Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дакар» раллие вакытында Татарстанның «КАМАЗ-Мастер» машинасы тамашачыны таптаган - видео

Тәгәрмәче астына кеше эләккәнен пилот үзе ялга тукталгач кына белеп алган.

news_top_970_100
«Дакар» раллие вакытында Татарстанның «КАМАЗ-Мастер» машинасы тамашачыны таптаган - видео

«Дакар» ралли-марафонында катнашучы «КамАЗ-мастер» машинасы тамашачыны бәрдергән. Шуннан соң Андрей Каргинов экипажын дисквалификацияләгәннәр. Бу турыда НТВ каналы сөйләде.

Вагыйга раллиның бишенче этабында Перуда була. Катлаулы тауларның берсендә тамашачылар җыелып баса. Калкулыкка менгәндә пилот теләсә-кайда басып торган кешеләрне урап узарга тырыша. Тамашачылар йөгерешә башлый һәм аларның берсе йөк машинасының арткы тәгәрмәче астына эләгә.

Андрей Каргинов үзе авария мизгелен күрмәгән һәм соңрак кына белеп алган. Имгәнгән тамашачының сәламәтлеге турында хәбәр ителми.

Шулай итеп, Андрей Каргинов экипажы ярыштан төшеп кала. Алар тамашачылар өчен кагыйдәләрне катгыйландыруны сорый, диелгән әлеге хәбәрдә.  

  • Дакар ралли-марафоны Перуда уза. Ул 17 гыйнварда Лимада төгәлләнәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100