news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Дамские пальчики" торты (рецепт)

Мәрьям Миңнегуловадан "Дамские пальчики" торты рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
"Дамские пальчики" торты (рецепт)
Камыр өчен: 1,5 ст су, 180 гр маргарин яки атланмай, бер чеметем тоз, 1,5 стакан он, 5 йомырка.

Крем өчен: кибет каймагы, шикәр комы.

Суга 180 грамм маргарин яки атланмай салырга, бер чеметем тоз салып кайнатырга куярга, май эреп беткәч, газ өстендә тиз арада гына 1,5 стакан он салып яхшылап тугларга. Газдан алып, массаны азрак суытырга, 5 йомырканы берәмләп салып болгатырга.

Кондитер капчыгына яки пакетка  массаны салырга, пергамент кәгазь җәелгән табага салып чыгарга.170-180 градуска кадәр кызган мичтә пешерергә.





Аннары тәлинкәгә өяргә, крем салырга, өстенә шоколад уарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар