news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дәҗҗал нәрсә ул һәм аннан ничек сакланырга?

news_top
Дәҗҗал нәрсә ул һәм аннан ничек сакланырга?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясе телеграмда «Дин турында. Сезнең сорауларга җаваплар» каналында Дәҗҗал фетнәсеннән котылу турында аңлаттылар.

Расүлебез безгә Кыямәт көне алдыннан Дәҗҗал дип аталучы мәхлүкъның барлыкка килүен әйтеп калдырган.

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм аның турыда: «Адәм яратылганнан алып, бу дөньяның соңгы сәгатенә кадәрге вакыт аралыгында Дәҗҗалдан да куркынычрак мәхлүкъ юк», – дип әйткән.

Дәҗҗал бик оста алдаучы булыр һәм үзенең хәйләкәрлеген кешеләрне дөрес, туры юлдан чыгарып, үзе артыннан ияртер өчен файдаланыр (хәтта кайбер Коръән укый торган, гамәл кыла торган мөселманнар да аңа ышаначак).

Пәйгамбәребез мөселманнарны, Дәҗҗалга иярмәгез, дип кисәтте.

Бу хәйләкәр хәтәр мәхлүкътан котылу өчен, түбәндәге доганы укырга кирәк:

اللَّهُمَّ إِنِّى أَعُوذُ بِكِ مِنْ عَذَابِ جَهَنَّمَ وَ مِنْ عَذَابِ الْقَبْرِ وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ فِتْنَةِ الْمَسِیحِ الدَّجَّالِ وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ فِتنَةِ الْمَحْیَا وَ الْمَمَاتِ.

«Аллааһүммә иннии әгууз‌ү бикә мин газ‌әәби җәһәннәмә вә мин газ‌әәбиль-кабри вә әгууз‌ү бикә миң фитнәтиль-мәсиихиддәҗҗәәли вә әгууз‌ү бикә миң фитнәтиль-мәхйә вәльмәмәәт».

«Аллаһым! Җәһәннәм газабыннан, кабер газабыннан, ялганчы Мәсихнең (Дәҗҗалның) фетнәсеннән, үлем һәм яшәү фетнәләреннән сиңа сыенам».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар