Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улым белән горурланам» – Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар тормышында куанычлы вакыйга

news_top_970_100
«Улым белән горурланам» – Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар тормышында куанычлы вакыйга
социаль челтәрләр

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динарның тормышында бик зур һәм куанычлы вакыйга булган – ул кичә беренче тапкыр Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында чыгыш ясаган. Динар Д.Вердиның «Травиата» операсында Гастон партиясен башкарган.

«Үземнең хис-кичерешләрем белән уртаклашасым килә. Бүген искиткеч көн, туган көнеммени! Опера театрында минем дебютым булды. Бөтен академик вокалистлар өчен дә бу – зур дәрәҗә, куаныч. Барлык вокалистлар да моңа омтыла. Мин моның шулай тиз чынга ашачагын күз алдына да китерә алмаган идем. Әле алга таба укырга, элемтәләр урнаштырырга кирәк булыр, дип уйладым.

Анда фантастик кешеләр, театр үзе, солистларга карата мөнәсәбәт. Миңа бик ошады. Аерым рәхмәт минем укытучыларыма һәм миңа терәк булган дусларыма. Мин – бүген иң бәхетле кеше», – дип сөйләгән Динар.

Улының уңышлары белән мессенджердагы статусларда Дәниф Шәрәфетдинов та уртаклашты. «Улымны дебюты белән тәбрик итәм. Бик нык горурланам», – дип язды җырчы.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 4 июнь 2024
    Исемсез
    МОЛОДЕЦ ДИНАР!!!КОТЛЫЙБЫЗ!!!
  • 4 июнь 2024
    Исемсез
    Алга таба да унышлар сина Динар энем!Нинди зур горурлык!Эфэрин!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100