Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дамир Исхаковка — 70: «Мактаулы исемнәрем юк, аны сорап йөрүне түбәнчелеккә саныйм»

Тарих фәннәре докторы, этнограф Дамир Исхаков 3 гынварда 70 яшен тутыра. Без, журналистлар, аңа кайчан шалтыратсак та, ул һәр сорауга саллы итеп җавап бирә, белеме белән уртаклаша. Аннан алган интервьюны язу да җан рәхәте. Бер сүзен төзәтәсе юк, буш сүз сөйләми, ә фикер тирәнлегенә диктофонны тыңлаган саен шаккатасың.

news_top_970_100
Дамир Исхаковка — 70: «Мактаулы исемнәрем юк, аны сорап йөрүне түбәнчелеккә саныйм»
Салават Камалетдинов

Сәясәт

Быел «Русия азатлык һәм гаделлек партиясе»нә кандидат буларак дәүләт Думасына сайлауларда катнаштым. Шушы сайлауга чыккан вакытта безнең Дәүләт Думасында фракция оештырып, милли мәсьәләләрне Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә күтәрү теләге бар иде. Бу ни өчен кирәк идеме? Чөнки хәзерге вакытта Татарстаннан сайланган вәкилләр барысы да «Бердәм Россия» партиясенеке. Бер коммунистлар гына бар, ә калганнары бөтенесе «Бердәм Россия» партиясенә береккән. Клишас-Крашенниковның «Ачык хакимиятнең гомуми принциплары турындагы» законы артында да алар тора. Мин Титәкчелек белән дә сөйләшүләр алып бардым, безгә Думага бүтән вәкилләрне дә үткәрергә кирәк, дидем. Тик алар күнмәделәр, «Бердәм Россия»не үткәрделәр.

Шуннан соң Дәүләт Думасында авыр ситуация тугач, безнең Татарстаннан киткән депутатларның яртысы йә безгә каршы чыкты, йә авызын йомып утырды. Димәк, Татарстан җитәкчелеге үзенең сәяси мәнфәгатьләрен аңлап бетерми. Безгә төрле көчләр белән эшләргә кирәк. Бөтен йомыркаларны да бер кәрзингә салмаска.

Татарлардан аермалы буларак, яһүдләр башкача эшли. Алар үз мәнфәгатьләрен төрле сәяси партияләр аркылы тормышка ашыралар. Татарлар нишләптер бөтенесен бер кәрзингә салалар һәм шуңа күрә без сәяси яктан оттырабыз.

Бу, беренчедән, Татарстан җитәкчелегенең Мәскәүгә бик каты бәйле икәнен күрсәтә. Икенчедән, татарның сәяси яктан җитлекмәгән милләт икәнне дә дәлилли. Без сәяси милләт түгел. Бу очракта безгә республиканы саклап калу бик авыр булачак. Сәяси милләтләр генә дәүләтчелек кора, үз республикасын яклый ала. Юк икән, димәк, син чигенәсең, башка сәяси көчләргә буйсынасың булып чыга.

Акча

Миңа 65 яшь тулгач, директор белән килешмәү сәбәпле, кинәт кенә тарих институтыннан эштән чыгардылар. Анда шундый гадәт бар иде: 60 яшең тулганнан соң хезмәт хакыңның яртысы кала, әле тагын биш ел эшли аласың. Шулай итеп, озак еллар тарих институтында эшләп, 60 яшем тулгач ярты ставкага калдым, 12,5 мең сум хезмәт хакы ала башладым. Димәк, гомерем буе 25 меңгә эшләгәнмен дигән сүз. Бу бик аз акча. Шуңа күрә финанс ягыннан бик кысылган хәлдә яшәргә мәҗбүр булдым. Ләкин бөтен галимнәрнең дә шулай яшәвен беләм. Вакыт-вакыт ниндидер грантлар алырга мөмкинлек туды, әмма алар Татарстанда әз булды.

Акча яшәргә җитәрлек булырга тиеш дип уйлыйм. Тик яшәүнең дә төрле дәрәҗәсе бар шул. Мәсәлән, минем машинам юк, аны алырга уйлаган да юк. Торырга фатир бар, Аллага шөкер.

Гади татар интеллигенциясенең бөтенесенең акчасы бер чама. Күзәтүләрем буенча, бездә интеллигентлар һәм галимнәр матди яктан начар хәлдә. Күптән түгел Чуашстаннан дустым килде. Ул үзләрендә дәрәҗәсе ягыннан нәкъ минем төсле кеше, бүлек мөдире дә булып торды, хәзер фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. Аның бер айлык кереме — 70 мең сум. Чуашстан — дотацион республика. Алар акчаны Мәскәүдән ала, үзләрен яшәтә алмыйлар, ә галимнәрен карыйлар.

Ни өчен Татарстанда гына галимнәргә шундый караш соң? Бу сорауга бердәнбер аңлатмам — бездә галимнәр, чуашлар белән чагыштырганда, артык күп. Шуңа күрә барысын да ашатырга акча җитмидер. Хәер, Татарстанның икътисады Чуашстанныкына караганда йөз, бәлки мең тапкыр көчлерәктер. Галимнәрнең хәлен яхшырту мөмкин булыр иде, ләкин Татарстанда бу турыда уйлаучы юк.

Җанисәп

Быелгы җанисәп буенча күп әйбер эшләдек. Кайбер формаль булмаган төркемнәр оештырып, Интернетта да эшләр алып барырга туры килде.

Татарстан хөкүмәтенең җанисәп мәсьәләсендә дәшмичә торуы — чынлыкта Татарстанның әдәп саклавы түгел, аның башка яклары да бар. Татарларны авызлыклап тоту өчен Мәскәү башкорт этномиссионерларын куллана. Алар аркылы безгә басым ясый. Без эшли башлау белән, быелның язында Мәскәүнең президент аппаратына берничә шикаять яздылар. Анда «Татарлар һөҗүм итә, алар Россиядән аерылмакчы булалар, алар дошманнар», — диделәр. «Яңа Гасыр» каналында ул мәсьәләләрне күтәргән өчен Илшат Әминовка да эләкте. Мәскәүдән безгә сигнал килде, шуңа күрә тыйган өчен үзебезнекеләрне турыдан-туры гаепләмим. Бездә ике яктан да басымга каршы торырга көч җитәрлек түгел. Ә Башкортстан этномиссионерлары шуннан файдаланып, үз мәнфәгатьләрен үткәрәләр. Басым Башкортстаннан гына булса, аңа чыдарга мөмкин булыр иде, каршы да торыр идек.                

Дәүләтчелек

Татарстан автономиясе 1920нче елларда күп кенә суверен хокукларга ия булган. Аның үзенең мәгариф наркоматы булган, Мәскәүгә буйсынмаган. Җир эшләре буенча наркомат та үзебезнеке булган, бөтен нәрсәне үзебез хәл иткәнбез. 1930нчы елларда боларны әкренләп бетергәннәр. 1950нче елларда моңа кире кайтырга тырышып карадык, барып чыкмады. Хәзер тагын да начаррак ситуация, инде министрларны да Мәскәүдән билгеләргә җыеналар. Татарстан дәүләтчелеге булу безгә әһәмиятле булды, дәүләт дәрәҗәсендәге күп нәрсәгә ирешергә булышты. Милли нәшриятләр, мәктәпләр, театрлар…

Татарлар дәүләт булып оешканчы, 1890нчы елларда гарәп графикасына реформа ясап, аны гадирәк итәргә тырышып карыйлар. Аннан соң латин графикасын да эшләп карыйлар, әмма берсе дә барып чыкмый. Чөнки бер кул белән эшләүче дәүләт булмаса, аны башкарып чыгып булмый. Татарстанның дәүләтчелеге мәсьәләсенең әһәмияте шунда.

Хәзер Татарстанның дәүләтчелеген ничек тә булса эретергә, губерния дәрәҗәсенә калдырырга тырышалар. Ләкин республика беркайчан да губерния була алмый, без монда милләт булып оешкан. Менә Тамбов өлкәсендә руслар күп оешса да, ул аларның дәүләте түгел. Аларның үзәкләре Мәскәүдә. Шуңа күрә Татарстанны нык сакларга кирәк, ул безне милләт булып үстерүче өчен зур инструмент. Билгеле, без нык чигендек, әмма булган инструментны кулланып, без яңадан алга китә алабыз.

Татарлар нәрсәне белергә тиеш? Татарстан дәүләтчелеге президент постын тоту өчен генә түгел, татар милләтен үстерү өчен кирәк.  

Тарих

Татарлар тарихы мәсьәләсендә килгәндә, безнең зур тәҗрибә бар, анда үзем дә катнаштым. Соңгы дәвернең иң зур казанышы дип татар тарихының җиде томлыгын язуны атар идем. Дөрес, ул томнарның төрлесе төрле сыйфатта. Беренче өч томы иң яхшысы булды дип саныйм, аннан артка чигенә башладык. Ә җиденче томында сәясәт килеп керде, контроль зур булды. Шуңа күрә анда бөтен әйбер язылмады. Җиденче томда милли хәрәкәт турында бер язма күрмәссез, мәсәлән. Ә 1980-90нчы елларда татарның аякка басуында иң зур рольне милли хәрәкәт уйнады. Тик барыбер шушы җиде томны язып чыккач, татарларның үткән юлына бер гомуми караш барлыкка килде. Аңа таянып, аны яхшыртырга була.

Милли аңны яхшыртуда тарихның әһәмияте зур. Без татар икәнебезне гади тормыштан беләбез, ләкин ныгытып үзеңнең кем икәнеңне аңлау өчен тарих кирәк. «Татар булу нигә кирәк инде? Аның нәрсәсе бар?» — дигән караш бар. Мин андыйларга: «Син башта тарихка кереп кара, кем икәнеңне шуннан аларсың», — дип аңлатам. Безнең бабалар — бөек дәүләт төзегән халык. Андый халык — халыкара дәрәҗәгә чыга торган халык. Шуңа күрә татар булып дөньяга күренү өчен без тарихны алга чыгарырга һәм шуңа таянырга тиеш.

Мактаулы исемнәр

Мактаулы исемнәр бирү — ул дәүләт дәрәҗәсендә синең эшеңне тану дигән сүз. Минем мактаулы исемнәрем юк, ул хакта бик уйлаганым да юк. Кайбер кешегә аны болай да биреп куялар. Бер галимне беләм, зур папка белән кәгазьләр кыстырып, ике ел йөрде. Шуннан соң атказанган фән эшлеклесе исемен алды. Мин алай итеп йөрүне түбәнчелек дип саныйм. Шуңа күрә бер исемем дә юк. Тарих фәннәре докторы дигән исемем генә бар. Дөнья бетмәгән, бәлки берәр заман әле биреп тә куярлар…

Мин бездәге ситуацияне Башкортстан белән чагыштырып карыйм. Андагы профессура, галимнәр, милли хәрәкәттә катнашучыларга, минем күзәтүләр буенча, барысына да фатирлар, мактаулы исемнәр бирделәр, академик иттеләр. Ә мин хәтта Татарстан фәннәр академиясенә дә үтә алмадым. Ике тапкыр талпынып карадым, әмма дошманнарым анда үткәрмәделәр. Югыйсә, бу бит инде галимнәрне яклау чарасы да. Мәсәлән, академиклар 50 мең сум акча ала. Картайгач, андый әйбернең кирәге чыга. Мин менә пенсионер булсам да эшләргә мәҗбүрмен.

Ул мәсьәлә буенча Татарстанда хәлләр начаррак, бездә шәхескә игътибар әзрәк. Башкортстан белән чагыштырганда, Татарстан дәүләт органнары татар мәнфәгате өчен әзрәк эшлиләр. Бездә «татарстанизм» дигән нәрсә бар. Аның кысаларында башкаларга игътибар күп, татарларга ул өченче чиратта гына килеп җитә. Бездә дәүләт органнары шулай корылган. Ул юлның яхшы яклары да, начар яклары да бар.

Авыл

Шәмәрдән бистәсендә туып үстем, анда 8-10 мең кеше яши иде. Анда халык бервакытта да авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнмәде, әмма шәхси хуҗалыкта маллары бар иде. Без дә сыер тоттык, печән чаба идек. Моны авыл белән мин таныш дию өчен әйтәм. Аспирантураны тәмамлагач, Саба районы Иске Икшермә авылында өч ел укытучы булып эшләдем, чын авыл тормышын күрдем. Ел саен балаларны бәрәңге җыярга җибәрәләр иде, авыл хуҗалыгын да төптән күрдем…

Этнограф буларак та авыл тормышын яхшы беләм. Үз гомеремдә 550дән артык татар авылында булганым бар, берничә мең бабай белән сөйләшкәнмен. Алар авыл тормышын яхшы итеп сөйлиләр иде. Мин хәзер ышанып әйтә алам, безнең язылган тарихта авыл тормышының 0,01 проценты гына бар. Күп нәрсә халыкның башында саклана.

Тарих институтындагы күп кенә этнографларның бер мәртәбә дә авылга чыкканнары юк, алар ул тормышны белмиләр — шуңа көлеп карыйм. Теоретик яктан нидер эшләгәннәрдер инде, билгеле.

Авыл тормышын галим буларак өйрәнгәч, кызыклы үзенчәлекләр килеп чыга. Студент вакытта галимнәр белән Нократ авылына экспедицияләргә йөрдем. Андагы бабайлар ике катлы агач өй турында сөйлиләр иде. Анда сигез бүлмә булган, 5-6 бертуган ир-ат гаиләләре белән бергә шунда торганнар. Хәтта җыенысы 25-30 кеше булган анда.

Миңа Себер, Урал, Пермь якларында да йөрергә туры килде. Пермь ягыннан башлап, урамда ясап куйган мичләр очрый башлый. Җәй көне өйдә мич яксаң эссе була, шул сәбәпле алар урамда урнашкан. Себердә дә бик таралган ул. Алтайда да урамда капланып куелган шундый мичләр бар, җәй көне кулланыла торган өй дип әйтергә була аны. Андый мичләр элек безнең якларда да булгандыр дип уйлыйм… 

Совет чоры

Хәзер Совет чорын сүгү модага кереп китте. 1930нчы еллар, сугыш вакытларында, билгеле, нык авыр булган. Ләкин үземә Совет чорының яхшырак елларын күрергә туры килде. Без 1950-70 елларда коммунизм төзергә алынган вакытлар булды ул. Тормыш әзрәк җайланган иде. Шул чактагы үземнең мәктәп, бистә китапханәсен искә төшерәм. Ул бик бай иде, анда дөнья әдәбияты да күп иде. Китаплар укырга ярата идем, яшь чакта ук әллә нинди басмаларны укып чыктым.

Хатыным Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институтын тәмамлады, гомере буе ИЯЛИда эшләде. Аның белән әдәбият буенча ярышканым бар, мин яхшырак беләм булып чыкты. Яшьлектә нык укыганга шулай. Рус әдәбиятын нык укыгач, тел өйрәнү проблемасы да булмады, мәктәпне тәмамлаганда русча яхшы белә идем.

Интернет чаралары булмагач, ул вакытта телевидение һәм китаплар — төп мәгълүмат чыганагы иде. Хәзер галимнәр шуны ачыклаган: интернетта утыручы һәм китап укучы кешенең баш мие икесе ике төрле эшли. Китап укыган кешедә образ системасы туа, баш мие югарырак дәрәҗәдә эшли. Моны оныкларыма да әйтәм, китап укырга киңәш итәм.  

Театр, кино, әдәбият

Театрга йөрү буенча миндә зур хирыслык бар дип әйтә алмыйм. Күбрәк кинолар яратам. Фантастика, боевик — көчле булырга тиеш ул. Мәсәлән, «Аватар» кебек. Хәзер совет чорында чыккан фильмнарны да, Россиянекеләрне дә карый алмыйм, алар бик примитив. Күбрәк чит ил фильмнарына өстенлек бирәм.

Ә татар театры минем өчен артык гади. Кызганыч, бу бүгенге татар әдәбиятына да кагыла. «Казан утлары» журналына язылмыйм, ләкин даими рәвештә киосктан алып барам. Кайчак укырга тырышып карыйм да: «Не то», — дим. Тирән эчтәлекле әсәрләры бик әз. Укып булмый аларны…

Милли кухня

Татар гаиләсендә үскәч, безнең өйдә татарның бөтен милли ризыкларын пешерәләр иде. Коймак, кабартма, бәлеш… Кечкенәдән шундый ризык ашап үскән кеше булгангамы, ашларга бик исем китми. Боткалар һәм камыр ашларын яратам. Аларны сәламәтлеккә зыянлы, диләр. Ләкин әнием шуларны ашап 87 яшькә кадәр җитте, шуңа күрә традицион ашларны ашап та озак яшәрмен дигән өмет бар. 

Дамир Исхаков (Дамир Мәүләви улы Исхаков, 3 гыйнвар, 1952, Шәмәрдән, Чүриле районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — этнолог, тарих фәннәре докторы (2000), ТР дәүләт премиясе лауреаты (2003).

1974-1977 елларда Саба районы Икшермә авылы мәктәбе укытучысы. 1981 елдан Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1987-1993 елларда этнография бүлеге мөдире), 1997-2017 елларда ТР Фәннәр академиясенең Тарих институтында, 2002 елдан аның баш фәнни хезмәткәре. ТР Фәннәр академиясенең Тарих инстиуты каршындагы этносәяси мониторлау үзәге башлыгы (2003-2009). 

2017 елдан туган төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәтенең матбугат басмасы булган "Туган җир" журналының баш мөхәррире.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100