Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дагыстан журналисты: «Дин турында язганда хайп, һичшиксез, булырга тиеш»

Дагыстанның «ННТ» телеканалы һәм «Ватан» радиосы генераль директоры Солтан Трамов фикеренчә, шулай да дин өлкәсендә хайпны бик сак кулланырга кирәк.

news_top_970_100
Дагыстан журналисты: «Дин турында язганда хайп, һичшиксез, булырга тиеш»
Салават Камалетдинов

Башка бөтен өлкәләрдә хайп булган кебек, диндә дә булырга тиеш дип саныйм. Алай гына түгел, хайп һичшиксез кирәк. Дөрес, диндә аны бик сак кулланырга киңәш итәм. Хайп оятсызлык, бозыклыкка кадәр барып җитәргә тиеш түгел. Алтын урталыкны саклый белү зарур.

Популярлык казанам дип, диндәге кешенең хисләрен рәнҗетергә ярамый. Гомумән, нинди генә темага сүз бармасын, беркемне дә рәнҗетергә кирәкми.

Кайберәүләр: «Хайп ясау бик авыр», — ди. Юк, бик җиңел әйбер ул. Кысаларны кеше үзе уйлап чыгара. Популярлык казану өчен креатив, җиңел кешеләр белән эшләргә кирәк.

Хайп ясаганда сак булу мөһим. Безнең Ютуб-каналда видеолар төрле сәхифәләргә бүленгән. Мәсәлән, хәбәрләр, күңел ачу һәм башкалар. Күңел ачу сәхифәсендә без канал исемен куймаска булдык. Белеп булмый бит…

2019 елдан бирле чыгучы тапшыруларны үзем башлап җибәрдем. Бу — бик зур эш. Иң мөһиме, зәвык булырга тиеш. Әйткәнемчә, хайп һәм бозыклыкны аера белергә кирәк. Моның өчен нәрсәдер өйрәнеп утырырга кирәкми. Бу — гап-гади тоемлау хисе, сизү. «Контент бозыклык кебек булмасмы икән?» — дип уйлап, анализлап утыру дөрес түгелдер. Шундук күренә бит ул.

Бер мисал китерәсем килә. Әйтик, урамда ике хатын-кыз басып тора ди. Беренчесе бөтен җирен каплап киенгән, икенчесе — ярымшәрә килеш. Ләкин киенгәне икенчесенә караганда күпкә вульгар, тупас булып тоелырга мөмкин. Шуның өчен дә тоемлау булырга тиеш. Тулысынча төренгән хатын-кызны Ютубка чыгарып, башкалар андагы тупаслыкны сизәргә мөмкин.

Моны башта яхшылап җырлый белмәгән җырчы белән дә чагыштырырга була. Яңа гына сәхнәгә менгән җырчы башта югары ноталарны начаррак ала. Әмма бер тапкыр югары нотага җитсә, ул аны беркайчан да онытмый, гел шул югары нотаны ала башлый. Монда да шул ук, хайп һәм вульгарлыкны аерырга өйрәнсәң, бүтән бутамаячаксың.

Аннан соң, һәр эштә җиңеллек кирәк. Кайчакта эшкә ныграк, күбрәк әзерләнгән саен, нәтиҗәсе шуның кадәр начаррак була, без теләгәнчә килеп чыкмый. Ә җиңеллек, ниндидер бер эчке рәхәтлек белән тотынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми. Дини темаларны яктыртканда хайпны менә шушы җиңеллек, тоемлау хисе белән белеп кулланырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100