Табиб-нефролог Надия Фролова кандагы кальций һәм фосфор күләмен контрольдә тотып кына D витаминын эчәргә ярый диде. Бу хакта «Говорит Москва» басмасына сылтама белән «Челнинские известия» газетасы яза. Белгеч әйтүенчә, бу витамин бөерләрне зарарларга мөмкин.
«Организмда кальций күп булганда, бөерләр зарарланырга мөмкин», — диде белгеч.
Табиб әйтүенчә, D витаминын «кояш» витамины дип тә атыйлар. Чөнки бу витаминның организмдагы күләме ел дәвамындагы кояшлы көннәргә дә бәйле.