Дагыстанның Дербент районында Геджух сусаклагычындагы дамба җимерелгәннән соң, 4 меңнән артык кешене эвакуацияләгәннәр. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, дүрт торак пунктта – Мамедкала, Юный Пахарь, Геджук һәм Калада – яшәүчеләр өлешчә эвакуацияләнгән.
Барлыгы 4 165 кешене, шул исәптән 823 баланы күчергәннәр. Халык өчен 6 вакытлыча урнаштыру пункты әзерләгәннәр: аларның берсендә 94 кеше (шул исәптән 15 бала) урнашкан, калганнары туганнары янына киткән. Мамедкала бистәсендә 258 шәхси йортны су баскан.
Фаразларга караганда, төбәктә яңгырлар дәвам итәчәк, кайбер урыннарда көчле яңгырлар һәм секундына 20 метрга кадәр җил көтелә. Шулай ук ишелүләр, таш коелу һәм сил агымнары куркынычы саклана. Барлык ашыгыч хезмәтләр тәүлек буе эшли, дип яза «Татар-информ».