Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Даниэльгә ярдәм кирәк: «Быел укырга керәсе булган...»

Алып баручы, пародияләр остасы Алсу Фаракшина социаль челтәрләрдә авыр хәлдә калган гаиләләр, авыру һәм физик мөмкинлекләре чикле сабыйларга акча җыюлар оештыра. Бу юлы Алсу язылучыларына 7 яшьлек Даниэльгә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән.

news_top_970_100

«17 июль көнне, Мөслимнән Чаллыга кайтып барышлый, әби-бабасы һәм кечкенә оныклары коточкыч юл һәлакәтенә очрыйлар. Әби һәм онык бүген авыр хәлдә хастаханәдә ята. 7 яшьлек Галиев Даниэль быел 1 сыйныфка укырга керәсе булган. 

Тикшеренүләр баланың баш миенә бик нык зыян килгәнне күрсәткән, баш сөяге дә сынган. Даниэльгә ашыгыч рәвештә баш сөяге күчереп утырту сорала. Гаилә операция булганны көтә. Моның өчен 4 млн сумнан артык акча таләп ителә. 

Бергәләп ярдәм итә алабызмы? Кем күпме булдыра ала? 

Карта әнисенең телефон номерына беркетелгән. 

8-939-33-19-553  – Руфинә Әхтәмовна», –  дип үтенә Алсу Фаракшина. 

 

Фото: © Алсу Фаракшинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100