Дачада нинди агачны кискән өчен өч меңнән дүрт меңгә кадәр штраф салырга мөмкиннәр?
Дачада кайбер агачларны кискән өчен штраф салырга мөмкиннәр. Бу хакта «Прайм» агентлыгына адвокат Елена Кудерко сөйләде, дип яза РИА Новости.
Бу, беренче чиратта, зур агачларга кагыла. Слива, алма, чия агачлары моңа керми. Мәсәлән, каен агачын киссәгез, өч меңнән дүрт меңгә кадәр штраф салачаклар.
Әгәр сез ниндидер агачны кисәргә телисез икән, сез администрациядән махсус рөхсәт алырга тиеш, дип нәтиҗә ясады Кудерко.