң шатландырганы шул – укытучыларыбыз исән-сау, алар янәшәбездә!» – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Шулай ук чарада гимназиядә күп еллар эшләгән ветеран укытучылар да чыгыш ясады, алар үзләренең педагогик эшчәнлеге, әлеге белем йорты белән бәйле истәлекләрен сөйләде.

Әлеге гимназиядә балаларга белем, нур тараткан, хәзерге вакытта бакыйлыкка күчкән укытучылар истәлегенә 1 минут тынлык та игълан ителде.

Соңыннан 5 нче татар гимназиясе укытучыларына, ветеран укытучыларга, килгән кунакларга һәм чараны оештыруга үз өлешен керткән һәр кешегә 5 нче татар гимназиясе турында язылган өр-яңа китап һәм «рәхмәт» хатлары бүләк иттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар