Дачада биек койма ясау хәзер тыеламы? Әгәр шулай икән, аларның биеклеге күпме булырга тиеш? Бу турыда «АиФ» газетасы яза.
Юрист, җир мөнәсәбәтләре белгече Сергей Бочаров аңлатуынча, биек коймалар ясауны тыя торган яңа федераль законнар юк. Сүз бары тик рекомендатив нормалар турында гына бара – аларны суд күршеләр арасындагы низаглар вакытында исәпкә алырга мөмкин.
Бакчачылык ширкәтләре (СНТ) өчен
- Күрше участоклар арасындагы коймалар рәшәткәле яки сеткалы булырга тиеш (мәсәлән, штакетник).
- Биеклек – 1,2-1,8 метр.
Бу таләпләр СП 53.13330.2019 документында күрсәтелгән.
Тоташ коймалар бары тик урам яки юл ягыннан рөхсәт ителә.
Индивидуаль торак төзелеше
«Торак пунктлар җирләре» категориясендәге индвидуаль торак төзелеше (ИЖС) һәм шәхси ярдәмче хуҗалык (ЛПХ) участоклары өчен койма биеклегенә кагылышлы закон чикләүләре юк.
Монда муниципаль берәмлекнең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә (ПЗЗ) карап эшләргә кирәк.
Гадәттә, урам ягыннан койма биеклеге 2-2,2 метрдан артмаска тиеш.
Мөһим
Күрше белән арада тоташ (сплошной) койма ясау өчен, күршенең язма рәвештә ризалыгы кирәк.
Йомгак
Биек, тоташ коймаларны бөтенләй тыю юк, әмма бакча участоклары өчен күршеләр арасындагы коймалар рәшәткәле һәм 1,5 метр чамасы булырга тиеш. Ә шәхси йортлар өчен – урындагы кагыйдәләрне карау зарур.