Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Агач төбендә йокыга киткән хатынның авызына елан кергән

1 метр чамасы озынлыктагы еланны табиблар махсус җайланма ярдәмендә тартып чыгарган.

news_top_970_100

Россиядә бер хатынның авызына елан кергән. РЕН ТВ каналы операция вакытында төшерелгән видеоны күрсәтте.

Кадрлардан күренгәнчә, хатын наркоз астында ята. Табиблар махсус җайланма ярдәмендә кереп, хатынның авызындагы еланны тартып чыгара. Операция вакытында хастаханә хезмәткәре дә куркуы күренә. Әлеге вакыйга турында РИА Новости да хәбәр итте.

Бишенче канал бу вакыйганың Дагыстанның Леваши авылында булуын хәбәр итте. Канал мәгълүматы буенча, бу хатын агач төбенә утырган һәм йокымсырап киткән. Шул чакта аның авызына елан кергән. Хатынның ашказанына ук кереп киткән еланны табиблар алган. Рептилия чама белән 1 метр озынлыкта була, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак әлеге вакыйганың Дагыстанда булмавы ачыкланды. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты Дагыстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

«Эченә рептилия кергән пациент табибларга мөрәҗәгать итмәде. Социаль челтәрләрдә таратыла торган видео Дагыстанда төшерелмәгән», — дип аңлатканнар ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100