news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дамирә Сәетова “Урманнарда йөрдем” җырын башкара

Дамирә Сәетова “Урманнарда йөрдем” җырын башкара.

news_top
Дамирә Сәетова “Урманнарда йөрдем” җырын башкара

"Урманнарда йөрдем"
Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Халык көе


Урманнарда йөрдем иркен сулап,
Бигрәк хуш исле нарат ылысы;
Йөрәк яраларын төзәтәдер
Күз карашкайларыңның җылысы.

Урманнарда йөрдем җәйге таңда,
Басылмасмы дип сагыш күңелдә;
Төннәрне яктырткан ай шикелле
Булсаң иде тормышым күгендә.

Урманнарда йөрдем бер ялгызым,
Баласын җуйган болан эзеннән;
Башларым әйләнеп китте кинәт,
Башканы сөям, дигән сүзеңнән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар