news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дачада бәдрәфне дөрес ясамасаң, штраф салалар

news_top

Дача участогындагы санитар нормаларны үтәмичә бәдрәф ясап кую административ җаваплылыкка китерергә мөмкин. Бу турыда «Радио 1» сайтында хәбәр итәләр.

«Халык бакчасы» хәрәкәте җитәкчесе Федор Мезенцев «Радио-1»га белдерүенчә, бәдрәф урнаштыру өчен төрле кагыйдәләр бар, әмма аларның төп принцибы — тирә-якны кешенең көнкүреш калдыклары белән агуламаска.

«Безнең дачникларга һәм шәхси секторда яшәүчеләргә искә төшерү мөһим: «төбе булмаган» юынтык су чокырлары ясау тыела. Элек «авылча» дип аталган бәдрәфләр – чокыр ясыйлар, аннары аны күмеп, яңасын казыйлар иде. Хәзер моңа рөхсәт юк, бу очракта 5 мең сумга кадәр административ штраф, шулай ук законсыз ясалган корылманы сүтү таләбе булырга мөмкин», — диде ул.

Аның сүзләренчә, участоктагы бәдрәф коедан алынган эчә торган су сыйфатына йогынты ясарга мөмкин. Әгәр бәдрәф өйдә гадәти бүлмә рәвешендә ясалган булса, бу очракта да нормалар үтәлергә тиеш – иң якын коега яки скважинага 12 метрдан якынрак урнаштырырга ярамый.

«Күрше өйләргә дә игътибар итәргә кирәк: бәдрәф коймага, участок чикләренә, ягъни кадастр чигенә 1 метрдан якынрак булмаска тиеш», — дип өстәде эксперт.

Мезенцев, бәдрәфләр буенча экологик закон бозу өчен төп штраф – 5 мең сум, дип билгеләп узды. Әгәр юынтык суларны якындагы инешкә яки елгага агызу кебек зуррак канун бозулар булса, җәза чаралары шактый җитди, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар