Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөягә өркәче ни өчен кирәк?

Дөяләр сулык булуын 50-60 км ераклыктан сизеп ала, аларның борын тиәеген тулысынча ябыла һзм башка бик кызыклы үзлекләре була.

news_top_970_100
Дөягә өркәче ни өчен кирәк?
https://pixabay.com

Дөяләр чүлдә 50 градус эсселеккә чыдый, шул ук вакытта көненә 30-40 км юл уза ала. Дөяләр ун көн су эчми торырга мөмкин, бу вакытта ул гәүдәсендәге сыеклыкның 40 процентын югалта, тик аны аның каны куермый. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Имезүчеләр гаиләсенә керә торган тереклек ияләренең күбесе берничә көн су эчми торып, организмдагы сыеклыкның 20 процентын югалтудан һәлак булырга мөмкин.

Дөяләрнең канындагы эритроцитлар, башка җан ияләренеке кебек түгәрәк түгел, ә овал формасында, шуңа күрә тамырлар тарайганда, кан үзлекләрен югалтмый. Дөяләрнең бөере канны шулкадәр яхшы фильтрлый, бөтен сыеклык диярлек кире канга кайта.

Дөяләрнең борын тишекләре тулысынча ябыла ала. Һаваны сулап чыгарганда бөтен дым авызда кала.

Дөяләр тирләми, гадәти режимда аларның тән температурасы 35 градустан 40 градуска кадәр үзгәрә ала.

Күзләрендәге бик куе керфекләре аларны ком бураныннан саклый. Дөя яшен болытларын таный һәм яңгыр суын эзләп шул болытларга таба бара белә. Сулыкны дөя 50-60 км ераклыктан сизә.

Дөяләрнең иң кызыклы урыны — аларның өркәчләре. Бер өркәчле дөяләрне «дромедар», «дромадер» яки «арабиан», ике өркәчле дөяләрне «бактриан» дип атыйлар.

Озак вакыт дәвамында дөянең өркәчендә су туплана дип санаганнар. Ләкин чынлыкта анда май туплана икән. Майлы өркәч берничә мөһим функция башкара.

Дөянең бөтен май тупламы өркәчендә җыела. Башка тукымалары һәм органнары майсыз була, шуңа күрә алар яхшырак суына.

Өркәч дөянең гәүдәсен кояш нурларыннан саклый торган каплавыч булып хезмәт итә.

Хайванның организмына азык кермәгәндә, ул өркәчтәге майны файдалана, шул ук вакытта май оксидлашып, сыеклыкка да әверелә.

Дөя суны май формасында гына түгел, ә ашказанының махсус катламнарында да туплый. Шуңа күрә сулык янына җиткәч, дөя берьюлы 100 литр һәм аннан да күбрәк су эчә ала. Аннары сусаган һәм ябыккан хайван күз алдында диярлек түгәрәк һәм сәламәт дөягә әверелә. Олы дөя 800 кг кадәр авырлыкта була, ул 200 кг йөк ташый ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100