Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәүдәт Гыйльманов концерты: мари-мишәр җырлары... акча һәм «Барс» турында уйланулар

Халыклар дуслыгы йортында продюсер, үзешчән композитор Җәүдәт Гыйльманов үзенең 60 яшьлек юбилеен татар һәм мари телләрендә уздырды. «Татар-информ» хәбәрчесе аның иҗади тормыш юлыннан тыш, татар эстрадасының бүгенге хәләте, аерым алганда, «Барс-Медиа» компаниясе турындагы фикерләрен белеп кайтты.

news_top_970_100
Җәүдәт Гыйльманов концерты: мари-мишәр җырлары... акча һәм «Барс» турында уйланулар
Рамил Гали

Җәүдәт Гыйльманов — Казан егете. Шуңа да карамастан ул татар һәм рус телләрендә мөкәммәл аралаша, мари телендә дә аңлаша ала. Казан химик-технологик институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук күп еллар дәвамында хезмәт куя. Көннәрдән беркөнне «фәнгә акча юк» дип әйтәләр һәм, озак та үтми, Җәүдәт абый Салават Фәтхетдинов белән эшли башлый. «Сәнгатьтән егерме биш ел буе чыга алмыйча интегеп йөрим инде», — ди ул үзе турында шаяртып.

«Мишәр» җыры тарихы, эстрададан юкка чыккан Ренат Шаһидуллин һәм «Сарымсак» буласы килгән «Хомай» төркеме

Кичәдә татар эстрадасы артисты Фирүзә Сибгатуллина башкаруында данлыклы «Кулларымда кош итәрмен» дигән мишәр җыры яңгырады. Исемдә, бер-ике ел элек КФУда татар теле диалектологиясеннән мөгаллимебез әлеге җырны текстка әйләндереп, язып килергә, дигән үзенчәлекле өй эше биргән иде. Бу җыр шуның белән дә күңелгә кереп калган.

Башка бер уй керде: бер җырны «мишәр» телендә язып булмас микән дип уйладым. Рәис абый Гыймадиевка шалтыраттым. Шигырь язып бирде. Инде җырлаучы таба алмыйча, эстрада буйлап интегеп эзләп йөрдем. Ярты артист — мишәр, берсе дә «җырлыйм» дип алынмады. Әмма берсен таптым», — дип кош тоткандай, канатланып әйтте Җәүдәт абый үзе.

Җәүдәт Гыйльманов — «Яшь йөрәкләр» проектын оештыручы да. Ике-өч айга бер ул яшьләрне концертында катнаштыра, халыкка тәкъдим итә. Анда үзен сынап карарга теләгән һәркем катнаша ала! Ә инде үзенә ошаганнарын продюсер соңыннан сайлап ала. Шуңа күрә, сәхнә тотарга телгән яшь башкаручылар, рәхим итегез!

«Көт, көт, көт, мине сагынып кына» яисә «Якыным дип дәшсәм сиңа, якыная аралар. Ярым диеп дәшсәм сиңа — җаннар бергә яналар» дип җырлаган парлы җырчыларны хәтерлисезме? Әйе, Гүзәл Арсланова белән Ренат Шаһидуллин заманында бик популяр иде, радиодан җырлары да гел яңгырап торды! Кичәдә Татарстанның атказанган артисты Ренат Шаһидуллин Җәүдәт Гыйльмановның Галимҗан Гыйльманов сүзләренә язылган җырларын даими башкаруын сөйләде.

Галимҗан абый белән Җәүдәт абый бергәләп чыгара тора, без җырлый торабыз. Җәүдәт Гыйльманов белән 1997 елдан бирле аралашабыз, ул үзен композитор һәм продюсер буларак таныштырган иде. Кешегә күренмәсә дә, түккән хезмәте бихисап», — диде артист.

Эх, Ренат абый, мин Сезне онытып та өлгергәнмен. Ә инде тамашачы Сезне бик тә юксына дип уйлыйм. Эстрадада соңгы арада күренмисез шул. «Санаторийларда афишасын күргән бар», — дип әйтте бер танышым. Кем ничек булдыра ала инде…

Кичәдә «Инеш» вокаль-инструменталь ансамбле, яшь җырчылардан Рөстәм Егоров, Зөлфирә Сөнагатуллина җырлады.

Җәүдәт Гыйльманов үзе белән даими эшли торган шагыйрьләр исемлеген дә атады. Исемлектә Галимҗан Гыйльманов, Илфат Мусин, Фердинант Гайсин, Миләүшә Гатина, Алсинә Сәләхова һ.б.бар.

Туксанынчы еллар азагында минем янга унсигез яшьлек малай килде. «Без — „Сарымсак“ төркеме», — ди. «Әй, җүләрләнмә инде», — дидем. Шуннан соң икенче исем тапты.

Бүгенге көндә инде ул ир-ат булып җитешкән, корсагы үскән, ике бала атасы, танышканда рәтләп татарча сөйләшмәсә, хәзер мине дә уздырып җибәрә. Сүз — «Хомай» төркеме солисты Илдар Арсланов турында.

Аның белән авыллар буйлап чыгып киткән идек. Концерт куябыз, шуннан соң дискотека була. Әле дә хәтерлим, Сабада 538 билет саттык! Шул чакта «Түшәмнән су ага, мин сезне бүтән беркайчан да кертмим, мине глава үтерә!» — дип, клуб директоры Айрат борчылып йөрде. Шундый хәлләр дә булды», — дип искә алды Җәүдәт абый.

Мари теле, ИлГәрәйнең сәхнәгә чыгуы һәм «Даже звонить итмәдең» җыры турында

Кичәдә мари телендә дә җырлар башкарылды. Җәүдәт Гыйльманов сүзләренчә, фин-угорлар арасында марилар — рәсми лицензиясе булган бердәнбер халык. Бүгенге көндә ул Марий Элда иң танылган композиторларның берсе. Бу яктан проблема юк, чөнки Җәүдәт абый җыр иҗат итеп тора, ул мари теленә тәрҗемә ителә һәм шунда ук башкарыла да.

Мари телендә Рузанна Гаспарян, Эльвира Тукташева, Алисә Ши җырлады. Сәхнәдә Җәүдәт абый кызып-кызып биеде. Без марилар белән туган түгел микән? «Кишер», «кибет», «урам», «чалбар», «әзи», «абый», ә иң ошаганы — «кычкырма» дигән сүзләре уртак», — диде ул.

Бәйрәмгә шулай ук татар эстрадасында танылу алган ИлГәрәй дә килгән иде.

Бервакыт вокал укытучысы Зөлфия Әнвәровна унбер яшьлек ике малайны алып килде. Шуның берсе — Илназ Гәрәев иде. Аның белән унбер яшеннән бирле эшлибез. Уналты яшендә язмаларын «Барс-медиа»га алып бардым. «Син нәрсә, нигә кирәк ул сиңа, җырлый белми бит!» — диделәр. Ел ярым узды. Яшьләр тыңлый торган музыка яздырып карадык. «О, бу бит могҗиза!» — дип шаккаттылар.

Кемдер җырга бәя бирергә тиеш түгел. Халык җырны үзе сайлый. «Син начар язасың, башка язма, ә син — яхшы» дип әйтергә ярамый. Язсын. Халык үзе сайлар. Минем бер җыр бар иде. «Бу — өч тиенлек җыр, беркемгә дә кирәге юк», диделәр. Җыр җырланганга унсигез ел бардыр. Ул бүген дә татар дискотекаларында куела. «Ә син, милый, килмәдең, даже звонить итмәдең. Всё, значит, ташладың», — дигән сүзләр бар анда. Шул җырны марилар, чувашлар, уйгырлар җырлый!» — диде продюсер.

Кичәнең ахыры аеруча истә калырлык булды. Габдулла Тукайның татарның гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры мари һәм татар телләрендә башкарылды. Бөтен зал торып басып, зур горурлык белән башкарды бу җырны. Җәүдәт абый үзе дә бик канәгать калгандыр бу кичәдән. Чөнки, үз шәкертләреңнән, синең җырларыңны башкарган артистлардан чын йөрәктән рәхмәт сүзләре ишетү, тамашачыларның җылы алкышлары — бу бит үзе зур шатлык. Димәк, гомер заяга узмаган. Ул җырга, моңга, сәнгатькә багышланган матур юл — иҗади тормыш юлы.

Кичә беткәннән соң, залда утырган Миңгол абый Галиев һәм Җәүдәт Гыйльманов белән аерым аралашырга булдым.

Миңгол Галиев Иркә хакында: «Күрсәм, эстрадада нәрсәләр майтарып йөрүе белән кызыксыначакмын әле!»

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевтан шунда ук татар эстрадасындагы булган соңгы вакыйгалар турында сорадым. Ул нәрсә булганын белми иде. Искәртеп китим, Акционерлар арасында бәхәс чыгу сәбәпле, Марат һәм Динә Гәрәевләр компаниядән китте. Анда җитәкче итеп Айдар Галимовның администраторы Павел Волонихин куелды. Әмма күптән түгел генә Динә Гәрәеваның компаниягә кире кайтуы билгеле булды.

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс- Медиа»дан ни өчен китәчәген хәбәр итеп, эстрада дөньясында зур ыгы-зыгы чыгарды, соңыннан пресс-конференция җыйды. «Барс- Медиа»ның20 елдан артык алыштыргысыз җитәкчесе Марат Гәрәев тә компаниядәге хәлләргә карата үзенең фикерен белдерде.

Шуңа күрә, кыскача гына аңлатма биреп узганнан соң, сорауларга күчтем.

Миңгол абый, Иркә — Сезнең шәкертегез. Укыган вакытта нинди укучы иде ул?

Иркә миннән аерым шәхси дәресләр алды. Ул бик актив, талантлы, тырыш кыз. Иркә үзе теләп дәресләр бирүемне сорады. «Миңа моңлы җырлар эләкми, мин җырлаганнары моңлы түгел дип әйтүчеләр бар», — дип әйтте. Шуннан соң берничә дәрес алды. «Радио студиясендә җыр яздырганда хәзер миңа күпкә җиңелрәк, тиз язылам», — дип сөендерде. Миндә ул бик әйбәт кенә укып чыкты. Үсеш кичерүенә шат булдым. Сольный концертына, репетицияләренә дә чакырды. Шулкадәр яхшы үтте, халык кабул итте. Үз-үзен тотуы, аралашуы да миңа ошады.

«Гайбәт сөйләп, аның данын күтәрмәскә кирәк»

Соңгы арада аралашканыгыз булдымы?

Мин аны күптәннән күргәнем юк инде. Күрсәм, эстрадада нәрсәләр майтарып йөрүе белән кызыксыначакмын әле! «Юл бирми» дип әйтәбез икән, иҗат бит ул. Иҗатта юл бирү-бирмәү юк. Кешене халык сайлый. Анысы да бар. Әгәр дә «фәлән» «фәләнне» чыгармый икән, димәк, ул кеше үз-үзенә дошман була! Ул бөтенесен чыгарырга тиеш, чөнки чыгару аның үзенә үк файдалы. Бу җырласын, теге җырламасын дигән әйбер булмаска тиеш. Тыя башлый икән, үзенә үк яхшылык эшләми булып чыга.

Мине берәр кая чакыра калсалар, чыгам да җырлыйм! Һәр чыгыш — үзе бер имтихан. Кул чабып, рәхмәт әйтсәләр, бу бабайга күңеле булсын дип кенә әйтү түгел ул. Мин — яшьлек авазын саклау ягында.

Укытучысы буларак, бүгенге көндә Иркәнең иҗаты һәм җыр сәнгатендә тоткан урыны белән мин канәгать. Ул, халык белән аралашып, үзен шәхес буларак та үстерде. Дөрес, берничә ел күрешкәнебез юк. Әгәр дә күренсә, бик шат булыр идем. Нинди генә укучы булмасын, укытучысын онытмаска тиеш дип саныйм. Әйтик, Италиянең барлык күренекле җырчылары гомер буена укытучыларыннан аерылмаган. Шулай булгач, җырлаган саен, мөмкинлекләр ачыла бара. Кайсы гына укучым булмасын, мин аларны үземдә көтеп торам. Иркәне дә бик күрәсем килә.

«Барс медиада»гы вәзгыятьтә бер кеше генә гаепле була алмый. Кешегә болай гына гайбәт тагарга беркемнең дә хакы юк дип саныйм. Гайбәт сөйләп, аның данын күтәрмәскә кирәк. Икенче яктан, гайбәт сөйләтер өчен, артистлар махсус тавыш куптара, чөнки халык алдында каты гына үсеп китә ул!

«Барс — Медиа»дагы вәзгыятьтә бүлү дигән әйбер бара»

Кичәнең баш герое — Җәүдәт абый Гыйльмановның үзе белән сөйләшергә дип, сәхнә артына юл тоттым. Беркем калмаган, артистлар таралышып беткән, ә Җәүдәт абый «калдык-постыклар»ны җыештырып, тәртип урнаштырып йөри иде. Шулай итеп, ул эшли, мин сорый тордым.

Җәүдәт абый, Сез татар эстрадасының хәзерге торышы белән танышмы, күзәтеп барасызмы?

Әйе, карарга тырышам.

«Барс-Медиа»дагы хәлләрне ишетеп беләсездер?

Юк, белмим. Минем анда тыгыласым да, аны беләсем дә килми. Анда — чүп. Кемдер кемгәдер нәрсәдер дәлилли. Мин тыныч тормыш телим. Үземнең эшем, юнәлешем бар, шуның буенча барам. Беркемгә бернәрсә дә өйрәтмим, чөнки «Барс»та булган вәзгыять мондый: бер компания икенче компания белән нәрсәдер бүлә. Бетте. Миңа бу яктан да, теге яктан да файдасы юк. Катышасым килми.

Белгәнебезчә, «Барс-Медиа» компаниясеннән күп җырчылар китте. Ул хәзер кискен халәттә калган кебек: имеш, «Татар радио»сы да бер-ике елдан соң ябылачак, диләр…

Беренчедән, андый радионы бетерергә бирмиләр. Радио кулда булуның нәрсә икәнен бөтен кеше бик яхшы аңлый. Аны кемдер яңадан үз кулы астына алып китә. Әмма алар аны ни рәвешле бүләчәк? Анысын белмим. «Татар радиосы» бетмәс дип уйлыйм. Кулда нинди «байлык» булуын башлы кешеләр аңлый бит.

Ә продюсерлык үзәгенә килгәндә, «болар» китсә, «икенчеләре» килер. Алар команда төзер, компания туплар, эшләр. Менә шулай гына. Бер яктан карасаң, күпме көч кертеп, егерме бер ел буена артистларны үстергәч, аларга бу югалту жәлдер инде… Шушы низагның кайдан килеп чыкканын белмим. Ландыш, Иркә… Нәрсәдер булган диләр инде. Мин укымадым да ул хакта. Миңа бүген генә әйттеләр. Нәрсә, ничек булган, ни кирәк — үзләре белсен. Шушы вәзгыятьтә мин бүлү дигән әйбер бара дип әйтер идем. Берсе чыга, икенчесе керә. Ә шул «берсенең» чыгасы килми.

«Барс- Медиа» татар сәнгатен бик югарыга күтәрде»

Шәхсән үзегезнең продюсерлык үзәген булдыру теләге бар идеме?

Булды, әлбәттә. Андый хыял бөтен кешедә дә бар. Эшеңне күрсәтергә, алып барырга телисең. Аңа бит бик күп акча, көч кирәк. Ул үзәкне оештырырга акчам да, көчем дә җитми. «Яшь йөрәкләр» дигән кечкенә генә проектым бар, мин аны әкрен генә алып барам, оештырам, миңа шул җиткән. Мин — берүзем. Миңа булышучы кеше юк.

Продюсерлык үзәгендә телевидение, радио булырга тиеш, ягъни җырчыларны күрсәтү зарур. Ә күрсәтмичә берничек тә зур сәхнәгә чыгып булмый.

Сезнеңчә, «Барс-Медиа» татар дөньясында нинди роль уйнады? Сезнең тәҗрибәгез зур, хезмәттәшлек тә иткән булгансыздыр…

2004 еллар тирәсендә мин «Барс медиа»да эшләп алдым. Ул вакытта «Йолдызлар фабрикасы» бар иде. Әлеге проектны аларга мин оештырып бирдем. Яшьләрне чыгарырга кирәк, дигән идея тәкъдим иттем.

Бер әйбер дә буштан гына килеп чыкмый. Кем тели, шул оештырды. Ул кемгәдер кирәк булды. «Барс-Медиа»ны кем оештырганын, кем эшли башлаганын мин беләм. Әмма ул вакытта да «алар» нәрсәдер бүлешә башлады. «Барс»ны оештырган кеше китәргә мәҗбүр булды. Үз вакытында «Барс»лар бихисап әйбер сатты: дисклар чыгарды һ.б. «Барс -Медиа» татар сәнгатен бик зурга күтәрде. Бездә радио, телевидение бар дип әйтә алабыз.

«Барс»ларның башлары булса, начар җырчыларны алмаслар иде»

«Барс»тагы җырчыларга килгәндә: кемдер миңа ошый, ә кемдер юк. Миңа фәлән җырчы ошамау әле бар халыкка да ошамый дигән сүз түгел. Шуңа күрә алар контракт төзегән җырчыларны болай гына алмагандыр инде, шуның белән акча эшләргә тиешләр. «Барс»ларның башлары булса, начар җырчыларны алмаслар иде. Җырчылары әйбәт булгандыр инде… Әгәр мин эшләсәм, икенче төрле ясар идем. Кайсыдыр әйбер белән мин эшләгән чакта ук риза булмадым, кайсыбер юнәлешләре белән бүгенге көндә дә риза түгел. Ну, эшләсеннәр. Андый продюсерлык үзәкләре кирәк, чөнки ул — этәргеч.

Хәзер бөтен җирдә акча түләргә кирәк. Минем белән эшләгән җырчылар акча түләми, алардан акча сорамыйм. Үз җаебыз белән концертлар оештырабыз. «Мин сездән йолдыз ясый алмыйм, минем андый акчам юк», дип шунда ук әйтәм. Кемдә акча бар, алар «Барс — Медиа»га яисә Мәскәүгә һ.б. бара. Җырчы буларак шунда үсәләр. Акчасыз беркая да барып булмый.

Җәүдәт Гыйльманов фаразы: «Татар радиосы» беркайчан да бетмәячәк»

Берничә ел элек «Барс»лар күпләгән mp3, DVD, CD дисклар сата иде. Хәзер интернет заманасы. Сорау бетте. Акча эшләү юлларын тагын ничек табып була?

Аларның кулларында телевидение, радио бар. Шуннан бик каты файдалана. Әйтик, «Татар радиосы» беркайчан да бетмәячәк, чөнки ул акча китерә торган радио. Телевидение дә шул ук. Алар аны бетермәячәкләр. Радио- ТВның вакытын сату белән акча эшли, алай да акча эшләп була. Минем кулда берәр радио-телевидение булса, мин дә баер идем. Булмый гына шул.

Сез үзәкне ничек төзер идегез? Хыялланганыгыз булгандыр бит…

Мин үз заманында «Дулкын» радиокомпаниясен ачкан идем. Кызганыч, ул биш ел гына (1997 — 2002 еллар) эшләп калды. Безнең бер гамәлгә куючы бар иде, ул, радиога чыккач: «Майкл Джексон җырлый», — дип әйтә иде. Алып бару татар телендә, ә җырлар төрлесеннән булды. «Йөз процент татар музыкасын гына куябыз», — дидем. Тулаем татар телендә сөйләшү булды, татар җырлары яңгырады. «Дулкын» радиосы гөрләгән иде. Әмма оештыручыларның эшли алмавы уңаеннан ябылды.

Алмаз Миргаязов, Дилбәр Фәиз, Гөлназ Гыйниятова, Ризәлә Исмәгыйлова, Миләүшә Сибгатуллина, хәтта Фәнис Җиһанша да «Дулкын» радиосы мәктәбен үтте! «Дулкын»ның да файдасы булды дип әйтәсем килә. Шул радиода күп кеше тәҗрибәсен күтәрде.

«Марий Элда мине күрәләр, ә Татарстанда — юк»

«Болгар радиосы милли премиясе» кебек тантаналарда җырның авторларына да бүләк тапшырыла, диплом бирелә. Сезгә нәрсә дә булса эләккәне булдымы?

Бүгенге көндә Татарстаннан бердәнбер дипломым бар — Мәдәният министрлыгыннан. Башка бер әйберем дә юк, чөнки күп очракта минем эшне күрмиләр. Үз вакытында «Йолдызлар фабрикасы»да оештырылды. «Барс -Медиа» аны «без оештырдык» дип йөрде. Ә аның идеясен, беренче адымнарын мин ясадым, ничек ясарга кирәклеген күрсәттем. Кемдер рәхмәт әйтте дип уйлыйсыңмы? Юк.

Ә Марий Элда барысын да күрәләр. Анда миңа нинди генә дипломнар тапшырмадылар. Лауреат исеме, «атказанган артист» исемен дә бирәбез дигәннәр иде. Бернинди дә исем кирәкми, дидем. Ул миңа нәрсә бирә соң? Миңа мактанып йөрү нигә кирәк? Ул миңа бернәрсә дә бирми. Теләгән кеше мине болай да белә. Марида мине күрәләр, ә монда юк. Минем моңа бер дә исем китми.

«Кая карасаң да, бөтен җирдә акча кирәк…»

Җәүдәт абый, Сез бүген алтмыш яшьлек юбилеегызга багышланган кичә уздырдыгыз. Аны зурлап, әйтик, Филармония сәхнәсендә үткәрәсегез килмиме?

Юк. Мин ике концерт оештырдым: берсе — туганнарга, дусларга, икенчесе — марилар, татарлар, килә алмаучы тамашачылар өчен иде. Кая карасаң да, бөтен җирдә акча кирәк. Бездә андый акча юк. Филармониягә керсәң, йөз мең дә, йөз мең. Монда, Аллага шөкер, нормаль бәядән генә килеп чыкты.

Гомумән, Филармониягә сине белмәгән 600 кеше килә. Ә 200 кеше килсә, икенче төрле инде. Бүген килгән кешеләр мине ишетеп булса да белә. Ә тегендә ишетелгәнме-ишетелмәгәнме дип уйлыйлар, кем икән бу дип шалтыраталар — андыйлар да була. Шуңа күрә үз җаема гына кечкенә генә концерт оештырдым. Үз җырчыларыма бик сокландым, яхшы гына үтте, Аллага шөкер.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100