
Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарачак.
Дамир Фәттаховны бу вазифага билгеләү өчен, депутатлар Бөгелмә районы советының 45 нче чираттан тыш утырышында тавыш бирде.
Яңа җитәкчене Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте, дип яза «Татар-информ».
Парламент спикеры сүзләренчә, кандидат республикага яхшы таныш: ул төрле вакытта муниципаль һәм дәүләт хакимиятендә төп вазифаларны башкарды. 2009 елдан 2016 елга кадәр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясен җитәкләде, аннары башкаланың Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары булды. 2018 елдан 2021 елга кадәр Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгын җитәкләде, аннары Мәскәүдә Яшьләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары булды. Соңгы ярты елда «Зарница» җитештерү берләшмәсе президенты киңәшчесе иде.
«Фәттахов – көчле хуҗалыкчы, Кириенконың Губернаторлар мәктәбендә укыган. Тәҗрибәсе һәм элемтәләре ярдәмендә районга җитди проектлар җәлеп итә алачак, дип ышанам», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Фәттахов кандидатурасы Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп тәкъдим ителгән.
Сентябрьдә сайлаулардан соң, Дамир Фәттахов рәсми рәвештә Бөгелмә районы башлыгы була алачак, диелә хәбәрдә.