Дәвалаучы Ринас Шиһапов:«Төнлә өстемдә йонлы җеннәр сикерә, кайберләрен тибеп очырам»
Ринас Шиһаповның өеннән кеше бер дә өзелми: кем бөтен табибларны йөреп, интегеп, дәвасын таба алмыйча ничарадан-бичара соңгы өметен аклап булмасмы дип килә, кем «чукрак» телефоннан ишетеп, борчыган проблемасы турында сөйләргә, киңәш алырга йөри. Дәвалау сәләтенә ия булган җырчы янына үзем дә барып карарга булдым.
Ринас абыйны моңарчы җырчы буларак, берничә клибын күреп, җырларын ишетеп кенә белә идем. Үзе әйтмешли, «чукрак» телефон кешедән-кешегә тарала бит ул, аның дәвалаганы турында белеп алдым һәм үзе белән элемтәгә кереп, Казаннан ерак түгел урнашкан өенә бардым. Дөрес, «бүлнис»тәге кебек приемга түгел, күзгә-күз сөйләшер өчен.
Ринас абыйның өе иркен, бусагадан узуга ялтырап торган җып-җылы кафельгә атлап керәсең, ә өй эчендәге пөхтәлеккә, аклык-сафлыкка карап торып, кая килгәнеңне дә онытып җибәрәсең… Ринас абый өенең дизайнын үзе теләгәнчә ясаган булып чыкты. Ә бер почмакта чәй пакетлары тора иде. Аны махсус состав белән үләнчеләр җыеп китерә икән. Шундый үләнле-сөтле чәй белән дә сыйланып алдык. Тәме, дөрестән дә, бик үзгә. Тәмле булса да, иң мөһиме — шифалы, ди.
Ринас абый: «Әйдә, сорауларыңны бир», — димәсә, күзләрне тегендә-монда йөртеп, бүлмә белән танышып дигәндәй, онытылып китә язганмын…
«Бер ай комада яттым, шунда бөтенесен өйрәттеләр…»
— Дәвалау сәләте табигатьтән килгәнме сезгә?
— Дәвалау — нәселдән-нәселгә килә торган сәләт. Әни ягыннан дәү әнием өшкерүче булган. Сугышка кадәр Ульяновск, Питердан тройка атлар белән килә торган булганнар. Репрессияләр вакытында дәү әниләргә качып яшәргә туры килгән. Аның туганы Мөхәммәтзакир абый Мәскәүдәге Кремльдә зур урында эшләгән. Ул вакытта дәвалаучыларны яратмаганнар, ләкин Мөхәммәтзакир абый булганга күрә дәү әнигә тотынмаганнар.
Дәү әнигә дәрәҗәле кешеләр йөри башлагач, инде бөтенләй дә тимәгәннәр. Районның беренче сәркатипләре дә анда дәваланган хәтта.
Яшь чагымда бу тарихны беркемгә дә сөйләмәдем. Без гаиләдә ун бала үстек. Мин туганчы әнинең биш баласы булган. Дәү әни үләр алдыннан: «Кызым, тагын биш бала табарсың. Сигезенче балаң малай булыр. Ул балада минем сәләт уяныр, 15-16 яшьтә үлеп-терелеп алыр. Сакла син аны. Шайтан коткысы ябышып, аны алып та китәргә мөмкиннәр», — дигән. Туксанга җитте, башы киткәндер инде, дип эченнән уйлаган әни.
Дәү әни ничек әйтеп калдырган, барысы да чынга ашкан: көне-көнгә, елы-елга. 16 яшь тулганда чыннан да минем хәлем начарланды, аңымны югалтып егылдым. Мәрткә киткәнмен. Бер айдан соң гына уянганмын. Бер ай йокы бер сәгать кебек кенә тоелды…
— Мәрткә киткәч, теге дөньяга алып киттеләрме?
— Миңа барысын да күрсәттеләр, өйрәттеләр. Нәрсә күрсәткәннәрен, өйрәткәннәрен әйтергә ярамый. Аннан мине дәү әни каршы алды. Таякларын тотып килеп чыкты. Ап-ак яулыктан иде. «Улым, кил. Синең вакытың җитте», — диде. Менә шунда миңа: «Синең вазифаң — кешеләр дәвалау», — дип аңлаттылар.
Минем бер тамчы да кеше дәвалыйсым килмәде. Әти ягыннан — танылган табиблар, әни ягыннан артист туганнарым бар. Дәү әни ягыннан туганым — Исламия апа Мәхмүтова. Минем дә артист буласым килде.
17 яшемдә Алабуга хореография училищесының хореограф-педагог, балетмейстер белгечлеген тәмамладым. Мәдәнияткә тартылдым. Көннәрдән бер көнне дәү әни таң атканда таягы белән башыма сугып китте…
— Төштәме бу?
— Төш тә түгел, өн дә түгел. Караватта ятканда уянып киткәнемне беләм. Бөтен дөньяга кояш нурлары таралган иде. Дәү әни шул яктылыктан килеп чыкты, миңа карап торды. Авызы селкенми, күзе белән генә карый. Нәрсә әйткәне колагымда ишетелә. «Мин бит сиңа кешеләрне дәваларга тиешсең дип әйттем», — дип ачуланып карап торды да таягы белән сукты. Шул сукканнан соң бер атна җилкәм авыртты. Сукканы физик яктан сизелде. Көзгедән карыйм — күгәрек урын (синяк) юк.
Шуннан соң мин медицина өлкәсенә күчтем. Озак еллар мануаль терапия белгечлегенә укыдым. Краснодарда Кытайдан килеп укыталар иде, шуны ишетеп алып, берәр ай анда торып, укып кайттым. Соңрак Мәскәүдә, Кытайда стажировкалар үттем.
Җиде ел Кытайга барып көнчыгыш медицинаны (Тибет медицинасын) өйрәндем. Яшь чакта гаиләне туендырырга да, балалар үстерергә дә, укырга да хәл булган. Хәзер алай тормыш куып булмый шул. Оныкларны карап, салмак кына яшәргә тырышам.
«Кешеләрне дәваламасам, өстән җәзасын бирәләр»
— Кем Кытайга барырга кушты?
— Өстән хәбәр килде. Дәү әни яп-якты кояш нурларыннан килеп чыкты да: «Мин бит сиңа ерак юллар көтәчәген әйткән идем. Кая барасың белдең. Нигә һаман утырасың, нигә бүтән якка барасың?» — диде. Кытайга барасын белә торып, белем алыр өчен йә Тайландка, Мисырга, Согуд Гарәбстанына бардым. Ә дәү әнигә башка белем кирәк, күрәсең.
Кытайга килеп төшкәч, үземә кирәк кешеләрне эзләдем. Өстән миңа кая барасын, нәрсә сорыйсын, ни кирәген аңлаттылар. Кытайча белмим бит инде. Рус телен белгән гид таптым, акча түләдем дә, бер тау битендә урнашкан буддистлар храмына юнәлдем. Ул храмда буддистлар да, христианнар да, мөселманнар да бар.
Храмга килеп керүгә әфлисун төсендәге халаттагы бер буддист (гуру) каршы алды. Мине күрүгә башын иде. Мин дә аңа шулай ук җавапладым. Аякларым янына килеп иелде. Нәрсә эшләгәнен аңламыйча торам. Гидтан тәрҗемә итүен сорыйм. «Ул сезне хөрмәтли. Сез монда булгансыздыр», — ди. Кайдан чыгып? Шул кеше мине төшендә күргәнен әйтте: «Аны өстән юл күрсәтеп монда китерделәр», — диде. Минем килгәнне инде белеп торганнар.
Милли киртә юклыгын аңладым. Миңа аларның энергия белән идарә итүдәге белемнәре кирәк булган икән. Кешеләр аны ун елда өйрәнә, мин ун көндә өйрәндем. Миңа ул тиз бирелде. Гид та: «Син инде өлгергәнсең. Кара да эшлә», — дип тәрҗемә итте.
— Тәрҗемәче аша өйрәндегез, димәк?
— Тора-бара тәрҗемәченең кирәге чыкмады. Гуру күземә карап тора — мин аны аңлыйм. Уйларын ишетә башладым. Энергия бәйләнеше булганда тәрҗемәче дә кирәкми. Кулы белән ишарәләр ясый, карашыннан ук нәрсә теләгәнен аңлый идем. Елына 2-3 тапкыр барып йөрдем. Халык медицинасы, үләннәрне дә өйрәндем.
Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмый. Бу хакта туганнарым гына белә иде.
— Өйрәнеп кайтуга дәвалауга ябыштыгызмы?
— 30 яшь тулгач, кешеләрне дәвалый башладым. Баштан Базарлы Матакта кабул иттем. Кешеләр нәтиҗәсен күрүгә, биләп алдылар. Хәзер анда кайтырга да куркам — шимбә-якшәмбе кеше килеп тула, Сабантуйга килгәннәрмени диярсең. 30-40 машина килеп туктаган була.
— Кайдандыр игълан күреп килә торганнардыр.
— Бер игълан да язганым, куйганым юк иде. Телефоннан да шалтыратып бетерәләр, юк, кабул итмим дип әйтеп торам. Барыбер киләләр. Бер-берсеннән ишетеп. Халыкта «чукрак телефон» бар бит.
Аптырагач, Базарлы Матактан Казан янынрак качтым. Сизеп алдылар. Хәзер монда да бертуктаусыз халык килеп тора. Кире борып җибәреп булмый, карарга туры килә.
— Ә карамасагыз?
— Өстән җәзасын бирәләр, җәфалыйлар. Кайчак бик каты арыйм, кешене күрәсем килми — төнлә йоклый алмыйм. Йокымны алалар, бөтен тән сызлый, башым авыртып уянам.
— Кемнәр ул, «алар»?
— Кем икәнен әйтмим, сөйләргә ярамый. Арыган булсаң да үзеңне мәҗбүриләсәң — беркем дә комачауламый, йокы да качмый.
«Күп җырчылар, түрәләр миндә дәвалана»
— Сезнең сәләтегез балаларыгызга күчмәдеме?
— Баштагы мәлдә бу сорауга җавап бирергә ярамады. Хәзер төгәл җавап бирә алам. Улыма 25 яшь булганда энергия каналлары ачылды. Инде 3-4 ай мануаль терапия ясый. Массажны эшләгәндә кулыннан эссе килә. Энергетикасы көчле.
Ул 16 яшендә сәнгатькә тартылды — хореограф булырга укыды. 6-7 ел Фирдүс Тямаев төркемендә биеде. Шул ук вакытта мануаль терапия белгечлегенә — массажистка укыды. Диплом алды. Төркемдәге барлык егет-кызларны дәвалады. Фирдүс үзе дә минем дустым, пациентым. «Ринас абый, килим әле», — дип кенә тора. Йөгереп килеп җитә. Пандемия башлангач, улым Фирдүс командасыннан китте. Улым өйләнгән, ике баласы бар. Кызымның да бер улы бар. Беренче оныгыма җиде яшь тулды.
— Пациентларыгыз арасында кемнәр бар?
— Шыпырт кына, белгертмичә генә бик күп татар эстрадасы җырчылары дәваланды. Барысын да әйтә алмыйм, ошатмаска мөмкиннәр. Илсөя, Данир һ.б. килде. Зур кешеләрнең исемнәрен әйтеп тормыйм, күбесе Министрлар Кабинетында утыра. Кем интеккән, шулар эзләп килә. Аллага шөкер, дәваның файдасы зур.
«Хәзер кем иренми, барысы да бозым ясый»
— Энергия белән эш итәм, дидегез. Аңлатыгыз әле, ничек була ул?
— Кешеләрне энергетика белән дәвалыйм. Дәвалый башлаганчы, үземә сак (защита) куям — Коръән язмасын яңгыратам. Коръән укып тормаса, сак астында була алмыйм. Ярымтранс халәтенә керәм, кешеләрнең авыру органнарын күрәм һәм кулларым белән эш итәм.
Кеше кереп утыргач, аңлатам: кайсыгызның кулы, аягы калтырар, көлә башларсыз — курыкмагыз, бу нормаль әйбер, игътибар итмәскә кушам. Күзләрен ачмауларын сорыйм. Күзләрен ачсалар, өстән төшкән «әйберләр» күренә ала. Энергопотоклар өзелә, дим.
Шуннан кешенең «чакра”лары төзәлә, энергия күләме күтәрелә, организмның каршы торучанлыгы арта һәм организм чистара башлый.
Пычрак, тискәре энергетика чыгып китә. Гади тел белән әйткәндә, бозым, күз тию, «отворот-приворот”лар.
— Бер килүдә чыгамы алар?
— Мин кешегә дүрт тапкыр килергә кушам. Һәм 27 көннән соң ныгыту сеансына киләләр. Шуннан соң бөтен ябык каналлар ачыла, дәвалану процессы дәвам итә. Организмдагы барлык органнар яңара башлый — үз-үзләрен дәвалыйлар.
— Сез нәрсәдән, ничек дәвалыйсыз?
— Ракның беренче дәрәҗәсен, бавыр циррозын һ.б. төрле авыруларны дәвалап караган бар. Күз тимәсен, файдасы көчле. Канда булган вирусларны чыгару авыр. Иммунитетны ныклап күтәреп кенә чыгарып була. Андый авырулар белән озаклап эшләргә туры килә.
— Тискәре энергия, ягъни бозымны кешедән чыгаргач, ул кая китә?
— Фәнни яктан карасак, бозым — «отрицательно заряженный энергопоток». Уңай энергопотокны биоэнергетика, диләр. Аны догалар укып, үстереп була. Аллаһ һәм шайтаннан килгән догалар бар. Шайтан догалары интернетта тулып ята.
Кешене боздыру, аны юкка чыгару догалары бар. Шуны интернетка чыгарган кешеләрне атар идем. Кем иренми, барысы да бозым ясый. Ә шуны чистарта алучылар — бер бөртек кенә. Шуңа күрә дөньясы пычракка чумды.
Тискәре энергетиканы чистартып алыр өчен Аллаһы Тәгалә биргән сәләтне кулланам. Баштан ул миңа энергетик «багана”дан төшә, мин аны билгеле бер нокталарга җибәрәм һәм кешенең организмына кертәм. Кертелгән энергетика шайтан көчен акрынлап чыгарттыра башлый. Биоэнергетика яңара, кеше терелә башлый.
Бозым кеше организмыннан чыкканнан соң кайдан килгән, шунда китә. Ул болай гына юкка чыга алмый. Бозым алга таба яшәвен дәвам итә. Аны 100 процент үтереп булмый. «Бозым ясадыңмы? Көт. Үзеңә әйләнеп кайтачак», — дип әйтәләр. Әйләндереп кайтаручысы булса.
— Булмаса?
— Бозым җибәргән кеше рәхәтләнеп яши, ә бозым эләккән кеше авырыйм-авырыйм дип, үлеп китә. Табибларга да барып карый ала — алар булыша алмый. «Әбиләргә барыгыз», — дип боралар. Андый сырхаулар бик күп. Бозым — зур гөнаһларның берсе.
— Күз тию нәрсә була?
— Анысы бозымнан аерыла. Көчле энергетикалы күзләр бар. Шундый кешеләр йомшак энергетикалы кешегә сокланып караса, мөһер салып калдыргандай була. Ул «мөһер» акрынлап йомшак энергетиканы бастыра бара.
— Бозым яки күз тиюне ничек белеп була соң?
— Ул миңа күренә. Кеше үзе күрмәскә дә мөмкин, ләкин тоя, сизә ала. Анализлар яхшы булса да, ләкин кеше үзен барыбер начар хис итә, үзен кая куярга белми. Шулай кеше сүнә бара.
— Бозым теләсә кайсы кешегә эләгә аламы?
— Шайтан догасын укыганда билгеле бер кешенең исемен атыйлар, шул кешене күз алдына китерәләр. Ул дога шушы кешегә секунд эчендә барып җитә. Шайтан энергетикасы яктылык тизлеге белән йөри. Әгәр бозымны намаз укучы кешегә җибәрәләр икән, Аллаһы Тәгалә намаз, догалар аша кешенең өстенә энергетик гөмбәз куя, аны саклый. Пычрак энергетика шунда килеп бәрелә һәм көзгедә чагылган кебек кире бозым җибәрүчегә барып эләгә. Бу чын мәгънәсендә Аллаһы Тәгаләгә ышанган, инанган, укый торган кеше турында сүз бара.
Намаз укып та, ышануы аз булса, бозым ул кешегә бәреп керә ала.
«Тапшыруда катнашмаганга ачулары килгәч, „Битва экстрасенсов“ колдуннары өемә ут төртеп китте»
— Сезнең үзегезгә тискәре энергетика җибәргәннәре бармы?
— У-у-у. Андый очрак бихисап. Ведьма, колдуннар аяктан егарга тырышты мине. Булдыра алмадылар. «Битва экстрасенсов» тапшыруы башланган еллар иде ул. Шул тапшыруга бик күп тапкыр чакырдылар. Мин бармадым. Гөнаһ була дип аңлаттым. Ачулары килгәч, мин чит илгә киткән вакытта өемә ут төртеп киттеләр. Мәскәүдән кадәр иренмичә килеп.
Кемнәр икәнен беләм. «Тагын бер тапкыр шулай эшләсәгез, барыгыз да яначак», — дидем. Шулай дигәч, туктадылар. Минем көчле икәнне беләләр, курыктылар.
Хәзер минем нинди көчкә ия икәнне беләләр, алай эшләмиләр. Һәр һөҗүм үзләренә әйләнеп кайта. Аллаһы Тәгалә миңа энергетик гөмбәз куйды, шунда ук үзләренә тискәре энергия китә.
— Гаиләле булгач, тормыш иптәшегез сезнең шундый сәләтегезне ничек кабул итте?
— Баштагы мәлдә йокларга ятсам яки температурам күтәрелеп, авырып китсәм, яныма басып, авыр-авыр сулап, мине җәлләп басып торалар иде. Хатыным Эльмира барысын да ишетеп ята. «Ринас, ку әле, мышнап тора бит яныбызда», — дип. Китегез дигәч, китәләр, тынычланалар. Менә шулай хатыным да ияләнде инде.
Кияүгә чыккач та, ышанмый иде. Аннары күрә башлагач, курка башлады. Барысына да җайлашты хәзер. Балалар да күнекте.
— Сезнең кебек сәләтле кеше якын туганына ярдәм итә алмый, диләр. Хакмы бу?
— Ярдәм итеп булмый, чөнки кан структурасы, энергетика бер. Үз-үземә ярдәм итә алмаган кебек, балаларыма да ярдәм итә алмыйм. Кирәкле дарулар, үләннәр белән дәваланырга туры килә.
Үземне дәвалый алмагач, үземнең киләчәгемне дә күрә алмыйм. Әмма ниндидер авырлыклар булса, миңа өстән әйтәләр, кисәтәләр.
«Параллель дөньяларга алып барып күрсәттеләр. Аларның кояшы миңа ошамады»
— Кеше сезгә килеп керүгә аның бар нәрсәсен күрәсезме?
— Энергетикасын, халәтен, кем икәнен, ни өчен, ничек яшәгәнен — барысын да күрәм. Яшь барган саен ныграк ачыла бу.
— Дәвалау белән шөгыльләнә башлаганчы, гади кеше булганда диик, куркып калмадыгызмы?
— Теге яктагыларны күреп, куркып, елап, эштән чыгып бетә идем. 16-17 яшьләрдә бу. Алар нинди генә формада килми. Кайберләре нык куркыныч. Бервакыт депрессиягә кереп беткән идем. Депрессиядән дәү әни чыгарды. Таягы белән генә төртте — куркаклыгымны да алды. Аны аңлатып булмый. Аннары яптырырга өйрәттеләр. Йоклаганда булса да комачауламасыннар дип.
Яптырмасаң, йонлы йомычкалар өстеңә менеп китә, дөбер-шатыр өстеңдә йөгереп йөриләр. Йокларга ирек бирмиләр. Тибеп тә очырган чаклар бар. Руслар аларны — домовой, татарлар йорт иясе, диләр.
— Ул җан иясе кебекме?
— Әйе. Алар энергетик халәттә (русча — астральное тело, диләр). Гади кеше физик җисемне генә, ә мин энергетик җисемнәрне дә күрәм.
— Алар төнлә йөриме?
— Күбесенчә кояш баткач. Кояш батканчы сакланалар, күренмиләр. Көне буе йоклыйлар, төне буе йөгереп йөриләр.
— Алайса җеннәрне дә күрәсездер.
— Күрмәсәм, депрессиягә бирелмәс идем. Аннары өйрәнәсең инде. Параллель дөньяларга алып барып күрсәттеләр. Аларның кояшы ошамады миңа. Бездә кояш баткан вакытта кызыл булып тора бит әле — аларның көннең яктылыгы шундый. Шуннан да яктырак булмый, эңгер-меңгер.
Миңа ябышып караганнары бар. Бер-ике тапкыр «Ән-Нәс» белән «Әл-Фәләкъ”не укып җибәрүгә чаршаулар селкенеп китә, җеннәр бәрелеп-сугылып ут тизлеге белән кача. «Аятел Көрси» дә көчле. Гомумән, Коръәндәге догалар көчле. Тагын да көчлерәк җеннәр бар. Алар догалар белән көрәшмәкче була. Намаз укыган чакта янга килеп, намазны бутый, намаз укырга бирми.
Кеше җеннәрдән дога белән саклана ала. Кеше тугач, Аллаһы Тәгалә аңа сак куя. Өч яшь тулганда кешенең «өченче күзе» йомыла. Бала тугач та, тегендә-монда күрсәтә, карап тора, елый, чөнки йорт ияләрен күрә. Һәр бала да шулай.
Миллион кешенең берсендә шул «өченче күз» кала. Аны «биологик дефект» диләр. Андый кешеләрне күрәзәче, ведунья, ведьма, диләр.
— Сезгә нинди авыру гына килми. Һәрберсенең проблемасы бар. Кешене дәвалый-дәвалый, ул тискәре энергия җыелмыймы сездә?
— Мәсәлән, җомга бик сирәк кабул итәм. Җомга - ислам динендә ял, бәйрәм көн. Бу көнне эшләр уңга бармый, кеше дәвалап булмый.
Чистарынам, әлбәттә. Тиешле догалары бар. Кешеләрне озатып бетергәч, догаларны ике сәгатькә якын укып утырам. Әмма барыбер 100 процент чистарына алмыйсың. Өелә, җыела бара. Аннан соң үземне начар хис итә башлыйм, авырыйм. Шул вакытта 5-6 айдан соң зур тозлы суга — диңгезгә барам.
3-4 көндә диңгездә догалар укып, рәхәтләнеп чистарынып кайтам. Җәен барып була, кышын читен. Кышын Таиландларга кадәр барырга туры килә. Быел мартта туңа-туңа Каһирәдә тозлы суларга кереп, чистарындым.
Мин дин юлында. Намазларны булдыра алганча укып барам.
«Күп кеше Коръән тыңлап дәваланганнан соң ислам динен кабул итте»
— Сезгә кемнәр генә килмидер инде…
— Руслар, чувашлар да… кем генә килми. Коръән тыңлап дәваланып китәләр. Шактый күп кеше Коръән тыңлап дәваланганнан соң ислам динен кабул итте. Бер көн үтми, рәхмәтләр укыйлар. Рәхмәт әйтмичә киткән кеше юк әле. Дүрт тапкыр килүдән соң анализ биреп карыйлар, соңыннан кояш кебек балкып киләләр. Носилка белән алып кергән кеше йөгереп йөри башлый. «Ә син үләргә җыенган идең», — дип әйтәм шул кешегә.
Рак белән авырый башлаучылар: «Һаман да терелгәнемә ышана алмыйм», — дип киләләр.
— Кеше сәламәтләнсен өчен дарулар язып бирәләр, ник дәвасы булмый?
— Бөтен даруны да файдалы дип әйтеп булмый. Бер органыңны дәвалап, икенчеләрен сырхауга калдыра аласың. Безнең медицинада шулай дәваланалар. Кеше бавырын дәвалыйм дип «эссенциале”лар куллана икән, ул инде йөрәкнең тамырларын бетерә. Кеше йөрәге белән авырый башлый.
Минем шифалы үләннәр җыя торган үләнче дустым бар. Билгеле бер состав белән ул ясап китерә. Дару болай тәэсир итми, ничек итеп үлән булыша алды, диләр. Бөтен даруны да кулланырга ярамый. Шунысы да бар, хәзер дөнья буенча халыкны киметү планы куелган.
— Халыкны киметеп, нәрсә була?
— Кеше аз булгач, иген, бодай һ.б. үстерү кими, аларны үстерер өчен агу куллану кими. Шушы кимүләр экологияне чистарта, һава чиста кала. Бу шундый сәясәт. Элек гади халык кирәк иде, чөнки алардан башка бодай үстерүче, сөт савучы юк иде. Хәзер бөтен нәрсәне автомат эшли. Гади халыкны ашатып-эчертергә чыгым китә… Безнең илдә кешегә хәзер чүпкә караган кебек карыйлар.
Элек-электән чын мәгънәсендә ачлыкны күргән кешеләр әле үлеп бетмәгән. Ачлыкны күргән кешеләр халыкны тотып тора. Ашарагызга, эчәрегезгә булгач, тагын ни кирәк, дип әйтә ул картлар. Алар бер чынаяк чәйгә дә шатланып яши. Гауга инде башлана башлады…
— Коронавирусның кайчан бетәчәге турында әйтмиләрме «алар»?
— Киләсе елда апрель–май айларында бик каты шау-шу булачак. Июнь–июльдә кинәт кенә бетерергә тырышачаклар.
— Илнең киләчәге нинди булыр?
— Еракка китеп әйтә алмыйм.
— Ул сезгә күренәме?
— Әйе. Киләчәкне әйтү күрәзәчелеккә керә. Ә күрәзәчелекне Коръән тыя. Нәрсә, ничек буласын барысын да беләм. Шуңа күрә дә миңа түрәләр килә. Мин аларга сөйләмим. Ишеккә сугып, ачуланып китәләр.
«Хәзрәтләр дә минем сәләт белән килеште»
— Дин ягыннан сезнең дәвалау сәләтегез ничек бәяләнә? Кайбер хәзрәтләр моны өнәми, җен белән аралаша, дип тә әйтәләр…
— Башта миңа хәзрәтләр дә килгәләде. Начар көчләрне күргәч, ул бит шайтаннан килә, диделәр. Күз алдына китерегез, җеннәрне кеше эченнән нәрсә белән куасыз, дидем. «Дога белән», — диләр. «Ә хәзер мин Коръән кабызам да, Коръәннән көч алып, сездәге пычрак көчләрне куам. Бу нинди көч була соң?» — дим. Килештеләр. Коръән көче белән дәвалагач, мин җен була алмыйм.
Хәзер дәү әни кушканча улымны өйрәтеп ятам. Бакый дөньядан китеп баргач, аны да шулай таяк белән кыйный алалар (елмая). Нәселдән-нәселгә күчә ул. Бернәрсә эшләтеп булмый. Кайчан, ничек башланганын, ничә гасырлар үткәнен дә беләм. Ләкин миңа сөйләргә ярамый.
Бик нык Каһирәгә тартылам. Анда айлар буе торып кайтканым да бар. Шунда яшисем килә. Тамырларым шуннан.
— Шәҗәрә ясатканыгыз бардыр?
— Бер уйлаган идем дә, тукталып калдым. Ярамый, Коръән кушмый. Үткәндәгеләр тыныч ятсын, киләчәгеңне Аллаһы Тәгалә кушсын, дигән әйтем бар. Үткәннәр тыныч ятсын өчен, шәҗәрәләр ясатып, аларны кузгатырга ярамый.
— Җиде буыныңны белү тиешле диләр бит.
— Җиде буын бабайлар — бик үк ерак түгел. Ул монда гына. Анда йөз ел — ике йөз ел керергә мөмкин. Ә йөз елдан борынгырак заманда эзләнеп утыру кирәкми. Җиде буын кыз туганнарым, җиде буын ир туганнарыма аш булып барсын дип дога кылабыз. Шул җиткән. Калганнары Аллаһы Тәгаләнең карамагында.
«Һәр чакыручы янына җырларга бармыйм, тегеннән кушмыйлар…»
— Кешеләр дәваласагыз да, клипларыгызны телевизордан күрәм, җырларыгызны радиодан ишетәм…
— Медицина белгече булсам да, җырлау-бию барыбер калды. Җыр-моң, сәнгатькә мин балачактан ук гашыйк. Сигез клибым, 70тән артык җырым бар. Районда хореограф булып эшләгәндә район җитәкчесе: «Син бик булдыклы, алдагысын да күрәсең», — дигән иде. Ике елга якын хореограф булып эшләү дәверендә «Мишәрләрем» дигән фольклор бию коллективын оештырдым. Әлки районы администрациясе җитәкчесенең мәдәният буенча урынбасары — мәдәният идарәсе җитәкчесе булып эшләдем. Ул вакытта мәдәниятне шактый күтәрә алдык.
Хореография училищесында укыганда Сәлимә Фасаховна дигән вокал укытучысыннан вокал дәресләре алдым. Тик үземне вокалист дип кычкырып әйтә алмыйм.
— Җырларыгызны кем иҗат итә?
— Күбесе үземнеке. Хореография училищесында укыганда баян, фортепиано белгечлегенә йөрдем. Музыкаль белемем бар, ноталарны яхшы беләм. Көйләр үзеннән-үзе килә. Өстән дә килә, илһам да килә. Икесе дә бар. Җырлар 22-23 яшьләрдә туа башлады. Йокларга ятам, башыма шигырьләр килә. Иренмәсәм, кәгазьгә төшерәм.
Иҗат итүемне тыныч кына үземнең җаем белән дәвам итәм. Концертлар да куйган бар. Аллага шөкер, чакырып торалар. Туганнар, дуслар булса барам. Әмма һәр чакыруга ризалаша алмыйм, тегеннән кушмыйлар…
(Материал реклама максатында эшләнмәде, белгеч белән алдан киңәшләшү кирәк)
Ринас Шиһапов — 1973 елның 13 апрелендә Әлки районы Әхмәт авылында туган. Алабуга хореография училищесын тәмамлаган. Мануаль терапия белгечлеген үзләштергән. Бер кызы, бер улы бар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Автор-башкаручы. Татар эстрадасында «Шомырт чәчәк атканда», «Әнкәйләргә», «Сез һаман бергә икән», «Без яшь чакта» һ.б. җырлары белән танылган.