news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дача участокларында нинди койма куйган өчен штраф каралган?

news_top
Дача участокларында нинди койма куйган өчен штраф каралган?
Фото: © «Татар-информ»

Россиядә дача участокларында урам ягыннан тоташ коймалар куярга мөмкин. Алар арасында 1,8 метрдан артык биеклектәге киртәләр урнаштыру киңәш ителми. Кайбер төбәкләрдә хокук бозучыларга штраф салырга мөмкиннәр, дип сөйләделәр РИА «Күчемсез милек» юристлары.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә, янәсе, 9 июньнән үз көченә кергән яңа кагыйдәләр турында мәгълүмат таратыла. Имеш, дача кишәрлекләрендә 1,8 метрдан артык биеклектәге коймалар урнаштырган өчен 30 мең сумга кадәр штрафлар каралган.

«Мондый законнар һәм карарлар үз көченә кермәде, димәк, бу – йә ГОСТ, йә Кагыйдәләр җыелмасы, алар күрсәтмә характерда түгел. Димәк, 30 мең штраф – бу дөрес түгел. Тоташ койма стандарты юк. Әлеге мәсьәлә күршеләр арасында ике якның да ризалыгы белән хәл ителә, чөнки артык биек койма күләгә тудырырга мөмкин, ә артык түбән хосусыйлыкны тәэмин итми», – дип шәрехләде «Халык фронты. Аналитика» проекты белгече Павел Склянчук.

Россия юристлары Ассоциациясе әгъзасы Наталия Скрябина аңлатканча, Россиядә чыннан да 53.13330.2019 нчы кагыйдәләр җыелмасы бар. Ул бакчачылык ширкәтләре территориясен планлаштыруны һәм төзүне, шул исәптән коймалар куюны да регламентлый.

«Ул участоклар периметры буйлап 1,2-1,8 метр биеклектәге сеткалы койма ясарга тәкъдим ителүен, ә урамнар, юллар һәм участокларның тышкы ягыннан тоташ коймалар ясарга рөхсәт ителүен күздә тота», – диде. Бу кагыйдәләр киңәш характерында булса да, судта койма аркасында күршеләр бәхәсе очрагында исәпкә алыначагын билгеләп үтте.

Моннан тыш, рөхсәт ителә торган биеклек һәм коймалар тибы турындагы нормалар, шулай ук штрафлар рәвешендәге санкцияләр аерым муниципалитетларны төзекләндерү кагыйдәләрен үз эченә ала, дип игътибар итте юристлар ассоциациясенең теркәү, бетерү, банкротлык һәм суд вәкиллеге буенча вице-президенты Владимир Кузнецов.

«Штрафлар гадәттә гражданнар өчен 1 меңнән 5 мең сумга кадәр, ә аерым төбәкләр буенча, мәсәлән, Мәскәү өлкәсендә һәм Санкт-Петербургта – 5 меңнән 10 мең сумга кадәр билгеләнә», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар