news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дамира Сәетовага халык артисты исеме бирелде

Уфа «Нур» татар дәүләт театры артисты, җырчы Дамира Сәетова югары дәүләт бүләгенә лаек булды.

news_top
Дамира Сәетовага халык артисты исеме бирелде

Бу хакта «Нур» театрының «ВКонтакте»дагы төркеме хәбәр итә. 

Х.Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә узган «Ике аккош» республика конкурс-фестивалендә «Нур» театры артистлары Дамира Сәетовага – Башкортстанның халык артисты, Эльмир Газизуллинга Башкортстанның атказанган артисты исемнәре бирелде. Аларны Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов бүләкләде.

 

Фото: © Роман Шумный

Әлеге югары дәүләт бүләкләре легендар шәхесләр Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатына багышланган «Ике аккош» Бөтенроссия музыкаль конкурсының нур өстенә нуры булды. 9 ел дәвамында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылучы әлеге бәйге төрле төбәкләрдән музыка уен коралында уйнаучыларны һәм җырчыларны берләштерә, дип хәбәр ителә театрның ВКонтакте челтәрендәге аккаунтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар