news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дамир Натфуллин Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры итеп билгеләнде

news_top

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин вазифасыннан китте һәм Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры итеп билгеләнде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Дамир Натфуллин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 2006 елдан бирле эшләгән. 2012 елга кадәр музей программалары, Татарстан музей фондын мониторинглау һәм мәдәни туризм бүлегендә I категорияле белгечтән бүлек җитәкчесенә кадәр хезмәт юлы узган.

2013–2018 елларда ул музей эшен үстерү бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарган. 2018 елның сентябрендә Татарстан мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнгән.

Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева үз теләге белән вазифасыннан киткән. Ул 20 ел дәвамында музейда эшләгән, Татарстан һәм ил файдасына музей, реставрация һәм күргәзмә эшен үстерүгә өлеш керткән.

Хезмәтләре өчен Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Розалия Нургалиевага Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәтен тапшырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар