Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөядән туры эфир, сыра тоткан әбиләр һәм машина урынына тәкә: “Питрау – 2019” шаккаттырдымы?

Кичә Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында егерменче тапкыр республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале узды. Узды гына да түгел, гөрләде! Моңа кадәр бу фестивальнең бөеклеге һәм матурлыгы турында ишетеп кенә белә идем. Төрле фестивальләрдә күп йөргән кеше буларак, мин бары тик шуны гына әйтә алам: Питрау чыннан да исең китмәле!

news_top_970_100
Дөядән туры эфир, сыра тоткан әбиләр һәм машина урынына тәкә: “Питрау – 2019” шаккаттырдымы?

“Питрау” бәйрәменең әһәмияте, аның традицион өлеше турында беләсездер инде. Мин бәйрәмне заманча вакыйга буларак бәяләдем. Урамда 21 нче гасыр. Теге яки бу вакыйганы аның тарихи тулылыгы ягыннан гына бәяләү дөрес түгел дип саныйм. Миңа калса, бәйрәм прогрессив булырга тиеш! Шик тә юк, яшьләр һәм кичәге фестивальдәге сыра тоткан супермодный әбиләр минем белән килешәчәк. Әмма бу турыда бераз соңрак.

Эх, керәшен бәйрәме!

Фестивальне ачу тантанасы бик матур булды! Ай-яй, сөйләшү сәләтен югалтып карадым бит мин аларны! Менә бу оештыру ичмасам, менә бу әзерлек, менә бу кешедәге сәләт! Керәшен халкына афәрин! Гашыйк булдым. Алар эшләрен җиренә җиткереп эшли! Алар ничәмә-ничә сәгать кеше күңелен күргәннән соң ял итәргә лаеклы! Шәхсән мин үзем ничә километрга сузылган Тырлау аланына – Питрау мәйданына кереп килүгә үк шуны аңладым: Питрау ул бер генә һәм аның белән бер генә район Сабан туе да тигезләшмәячәк! 

Керәшен халкының үз фестивален ачып җибәрүе турында сөйли башлаганчы, шәхсән миңа бик кызыклы булып тоелган бер тарихи факт турында әйтеп узыйм әле.

Керәшеннәрдә бәйрәмнәр циклы бик кызыклы. Монда барысы да уйланылган. Керәшеннәр турында еш кына “дин генә башка инде” дигән фәлсәфә ишетергә туры килә, әмма бу алай түгел. Керәшен бәйрәмнәре дин белән генә түгел, мәҗүсилектән килгән ышанулар, табигать белән дә нык бәйле. Монда Табигать-анадагы бер үзгәреш тә игътибарсыз калмый, елның һәр мизгеле үзенчә олылап билгеләнә. Мисал өчен, кыр эшләре тәмамлануга, Торыйсын бәйрәме уздырыла. Торыйсын – яфрак бәйрәме. Каенны корбан итеп суга салалар. Бу кырларда иген уңсын өчен шулай эшләнелә. Торыйсында һәр кияүгә чыкмаган кыз үзенә каен ботагын сындырып ала да, теләкләр теләп, суга ташлый. Әгәр әлеге каен ботагы еракка агып китсә, димәк, кияүгә дә чит җирләргә китәчәксең. Әгәр инде яр кырыенда гына туктаса, димәк, хәләлең якында гына, үз авылыңа яисә күрше авылга гына кияүгә чыгасыңны көт тә тор. Ботакның суга батуы исә начарга юралган.

Бәйрәмнең ачу тантанасында да керәшен халкы һәр ел фасылын зурлады. Берсеннән-берсе гүзәл кызлар көз, кыш, яз, җәй образларында чыкты. Яшьләр дә биеде анда, олылар да биеде, спектакльләр дә куелды. Алай гына да түгел әле, җир буйлап парлары да җибәрелде. Вәт менә бу махсус эффектлар! Өстән алтын кәгазь кисәкләре дә коелды. Балалар биеде, җиләкләр җыйды, җырлады. Кызларның, кулларындагы ябык кәрҗиннәрне ачып, кошларны очыртып җибәрүләре миңа аеруча ошады. Табигать сокландыргыч! Аңа чиксез сокланырга мөмкин. Керәшен халкы табигать ашларына үз мөнәсәбәтен күрсәтте. 

Дөядән туры эфир һәм мамадышлыларга искәрмә

Тантаналы ачыш белән рухланып, ашарга киттем. Ризык – изге эш, диләр. Мондый изге бәйрәмдә изге эшне калдырмыйм әле дидем. Яныбызга утырып ашаган ирләр, алдагы елларда яхшырак ашатканнар иде, диделәр. Быел сыйга салкын итле карабодай иде. Шәраб, аракы, Мамадыш лимонады, һәм менә син, фестивальдән ләззәт алып, “Рондо” төркеме лидеры Александр Ивановка кушылып җырлап киләсең. Аякларында басып тора алмаган кешеләрне берәм-берәм өйләренә таратканнарын да күрдем. Бәйрәм нык булды.

Бәйрәм гөрләп торды, халык мәйданны чүпләп торды, ә эшче ханымнар чүп җыя барды. “Апа, җаным, изәләр бит инде, аннары җыярсыз”, диясем килде. 

Төрле кибетләр, сату нокталары белән беррәттән кешеләргә атлар, ишәкләр, хәтта дөяләр хезмәт күрсәтте. Менә сиңа кайда экзотика – Питрауда! Бер абый дөядән туры эфир алып барды. 

Машина түгел, тәкә!

Концертлары да шәп булды. Татар һәм аеруча рус эстрадасы йолдызларына респект. Бәйрәмнең төп концерт өлеше алар өстендә булды. Алар җирсү хисе уята алды. Фонарикларын яндырып, бөтен мәйдан кушылып җырлады аларга. Мин дә җырладым. Үз программаларын чын күңелдән эшләп чыкты алар. Бер-ике җыр җырладым да, кайтып киттем түгел. 

Кемнәр турында сөйли соң бу дисезме? “Рондо” төркеме лидеры Александр Иванов һәм “Мануфактура”, “Форум”, “Электроклуб” төркемнәре солисты Виктор Салтыков турында әйтәм әле. Аларның җырларына көрәш тә күңелле каралды. Абсолют батыр калган, Теләче исеменнән чыгыш ясаган Муса Галләмовка бик үк күңелле булмаса да. Ник алай әле бу дигәндә, вәгъдә ителгән машина кайда соң? Тәкә биреп кайтардылар бит егеткә. Гәрчә матбугат конференциясендә “Төп приз – машина. Нинди икәнен әйтмибез, сюрприз, үзегез карарсыз”, дип ышандырсалар да. Килүгә үк карадым инде мин аны! Машина, бүләк ителәсе очракта, бант белән бәйләнеп, мәйдан уртасына, ягъни түргә куела. Мин ичмасам булмаган машина белән күпме кешенең башын катырдым, “Абсолют батырга машина бүләк итәргә тиешләр. Машина күрмәдегезме?” дидем. Юк шул, беркем дә күрмәде. Мусаны гына жәл. Тырышты, булдырды.

Радик Шәрибҗановмы, Зөлфәт Зиннуровмы?

Кире артистларга кайтып, шуны әйтим әле: вәт Рифат Зариповны халык яратты. “Питрау” фестиваленә багышланган матбугат-конференциясендә Мамадыш районы башкарма комитетның мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов “Рифат Зарипов та чакырулы. Безнең халык аны бик ярата”, дигән иде. Чыннан да шулай булып чыкты. “Оччин приятно”, ди Рифат, үзен яратып кабул итүләрен күреп. “Тагын берне җырлыйммы?” ди, “Икене!” ди халыкы. Өчне җырлагыз, Рифат! Мин әтигә күрсәтергә төшереп барам сезне, ул да сезнең җырларны тыңлый. 

Радик Шәрибҗановны да мактыйсым килә. Татар һәм рус телләрендә искитмәле матур чыгышлар ясады. Башта Зөлфәт Зиннуров дип торам үзен. Ачулана күрмәгез. “Димче почмагы”нда нәкъ ул булып тоелдыгыз. Йөзегез охшаш, тавышыгыз охшаш, гәүдәгә бераз зуррак икәнсез. Әмма Зөлфәт абыйның русча җырлаганын бер дә ишеткәнем юк әле. Киләсе елга аны да чакырыгыз.

Әле дә актуаль сорау: кем син, Лэйна?

“Малай на белом барсе” җыры белән танылган Лэйнаның аудиториясе – үзе бер кызык. Бу күренеш кайчак рус блогерларында күзәтелә. Лэйнаны, баксаң, 13-15 яшьлек кызлар гына тыңлый икән бит. Алар комплекссыз, “малай на белом барсе, малай на белом барсе” дип мәш китереп, Лэйнаны уздыра-уздыра җырлый, әле шул арада Инстаграмга видео төшерергә дә өлгерә. Зурлар исә Лэйнаның образынмы, Лэйнаның үзенме кабул итмәде бугай. Берсе хәтта “татар эстрадасының яшьләре шундый сәер” дип тә куйды.

“Апа, җаным, нәрсә югалттың анда?”

Көрәш вакытында көрәш белән бәйле булмаган бер кызыклы хәл булды. Питрауда төрле почмаклардан видеокамералар төшереп торды, сәхнә, кайчак гади кешеләр зур экраннан күрсәтелде. Мәйданда киеренке көрәш бара. Бөтен кешенең игътибары мәйдан үзәгенә юнәлдерелгән. Һәм берзаман экранда бер апа башын салындырып, ашыкмыйча гына кайдадыр мүкәйләп бара. И-ий, апа җаным, нәрсә югалттыгыз анда? Мүкәйләп барган ханыма бөтенесе юл бирә әле җитмәсә, тәрбияле халык җыелган. 

Бичара ир турында кыйсса

Аңлагансыздыр инде, Питрауда бөтен мәйданчык берьюлы эшләде. Бөтенесен күреп бетереп, бөтенесенең ниләр эшләгәнен аңлап та бетерә торган түгел иде. “Димче почмагы”, миңа калса, фестивальнең иң кызыклы мәйданчыгы иде. Анда мәш килделәр. Бер-берсе белән бар дөньяны онытып биегән ике хатын-кыз яннарына килеп баскан ир-атны да сизмәделәр. Ә ул бит ике хатын-кызның берсен биергә чакырмакчы иде! Теге бичаракай карап-карап торды да, китеп тә барды. 

“Димче почмагы”нда түбәндәге фотода кебек, номерларын язып калдырдылар, үзләре һәм язмыш иркәсенә булган таләпләре турында анкета тутырдылар. Әйтегез әле, дуслар, җарату – ул нәрсә?

Сыра тоткан әбиләр

Сыра тоткан супермодный әбиләр турында әйтәм дигән идемме әле? Әйе, матур кәчтүмле, кызыл күлмәкле әбиләрен сыра тотып йөрде. Күктә “Белый Кремль” сырасы шары балкып торды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100