news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дәниф Шәрәфетдинов авырганнан соң беренче тапкыр сәхнәгә чыккан – видео

news_top
Дәниф Шәрәфетдинов авырганнан соң беренче тапкыр сәхнәгә чыккан – видео
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган җырчысы Дәниф Шәрәфетдинов, авыруы сәбәпле озак вакытка сузылган паузадан соң, ниһаять, сәхнәгә чыккан. Туган яклары – Актаныш районы Киров авылында узган «Авыл көне»ндә җырчы үзәкләргә үтәрлек итеп җыр башкарган. Аны якташлары җылы алкышларга күмә. Видеоны социаль челтәрләрдә баянчы Илдус Һадиев күрсәтте.

Җырчы 1996-2001 елларда Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге «Бәйрәм» ансамблендә эшләде. Йөрәкләргә үтеп керә торган моңлы тавышлы егетне күпләр хәтерли. Дәниф Шәрәфетдинов инде күп еллар Бехтерев авыруы белән көрәшә. Аның нәтиҗәсендә җырчының күрү сәләте кимеде. Ул күзенә күпсанлы операцияләр дә ясатты. Сәхнәдәш дуслары һәм тамашачылары җырчыга ярдәм җыю да оештырган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар