news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Дачасы, мунчасы һәм машинасы янды». Татарстанда ир-ат янып үлгән

news_top
«Дачасы, мунчасы һәм машинасы янды». Татарстанда ир-ат янып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Татарстанның Алабуга районындагы «Прогресс» бакчачылык ширкәтендә янгында 62 яшьлек ир-ат һәлак булган. Аның дача йорты, машинасы һәм мунчасы янып беткән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Янгын турында бүген 8.36 сәгатьтә 101 номерына шалтыратып әйтәләр. Урынга килгән коткаручылар бер катлы кирпеч йорт януын күрә. Ялкын мунчага күчә, «Лада» машинасы да янып бетә.

9.10 сәгатьтә янгынны сүндереп бетерәләр.

Янгын хәрабәләрен актарган чакта, кухня бүлмәсендә ир-ат мәете табыла. Ул – каралты-кураның 62 яшьлек хуҗасы, дип фаразлана.

«Янгын сәбәбе ачыклана. Фаҗига мичне файдаланганда яки ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан, дип фаразлана», – дигәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар