Дача участогында тавык һәм кәҗә асраучы хуҗага 20 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин. Бу хакта «Абзац» басмасына юридик фәннәр кандидаты Дмитрий Матюшенков сөйләгән.
Аның сүзләренчә, шәхси торак төзелеше (ИЖС) кишәрлекләрендә үз ихтыяҗың өчен аз күләмдә кош-корт яки хайван асрауны турыдан-туры тыю юк, әмма мондый җирләрнең билгеләнеше күп очракта терлек асрауны күздә тотмый.
«Бакчачылык ширкәте кишәрлекләрендә үз ихтыяҗлары өчен авыл хуҗалыгы кошлары һәм куяннар асрау закон тарафыннан рөхсәт ителә, әмма монда конкрет бакчачылык ширкәтенең кагыйдәләрен дә исәпкә алырга кирәк. Ширкәт уставы өстәмә чикләүләр кертә ала, ә бакча кишәрлегендә хайваннарны сәнәгать күләмендә үрчетү рөхсәт ителми. Хәтта кечкенә генә хуҗалык булдырыр алдыннан да законнарны гына түгел, ширкәтнең документларын да тикшерергә кирәк. Шәхси ярдәмче хуҗалык өчен билгеләнгән кишәрлек авыл хуҗалыгы продукциясен үз ихтыяҗлары өчен җитештерүне күздә тота, әмма бу очракта да сүз сәнәгать фермасы турында бармый», – дип кисәтте Матюшенков.
Җаваплылык күләме хуҗалыкның масштабына бәйле. Берничә тавык яки бер кәҗә, мөгаен, сораулар тудырмас, ә күпләп терлек асрап, продукцияне даими рәвештә сату фермер хуҗалыгына игътибар җәлеп итәчәк. Мондый очракта җир кишәрлеген максатчан булмаган рәвештә файдалану мәсьәләсе күтәрелергә мөмкин.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.8нче маддәсе нигезендә, гражданнарга штраф кишәрлекнең кадастр бәясенең 0,5–1 проценты күләмендә салына, әмма ул 10 мең сумнан да ким булмаска тиеш. Кадастр бәясе билгеләнмәгән очракта штраф 10 меңнән 20 мең сумга кадәр тәшкил итә.