Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дакар» раллиенда Татарстан «Камаз»ына вертолет бәрелгән - видео

Антон Шибалов идарәсендәге йөк машинасы зур тизлектә барганда сикертмәдән сикертеп, өстән очып бара торган вертолетка тиеп киткән.

news_top_970_100
«Дакар» раллиенда Татарстан «Камаз»ына вертолет бәрелгән - видео
https://kamazmaster.ru

«Дакар» раллиеның уникенче этабында «Камаз».командасының Антон Шибалов идарә иткән машинасына вертолет бәрелгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Антон Шибалов автомобиле финишка килгәч, аның кузов түбәсендә һава алгыч ватык булуын күрдек. Бик бик сәер. Аннары моның сәбәбе ачыкланды. Оештыручылар утырган вертолет трасса өстендә бик түбән булган. Зур тизлектә килә торган йөк машинасы бер мизгелдә сикертмәдә өскә күтәрелгән һәм вертолет чаңгысына бәрелгән булуы ихтимал. Бу, әлбәттә, бик куркыныч. Бәхеткә, бар да яхшы. Ярыш вакытында оештыручыларның вертолетлары очышы иминлеген оештыру мәсьәләсе бу», — дип аңлаткан «Камаз-мастер» командасының маркетинг һәм PR буенча директоры Эрик Хәйруллин.

Социаль челтәрләрдә таралган кадрларны «Интерфакс» сайты күрсәтте. Роликта йөк машинасының сикереп киткәч, вертолет чаңгысына тиюе күренә. Аннары машина хәрәкәтен дәвам иттерә, вертолет исә кырыйга тайпылып, очып китә.

«Камаз-мастер» командасында Дмитрий Сотниковның экипажы узышның хәлиткеч этабында икенче нәтиҗә күрсәтте һәм генераль классификация нәтиҗәләре буенча легендар раллида җиңү яулады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Камаз-мастер» командасын «Дакар-2021» раллиенда җиңүе белән котлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов видео буенча Владимир Чагин һәм Эдуард Николаев белән элемтәгә керде», — диде Лилия Галимова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100