Сургутта 2 катлы дача йортында янгында 7 кеше, шул исәптән, 4 бала һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.
«Прибрежный 1» бакчачылык ширкәтендә янгын турында төнлә хәбәр итәләр. 2 катлы дача йортына ут капкан була. Берничә минуттан фаҗига урынына янгын сүндерү-коткару хезмәтләре килә. Ут йортны тулысынча камап алган, түбә һәм чорма арасындагы түшәм ишелеп төшкән.
Коткаручылар зыян күргән ир-атны таба һәм аны «ашыгыч ярдәм» табибларына тапшыра. Янгын сүндергәндә 3 олы кеше һәм 4 бала мәете табыла.
Хәзерге вакытта фаҗига урынында 72 квадрат метр мәйданда ачык ут сүндерелә. Янгын сүндерүдә якынча 40 кеше һәм 11 берәмлек техника катнаша.
Тикшерүчеләр «Саксызлык аркасында 2 һәм аннан да күбрәк кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.