news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дагыстанда ял иткәндә катердан суга егылып төшкән хатынны коткарган ир үзе һәлак булган

news_top

Дагыстанда Сулак тарлавыгында катерда йөргәндә бер ир-ат һәлак булган. Ул суга егылып төшкән турист кызны коткарырга тырышкан.

Суга чыгар алдыннан катерны йөртүче коткару жилетлары кимәскә рөхсәт иткән һәм бик кызу йөргән.

«SHOT» Телеграм-каналы ачыклаганча, алдагы көнне 5 кеше – 4 хатын-кыз һәм 1 ир-ат каньонда катерда йөрү өчен юллама ала. Суга чыгар алдыннан туристлар катер йөртүчедән бу сәяхәтне мөмкин кадәр экстремаль ясавын сорый. Тик, күрәсең, йөртүче артыгын тырышып ташлый.

Юлда гид куркыныч маневрлар ясап, төркемне шаккатырырга тели. Шундый маневрларның берсендә пассажир хатын-кыз суга егылып төшә. Катердагы 55 яшьлек Арыслан аны коткарырга ташлана. Ахырда, ир үз гомерен корбан итеп, суга батучы хатынны коткара.

Катер йөртүчесен тоткарлаганнар. Җирле Тикшерү комитеты «Диңгез транспортын куллану һәм иминлек кагыйдәләрен бозып, саксызлык белән кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Һәлак булган герой элек тә кешеләрне коткарган булган инде – ул «ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесе булып эшләгән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 май 2024
    Исемсез
    Бигрәк кызганыч бу коткаручы, юнсез кеше аркасында
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар