Дача йортына пропискага кереп буламы?
Киләсе елдан Россиядә бакча йортка прописка кереп, ягъни рәсми рәвештә теркәлеп булачак.
![Дача йортына пропискага кереп буламы?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/10/31/6c3ae0e30ca225dac3271a9d44be3b398b52bb4423368ad9313fc80e5c7f.jpg)
Киләсе елга Россиядә бакчачылык ширкәтләрендә төзелгән йортларда теркәлеп булачак. Шул хактагы закон 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
1 гыйнвардан башлап, бакчачы үзенең дача йортына торак милек хокукын терки ала. Шуннан соң бирегә пропискага керү — рәсми рәвештә теркәлү мөмкинлеге була.
Моннан тыш, бакчачылык ширкәтенә керү өчен взнос түләргә кирәк булмый.
1 гыйнвардан бары тик ике төрле взнос кына кала. Әгъза буларак һәм максатчан кертем түлисе булачак.
1 гыйнвардан башлап теркәлгән гомуми милек бакчачыларның гомуми өлешле милеге була. Кеше бакчачылык ширкәте әгъзасы
Гомуми милекне куллануны беркем дә чикли алмый. Шлагбаум, керү өчен түләү билгеләү законсыз була.