Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дагыстан башлыгының хатыны реанимациядә үлгән

news_top_970_100
Дагыстан башлыгының хатыны реанимациядә үлгән

Дагыстан башлыгы Сергей Меликовның хатыны – 62 яшьлек Галина Меликова үлгән. Бу хакта РИА Новости Дагыстан хакимиятенә сылтама белән хәбәр итә. «Галина Меликова, озак вакыт авырудан соң, реанимациядә үлде», – дип хәбәр итә Дагыстан хакимияте. Галина Меликованың нинди авыру белән авырганы хәбәр ителмәгән.

Сергей һәм Галина Меликовалар бергә 31 ел гомер иткән. Дагыстан башлыгы Сергей Меликов гаиләсе турында сөйләргә яратмаган. Хатынының тыйнак тормыш рәвеше алып баруы билгеле.

Сергей Меликов – 2021 елдан Дагыстан башлыгы, генерал-полковник. Хатыны белән Фрунзе исемендәге хәрби академиядә укыганда танышкан.

Галина Меликова 1961 елгы, Рязаньда туган. Ул – хәрби табиб, аның медицина хезмәтенең запастагы лейтенанты званиесе булган. 20 яшь булганда, ул хәрбигә кияүгә чыга, улы Дмитрий Серков туа. Улы үсмер чорда алар аерылышалар. Галина Сергей белән таныша, 1993 елда алар өйләнешәләр, аннары ире хезмәт иткән урынга күченеп китәләр. Аларның уртак уллары Михаил туа.

Галинаның беренче улы Дмитрий 2007 елда Дагыстанда һәлак була – ул хезмәт иткән отряд боевиклар засадасына эләгә. Бу фаҗигале очракның да үз тарихы бар. Дмитрий 2,5 елда 98 хәрби операциядә катнаша, 2007 елның июлендә аның контракты тәмамлана. Аңа алмашка килергә тиешле дустының баласы туганын белгәч, Дмитрий Серков икенче срокка кала. Хәрбиләр арасында бу начар фал саналган. Һәм ул һәлак була – бу бәрелештә Дмитрий, иптәшләрен саклап, һәлак була.

Дмитрий һәлак булганнан соң, Галина Меликова улы өчен һәр көн саен догалар укып торганын сөйләгән. Улы исә әнисен тынычландырып торган: «Монда тыныч, ял итәбез», – дип алдашкан. Бары тик «еланнар күп» дип кенә әйтә торган булган, әнисе исә «аягыңа киеп йөр» дип кисәткән.

Михаил шулай ук хәрбилек юнәлешен сайлый. Сергей Меликов улларын армиядән алып калган түрәләрне тәнкыйтьли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100