Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәүдәт Гыйльманов

Татар шоу-бизнесы 90нчы еллар ахырында туды. Шул вакыттан без "продюсер", "радиода ротация", "җыр сату", "мәҗлестә акчага җырлау" кебек гыйбарәләрне ишетә һәм аларның мәгънәсенә төшенә башладык. Шул заманның беренче продюсерларының берсе Җәүдәт Гыйльманов белән татар шоу-бизнесы кагыйдәләре, ул вакытта йолдыз булган җырчыларның очраклы һәм очраксыз бәхетләре, рәхмәтсез һәм рәхмәт әйтә белгән артистлар турында сөйләштек.

news_top_970_100
Җәүдәт Гыйльманов

- Җәүдәт абый, соңгы елларда никтер күренмисез. Эшләп йөрисезме соң, әллә продюсерлык эшен туктаттыгызмы?

- Шоу-бизнес башланган елларда без, продюсерлар, әз идек: Ганс абый Сәйфуллин, Рөстәм Сәрвәров, мәрхүм Илфак Шиһапов. Концерт администраторлары бар иде, ә продюсер буларак эшләгән кешеләр бик әз иде. Хәзер продюсерлар күбәеп китте, шуңа без алар арасында таралып киттек. Тик эшсез утырмыйбыз, Аллага шөкер, бүгенге көндә дә проектларым, җырчыларым бар. Эшлибез, тырышабыз, маташабыз.

- Әйдәгез,  90 нчы еллардан бүгенге көнгә кадәр сез ачкан исемнәрне барлап чыгыйк әле. Мин төгәл беләм: сез - Ландыш Нигъмәтҗанованы тапкан продюсер.

- Иң беренчесе - Алсу Әбелханова. Аны безнең элек мөфти булган Илдус Фәез, ул китереп күрсәтте, мондый кызыбыз бар. Ул вакытта Алсу Воркутадан килгән иде, рәтләп татарча белми. Һәм без аның белән эшли башладык. Илдус аны татарча сөйләшергә өйрәтте. Без инде тырыштык үстердек. Беренчесе Алсу иде.

Аннары 97 нче елда без радио ачкан идек “Дулкын” дигән. Шул радиода эшли иде, телевидениедә дә эшләде, радиода да эшләде Гөлнара апа Зиннәтуллина. Ул миңа килде дә әйтте, шундый бер хатын-кыз бар, ерак тора ди, Бөгелмә районында ди, тыңлап кара әле. Мин тыңладым. Миңа ул ошады. Мин әйтәм ничек табарга аны. Гөлнара апа аңа шалтыратып чакыртты. Ул килде без аның белән сөйләштек. Бер җыры миңа бик каты ошады. Әйдә, бу җырны алабыз, бу җырга ставка куябыз. Без ул җырны яңадан ясаттык һәм “Дулкын” радиосында әйләндерә башладык. Ике ай дигәндә ул йолдыз булып китте. Ул бүгенге көндә Бәширә Насыйрова. Бәширә Насыйрованы күтәрдек.

Рузалия апа бик яхшы проект бар иде. Хәзер мәрхүм, урыны оҗмахта булсын. Наил Табанаков, Нурзадә, ИлГәрәй... Аларны саный башласаң, Барс Рекордс җырчыларының күбесе. Чөнки мин аларга оештырдым “Йолдызлар фабрикасы” татарча. Бу бөтен яшь җырчылары чыктылар шул фабрика аркылы. Бүгенге көндә алар кем белән эшлиләр, алар бөтенесе дә үттеләр шул фабрика аркылы. Шуңа күрә алар минеке дип саныйм инде мин.

- Димәк “Йолдызлар фабрикасы”ның беренчесе сезнең проект булып чыга?

- Ике ел эшләдем мин анда. Мин аны уйлап чыгардым, шәхсән үзем уйлап чыгардым. Мин эшләгәндә ул әз генә икенче төрле иде. Без аны “Татарстан яшьләре” газетасы белән бергә эшләдек. Анда Лилия Сөнгатуллина бар иде, ул алар турында яза иде, һәрбер җырчы турында. Һәм “Татар радиосы”ннан алар турында кечкенә генә мәгълүмат җыеп, шулай бара идек. Һәм халык сайлый иде бу җырчы ошый, бу җырчы ошамый дип. Шундый булган иде безнең. Шуңа күрә дә алар бүгенге көндә дә бик яхшы утыралар, яхшы торалар. Ландыш, Иркә, Салават Миңнехановлар. Мин киткәч, миннән соң инде алар бер җирдә кастинг дип җыялар да бер 600 кеше килә, шуннан берничә кеше сайлыйлар иде. Мин шуннан соң аларның күбесен белмим дә кем алар. Шундый иде безнең.

- Анда инде халык сайламаган, ә продюсерлар сайлаган алга таба?

- Әйе, продюсерлар сайлаган. Ә без монда инде тырыштык халык сайласын дип. Дөрестән дә, үзебез уйладык, тик халыкның сайлаган әйбере дә башта тора иде. Чөнки без аңлыйбыз аны, һәрбер җырчының туганнары бар, алар язалар. Ләкин без тырыштык, карый идек географияне, кайдан язалар, ничек язалар, кем шалтырата, кем әйтә. Бер Бөгелмә районыннан килгән җырчыга Бөгелмә районыннан аны яклап килә башласа, беләбез бит инде туганнар, дуслар язалар. Ә әйтик, Арча районыннан шул җырчы турында килә башласа ул икенче төрле уйлар башка кертә инде.

- Менә хәзер уйлап куйдым әле. Димәк, бүгенге көндә дә популяр булып торган Ландыш, Иркәләр, Салаватларны халык сайлаган. Ә хәзерге вакытта күп кенә җырчылар таныла алмыйча интегәләр. Алар продюсерлар белән дә эшлиләр, концертлар да куялар кебек, альбомнар чыгаралар, җырлары чыга, клиплары. Ләкин таныла алмыйлар. Бәлки хәзер чыннан да халык белән эшләү юктыр, сез ничек уйлыйсыз?

- Хәзер бит шулай – бөтен әйбер акчага тора. Менә бар акчаң, сине әйләндерәләр. Юк акчаң, сине әйләндермиләр. Акча тапсаң син барасың, радиога түлисең, телевидениегә түлисең. Анда бар инде, сайлыйлар, дөрестән дә әйбәтрәк җырчы булсын дип, бөтенләй начарны кертмиләр. Ләкин бит күбесе акчага киләләр.

Ә дөрестән дә бар шундый җырчылар, әйбәт җырлый торган. Ну юк аларның акчалары, авылда мескен үскән бала, аны әти-әнисе белми ничек Казанга җибәрергә. Ә монда 100-200 мең акча түләргә кирәк. Каян таба ул бу акчаларны? Алар интегеп йөриләр чыга алмыйча.

Без инде шундый җырчыларга күпмедер ярдәм кертәбез дип оештырдык “Яшь йөрәкләр” дигән проект. Анда мин чакырам – кем җырларга тели. Мин әйтмим, син йолдыз буласыңмы-булмыйсыңмы. Җырлыйсың киләме? Кил, булышабыз.

Ике айга бер тапкыр ДК Полимер, Левченко бистәсендә бар. Шунда концерт оештырабыз. Халык килә, зал тула диярлек. Бу яшь җырчыларны халыкка күрсәтәбез. Шуннан әкрен-әкрен генә таныттыра башлыйбыз. Шунда потенциаль спонсорлар килә башладылар, карый башладылар. Шулай итеп әз генә карыйсың. Алар шуннан үсеп тә китәләр.

- Соңгы үстергән җырчыларыгыздан кем популярлашты? Кемне атый аласыз?

- Соңгы биш ел дигәндә. “Май” төркеме бар, аны бик белмиләр инде.

Баштан чыкты.

Люция Хөсәенова бар иде. Тик ул китте хәзер. Диана Фәхретдинова, ул мескен ике аяксыз кыз бала, бик матур җырлый торган. Ул бүгенге көндә интегеп йөрде-йөрде, телевидениедән күрсәттеләр, радиодан күрсәттеләр. Бик матур җырлый, бик яхшы җырлый. Үзенә үзенчәлекле тембры бар. Тик интегеп йөрде-йөрде дә акчасы бетте һәм китте Төркиягә эшләргә. Көтәбез аның Төркиядән кайтканын. Шуннан соң эшләрбез дип уйлыйм инде.

Шулар инде.

Чөнки ел саен 10-15 җырчы үстереп булмый берничек тә. Алар бармак буенча гына.

- Бу хәзер нәрсә белән бәйле? 90 нчы елларда сез бик тә популяр җырчыларны үстергәнсез.

- 90 нчы елларда мин килә идем “Курай” радиосына, мин бара идем “Дулкын” радиосына. Миннән акча сорамыйлар иде. Мин керәм дә сорыйм дусларча, әйдә бу җырчыны куйыйк әле, әйләндерик әле дип. Телевидениегә бара идем, телевидениегә күрсәтә идем мин аларны. Ул вакытта мин аларны үстерә идем.

Бүгенге көндә мин барсам, миннән акчаны күбрәк сорый башлыйлар, ул җырчыларга караганда. Алар уйлыйлардыр инде миндә бер капчык акча бар, мин алар белән бик күп акча эшлим. Шуңа күрә миннән күп итеп акча сорый башлыйлар. Ну юк миндә акча, мин эшләмим акчалы җырчылар белән. Мин эшлим яшь җырчылар белән, яшь җырчыларга.

Минем бар үземнең икенче керем. Мин анда эшлим. Һәм плюс бу җырчылар белән. Миңа кызык яшь җырчыларны күпмедер күтәрергә. Шул ук Алсу Әбелханова, шул ук Ландыш Нигъмәтҗанова. Мин аларны күтәрдем, алып килдем, күрсәттем кешеләргә. Алар калганын үзләре киттеләр, үзләре эшли башладылар. Рәхмәт әйтсәләр әйтәләр, әйтмәгән кеше дә бар, әйткән кеше дә бар.

Табам җырчыны булышам күпмедер өлеш күтәрәм. Ә калганын үзләре баралар алар.

- Ә менә шоу-бизнесның нинди төре дөрес? Сез хәзер әйттегез шоу-бизнес бит инде акча эшләүгә корылган әйбер. Акча түлиләр, телевизордан күрсәтәләр, радиодан уйнаталар – шундый шоу-бизнес бар. Акчаң булса сине күрсәтәләр дигән сүз. Тагын бар бит инде шоу-бизнесның башка төре – продюсер җырчыны алып үстереп аны халыкка таныта. Шундый төре дә бар. Монда инде акча алдан йөрми. Монда башта шушы бизнес үсә, аннары ул керем китерә башлый. Моның кайсы төре дөрес дип саныйсыз сез? Ул ничек булырга тиеш идеалда?

- Аның икесе дә дөрес. Тик бар җырчылар, аларны менә әйтик шул ук продюсер үзәкләре. Хәзер бит продюсер үзәкләре бар, менә аларның акчалары бар. Аларга китерәсең, күрсәтәсең, алар алалар ул җырчыны. Алар аны күпмедер үстерәләр, акча тыгалар, әйләндерәләр бөтен җирдә. Аннары җиде елмы, биш елмы контракт. Контракт бетә, җырчы китә. Һәм шуннан соң алар күбесе югала. 90 процент җырчылар контракт беткәч югала. Кем кайда китә, кем нишли. Бүгенге көндә минем алар турында әйтәсем килми, тик 2000, 90 нчы елларда бик популяр булган җырчылар бүген алар ишетелмиләр дә, күренмиләр дә, кем кайда эшли. Бер җырчының беләм сантехник булып эшләгәнен. Бик популяр булган кеше. Шуны әйтәсем килә.

Ә бар, мәсәлән шул ук Илфак Шиһапов. Үстерде бит Илсөяне. Аның да акчасы юк иде. Ул аңа тапты үзенә генә хас булган идеяне. Һәм шул идея буенча алар бардылар-бардылар, бүгенге көндә Илсөя бик популяр җырчы.

- Популяр булу өчен һәрдаим акча кертеп торырга кирәкме?

- Акча да кирәк, бүгенге көндә акча да кирәк. Чөнки син нинди сәләтле җырчы булсаң да, син телевидениегә, радиога чыкмасаң син чыга алмыйсың.

Ләкин шул ук вакытта синең бернинди сәләтең дә булмаса, тавышың да булмаса син миллионлап кертә аласың, әмма син халыкка кирәк булмыйсың. Беренче этапта акча кирәк кертергә. Шуннан сине халык эләктереп алырга тиеш, ул сине ишетергә тиеш. Һәм синең концертларга йөри башлый ул.

Бүгенге көндә бар җырчылар, әй аларны әйләндерәләр, аларга акча кертәләр, күрсәтәләр, популяр җырчы диләр. Концерт куйсыннар Казанда берне генә. Менә шул билгеле була.

- Концерт җыя аламы, юкмы әйеме?

- Әйе.

Мин бик ихтирам итәм Азат Тимершәехне. Ул телевидениедә дә бик күренми, радиода да юк дип әйтергә була. Ләкин ул бүгенге көндә концерт куйса кимендә бер өч концертны җыя дип уйлыйм мин аны. Ул чын җырчы.

Минем аның белән концертлар белән йөргәнем бар. Клубта ут булмаса баянга ике сәгатьлек концерт куеп чыга ул.

Ә бүгенге көндә җырчылар нәрсә беләләр? Бер татар халык җыры белмәгән җырчылар бар. Алар өйрәнгәннәр үз җырларын, шуны беләләр, ә читкә барсаң, сорый башласаң алар бернәрсә белмиләр дип әйтергә була.

- Монда бер сорау туа, акча кертү дигәннәр. Һәр бизнеска бит инде, нинди дә булса бизнес башлаганда әгәр дә синең акчаң булмаса, кеше кредит алырга мөмкин. Кредит ала, бизнес башлый, кредиты акланамы, акланмыймы, ләкин ул аны ала. Менә шоу-бизнес ул кредит алып эшләрлек бизнес төреме? Ничек дип уйлыйсыз?

- Бизнес та бит шулай, син кредит аласың, синең килеп чыгамы, килеп чыкмыймы син белмисең. Монда да шулай ук. Мин беләм җырчыларны кем кредит алып үсеп киткәннәрен. Андыйлар да бар. Алар ул акча белән киләләр, кертәләр, әҗәткә алып торалармы. Алар үсеп китәләр. Бүгенге көндә бик популяр җырчылар, алар бар. Мин беләм бик яхшы Әлмәттән бер малайны. Ул берничә миллион акча кертте, аның бүгенге көндә исе дә тыны да юк. Андыйлар да бар.

Монда әйтәм бит, биргәнме сиңа Алла сәләт, син эшлисең. Юкмы синдә сәләт, бер изюминка дип. Теге Фирдүс Тямаев чыкты да, ул үзенә кертте бит, ул үзе тамада, ул концертта кешене көлдертеп, биеп, тамада кебек. Аның үзенә бер шоу. Халык ял итәргә бара. Минем аңа бәя бирәсем килми вокал буенча. Бирмим дә мин аңа, миңа Фирдүс Фирдүс инде ул. Ләкин ул тапты үзенә җырлар, тапты аңа гына хас булган бер бию. Шуның белән ул халыкны җәлеп итте үзенә. Бүгенге көндә ул заллар җыеп тора.

- Сез тапкан җырчылар турында сөйләшүгә кайтыйк әле. Ландыш Нигъмәтҗанова бер интервьюсында үзенең шоу-бизнеска кереп китүен сөйләгән иде. Дус кызым белән КВНга гына килгән идем, Җәүдәт абый мине күреп алды да һәм җырчы буласыңмы дип сорады. Ягъни, сез аның сәләтен дә күрмәгәнсез, җырлый беләме у юкмы, анысын да белмисез. Шулай дип килеп әйткәнсез, чакыргансыз. Бу нәрсә белән бәйле, сез ничек белә идегез аларның популяр булып китәчәген?

- Ландыш белән шулай килеп чыкты. Лилия Гыйматдинова “Әкият” дигән җыры бар, бүгенге көндә танылган җырчы. Мин аны ишеттем “Студентлар язы”нда. Ул анда рәхәтләнеп төрек телендә җырлар җырлый иде. Мин килдем дә, синең тавышың да матур, нишләп төрекчә, татарча түгел, дип. Ой, минем татарча җырлап караганым юк ди. Мин әйтәм, әйдә җырлап карыйбыз дим. Тавышың бар бит, әйдә җырлап карыйбыз. Һәм без аның белән берничә җыр яздырдык. Шулай килеп чыкты, алар җырлаганда, тавыш яздыру вакыты килгәндә, алар кайдадыр Ландыш белән очрашканнар. Һәм килде дә Лилия миңа әйтә Җәүдәт абый, бу кыз да утырып торса ярыймы ди, безне тыңлап? Мин әйтәм утырсын, комачауламый бит ул. Һәм шуннан соң Лилия белән тавыш яздырабыз, Ландыш ул җырларны беренче тапкыр ишетә. Алар аңа хәтле бер җидеме-сигезме ел очрашканнары юк иде. Алар икесе дә Чаллыдан, бер хорга йөргәннәр шунда. Карыйм, Ландыш җырлап бара. беренче тапкыр ишеткән җырны көен эләктереп, матур гына җырлап бара.

- Кушылып?

- Әйе, кушылып теге кызга.

Шуннан соң мин әйттем инде, карале, синең дә тавышың бар бит. Әйдә яздырып карыйбыз сине дип. Шуннан соң без аның белән берничә җыр яздырып карадык. Шулар арасында “Әти куллары” , “Ялгышма” дигән җыр бар иде. Шул җырлар көтмәгәндә бик яхшы гына халык арасында таралып китте. Шуның белән Ландыш танылып китте инде.

- Шулай да сез алдан ук аңа ышандыгызмы, аның популяр булачагына?

- Ышандым.

- Әллә икеләндегезме?

- Юк, мин бит аны ишеттем җырлаганын.

- Юк, ишетсәгез дә, бик яхшы җырлаган җырчылар бар, танылып китә алмыйлар, мәсәлән. Ничек шулай да белдегез сез аның популяр буласын?

- Мин белмәдем. Әйтәм бит бер җырчы белән белеп булмый, бер җыр турында әйтеп булмый. Кайсыбер җырчы әйтә, миңа хит кирәк, миңа хит кирәк ди. Мин әйтәм аларга, беркайчан да белеп булмый кайсы җырыгыз хит була, кайсы җыр хит булмый. Син аны алдан җырла, шуннан соң ул тараламы халык арасында, таралмыймы. Шулай ук җырчылар да. Әйтеп булмый бер җырчы турында да син йолдыз буласыңмы, син йолдыз булмыйсыңмы. Чөнки ул бит әле халыкка чыгып җырламаган, ул халык янында күренмәгән. Менә ул күренсә, җырласа халык янында шуннан соң белергә була, буламы ул булмыймы ул.

Ә Ландыш әйтәм бит, мин аның җырлаганын ишеттем. Ул миңа ошады җырлаганы. Шуннан соң мин бардым да Барска, менә шундый кыз бар карагыз әле дип, шулай күрсәттем, җырлар яздырды. Шуннан соң китте инде ул.

- Ә харизма булырга тиешме?

- Булырга тиеш. Чөнки бүгенге көндә күп җырчыларны тыңлыйсың, харизма дип инде. Бар шундый җырчылар аларның тавышы да бар, матурлыгы да бар. Тик аның түземлеге юк. Әй булмый, ди ул. Бер ел йөри дә, ике ел йөри дә, әй булмый ди дә үзенә икенче эш таба, әллә кая китә. Бар җырчылар алар ничә еллар, ничә еллар тырышалар, маташалар. Өч ел, биш ел, ун ел чыга. Алар чыгалар зур сәхнәгә, танылган җырчылар булалар. Менә аларда харизма бар, алар тырышалар, алар үзләренә куелган юл буенча баралар. Ә кайсыберсе бер-ике тапкыр авылларга бара да, концертка халык килмәсә, борыла да кайтып китә.

Шул ук Азат Тимершәех. Без аның белән бардык, 15 кеше утырды концертта. Ну 15 кеше килгән бит, әйдә җырлыйбыз ди. Шул 15 кешегә җырлап кайттык. Төрле чаклар була. Тулы зал да була, 15 кеше дә була.

Ә кайсыбер кеше, 80 кешелек билет сатылган, килмиләр кеше әз дип. ә бит анда 80 кеше сине көтеп утыра. Алар килмиләр.

- Димәк, сабыр булып барыбер алга барырга кирәк дип киңәш итәсез?

- Әлбәттә. Әйтәләр кайсыберсе, 80 кеше, мин бөтен артистларга түли башласам, минем акча җитми. Ал, ярты артистны ал. Биючеләрен калдыр, шулар белән бар. Сине бит 80 кеше көтә. Алар бит аңламыйлар бер әйберне, шул ук залга алар бу концертка килмәгәч, шул залга бер өч ел якын да китермиләр аларны. Өч ел, биш ел кертмиләр. Чөнки алар бер тапкыр килеп алдалап киттеләр. Менә шулай.

- Җәүдәт абый, тагын бер сорау. Соңгы арада татар шоу-бизнесына рус продюсерлары килә башлады. Мәсәлән, Элвин Грейның продюсеры татар кешесе түгел икәнен беләбез. Яисә инде алар татар кешеләре булса да, татар дөньясыннан түгел, хәтта телне дә белмәүче продюсерлар барлыкка килә башлады татар шоу-бизнесында. Бу нәрсә белән бәйле дип саныйсыз сез?

- Акча бар.

- Шоу-бизнеста?

- Шоу-бизнеста акча бар. Татарда акча бар. Алар бит күрәләр. Мин үзем кермәдем ул концертка. Шулай килеп чыкты мин үзем бардым мари филармониясендә шул көнне Элвин Грей концерт куйды Йошкар-Олада. Анда 30 процент урыслар утырдылар, 30 процент марилар утырдылар. Калганы татарлар. Чөнки урыс та, мари да йөри концертларга. Акча бар татарда. Шуңа күрә алар күрәләр бит безнең шул ук Элвин Грей 8 мең кешелек залны тутырып, Уфада күпме меңлек заллар тутырып, Мәскәүдә тутырып. Алар бит карыйлар аны. Шуңа күрә алар инде беләләр акча кертсәң кире кайтарачак дигән сүз. Акча бар, татарда акча бар. Чөнки татар бит сан буенча икенче урында тора. Без кимендә бер 10 миллион бардыр инде. Татарлар бит бөтен дөньяга таралган, Нью-Йоркка барсаң да татар, Франциядә татар, Германиядә татар. Шунда да йөриләр концертлар куеп татар телендә, татарча концертлар.

- Һәм тагын шушы ук әйберне дәвам итеп, татарча сөйләшә дә белмәгән татарлар татар шоу-бизнесына кереп татарча җырлыйлар. Андыйлар да бар. Бу да шул акча булганнанмы? Бу татар җырында ниндидер спекуляция кебек килеп чыкмыймы? Без инде татар җанлы, милли җанлы кешеләр буларак, мәсәлән мин үзем моңа үртәләм. Татарлык белән акча эшлиләр дигән әйбергә. Чөнки алар сөйләшә башласаң ике сүзне бәйләп, татарча җөмлә дә төзи алмыйлар. Ә үзләре татарча җырлар җырлап концертлар куеп акча эшләп йөриләр. Сезнең моңа карашыгызны беләсе килә.

- Мин үзем Казан егете, рус мәктәбе бетергән кеше. Мин 30 яшьтә өйләндем. Өйләнгәч рәтләп татарча сөйләшә башладым. Шуңа күрә әйтәсем килә, алар бит татарча җырлыйлар, телен ватып булса да алар татарча җырлыйлар. Алар күпмедер җырлыйлар, аннан югалалар, күбесе югала. Халык бит безнең надан түгел, алар аңлыйлар, беләләр, акцент дисеңме. Тик яшьләрне җәлеп итү өчен кирәк. Теге Аигель дигән җырчы бар. Минем малай тыңлый инде аны. Чөнки ул анда ни урысча, ни татарча җырлый. Минем 19 яшьлек малайга ул бик ошый. Аңа бит әйтеп булмый син кирәк түгел безгә дип. Эшләсен ул акчаны. Тик ул бит татарча җырлый. Ул үзенә татарлык кертә. Аны руслар татар җырчысы дип саныйлар. Ул күпмедер безнең татарны күтәреп барадыр дип уйлыйм мин. Шуңа күрә син җырлама, син сөйләшә алмыйсың дип әйтергә безнең хакыбыз юк дип саныйм мин. Чөнки ул татарча җырлый.

Үз вакытында “Хамай” дигән төркем бик танылган иде. Алар килделәр. Мин әйтәм, әйдә татар халык җырларын заманча, дискотека стилендә ясыйбыз дип. Менә алар шуның белән башладылар, шуның белән бик яхшы яшьләрне җәлеп иттеләр, яшьләр бик тыңлый башлады. Ә бит җырлый башлаганда аның солисты Илдар рәтләп татарча сөйләшми иде. Аның солисткасы Руфина рәтләп татарча сөйләшмиләр иде. һәм беләсезме бүгенге көндә аларның гаиләсендә, икесендә дә Руфина да, Илдар да татарча гына сөйләшәләр. Балаларын чыкылдап татарча сөйләшә.

Шуңа күрә болар да татарча җырлый башлагач әкрен генә кайтыр дип уйлыйм татар дөньясына, телен өйрәтер. Чөнки ул бит аңлый, аның тавышы булса ул аңлый, мондый акцент белән син ерак китә алмый, татарча әйттем, аңларга кирәк татарчаны. Шуңа күрә җырласыннар дип саныйм мин.

- Соңгы арада бик популярлашкан, бер җыр белән популярлашып киткән җырчы – Лэйна. Сез аның иҗатын күзәтәсезме?

- Әйе.

- Сезнең фикерегез аның турында?

- Бик әйбәт. Мин аның продюсерлары белән дә аралаштым, аны беләм, сөйләштек, күрештек. Күпмедер киңәштек. Бик әйбәт. Чөнки андый җырчылар да кирәк. Әйтәм бит ул яшьләр өчен. Безнең яшь токымны татар теленә кертеп җибәрергә. Тагын малаемны үрнәккә куям инде, мисалга куям. Русча тыңлый. Нишләп татарча тыңламыйсың, дип. Юк бит ди. Бар бит тыңла, Лэйна бар. О, әти бу әйбәт, ди. Алар яшьләр бит, алар шулай әкрен генә кереп китәләр татар дөньясына. Яшьләргә яшьләр кирәк.

Шул ук Лэйна ул татарча чиста сөйләшә, татар кызы. Кирәк булса татар халык җырларын да шыпылдатып җырлый.

Шуңа күрә бик әйбәт.

- Лэйна бер җыр белән кисәк кенә танылып китте. Аңа хәзер бу танылуны тотып торыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? Аның хәзер хиты бар.

- Аның бригадасы бик әйбәт, аның белән эшләүчеләр. Шуңа күрә ул югалмас дип уйлыйм.

- Ул безне тагын гаҗәпләндерәчәк.

- Гаҗәпләндерер дип уйлыйм. Бу “Малай на белом барсе”, аннан ул иске җырлар ала. Мин аны ишеттем “Миләшләрем”, тагын бер җыр ишеттем мин аннан. “Миләшләрем” җырына яңа сулыш кертте дип саныйм мин аны, үзенчә җырлар яңа сулыш кертте дип. Шуңа күрә бик әйбәт җырчы. Һәм аның эшли торган кешеләре беләләр ничек эшләргә.

- Бу яңа сулыш кертте дигәннән Элвин Грей да бит инде элекке җырларны яңартып, алардан яңа хит ясады. Шул ук вакытта төрле фикерләр ишетергә туры килә. Иске җырлар белән, моңарчы да популяр булган җырлар белән үзләренә исем ясыйлар дигәнне ишетергә туры килә. Сезнең бу хакта фикерегезне беләсе килә иде. Мәсәлән, “Моңнар кайтсын авылга”ны җырлады ул, “Уфтанма”ны җырлады яңадан. Алар болай да популяр җырлар. Элвин Грей шушы җырларны җырлап артык көч куймыйча гына популярлыкка иреште дип әйтмәкче була кайберәүләр.

- Әйдәгез икенче яктан керәбез хәзер. Шул ук “Уфтанма”ны ничә кеше җырлады меңләп кеше җырлады бит, берсе дә үсә алмады аның кебек. Ул аны шулай җырлаган. Аны халык кабул итте. Шул ук җырларны җырлаган. Халык кабул итте аларны. Чөнки ул аны белгән ничек ясарга, ничек күрсәтергә халыкка. Ул җырлаган җырларны бит меңләп кешеләр җырлады. Берседә бит Салаваттан соң “Уфтанма” белән чыга алмады, ә ул чыкты. Шуңа күрә бик яхшы гына дип саныйм мин. Булсын иске җыр, тик ул аны бит яңача күрсәтте, яңача күтәрде шул ук җырны.

- Барс Медиа турында сорыйсы килә, күптән түгел билгеле булды Барс Медиадан Марат Гәрәев китте. Хәзерге вакытта компания алга таба да уңышлы эшләр өчен нинди юнәлеш алырга тиеш дип саныйсыз сез? Сезнең шәхсән фикер.

- Ой, беләсезме Барс Медиа белән эшләдем. Нинди юнәлешләр, хәзер мин алар турында дөресен әйткәндә сөйләшәсем дә килми. Аларның үзләренең кешеләре бар. Мин анда якынча кем килгәнен беләм. Әле алар килделәр генә, нәрсә булыр, ничек булыр анда. Без әле белмибез кайсы якка тарталар аны, нишләргә җыеналар алар аның белән. Марат Гәрәевләр вакыты узгандыр инде, хәзер болар ничек булыр. Ничек тартырлар, нишләрләр мин белмим. Уңышлар гына телисем килә аларга бу эшләрендә.

- Җәүдәт абый, бүгенге татар шоу-бизнесында нәрсә җитми дип саныйсыз, нинди образ җитми, нинди җырлар җитми яисә нинди күренешләр җитми?

- Хәзер әйтәм. Бүгенге көндә бөтен җырлар турында. Мин үзем дә җырлар язам. Композитор түгел мин, мин теге көй язучы, “песенник”, шулай инде. Чөнки мин укымаган кеше, укымадым мин аңа. Ләкин минем бик каты ачуым чыга өч тиенлек җырлар язасыз дип әйтә башлаганда. Юк ул өч тиенлек җырлар. Һәрбер чорның үз җыры бар. Ләкин бүгенге көндә бездә юк җыр язучылар, композиторларны әйтмим, “песенниклар” инде, дөрестән дә ниндидер бер яңалык керткән кешеләр юк андыйлар.

- Нәкъ менә авторларны әйтәсезме?

- Авторлар, әйе. Җыр язучылар бик күп. Үз вакытында Оскар Усманов бик яхшы кертте. Яңалык булды ул кеше өчен. Бар алар бүгенге көндә дә Тимербаев бар, үзенчә. Алар бик әз. Алар күбрәк булсын иде, алар күбрәк җырлар язсыннар иде. Юк бүгенге көндә. Әйтик, татар гына түгел, урыс та эләктереп алсын көен. Теге “Эх, сез матур кызлар” Кытайда җырлыйлар кытайча, урыслар җырлыйлар урысча, казахлар җырлыйлар татарча, татарлар җырлыйлар татарча. Бөтен дөнья уйлый аны татар халык җыры дип. Тик аны язган удмурт кешесе. Ул удмурт безнең Татарстанның Балтач районыннан Дырга дигән авылдан, удмурт малае язган.

Менә шундый җыр кирәк. Шуннан соң без үсәбез. Дөрестән дә, җырлар булса иде, тапсак иде шундый җырларны. Татар гына түгел, урыс та җырлый торган.

Шул ук Элвин Грей. Марилар рәхәтләнеп аның җырларын марича җырлап йөриләр хәзер. Ишетәләр шунда. Мин эшлим мари артистлары белән, булышам аларга. Рәхәтләнеп “Уфтанма”ны марича җырлыйлар, тагын берничә җырны марича җырлыйлар. Кайдан алдыгыз? Элвин Грей җырлады диләр. Ул бит инде татарны күтәрү дигән сүз. Шуңа күрә шундый җырлар кирәк.

Без бүгенге көндә тырышабыз, берничә тапкыр уздырдык инде фестиваль. Безнең профессиональ композиторларга бәйләнәсебез килми, һәвәскәр, авылларда, ул анда механизатор булып эшли, ул анда кем булып эшли, әмма җырлар яза. Андый кешеләр бик күп һәм аларның бик күп матур җырлары бар. Шундый җыр язучыларны күтәреп булмасмы дип оештырган идек бер фестиваль. Апрель аенда уздырдык инде аның беренчесен. Тагын оештырабыз алла бирса. Һәм шунда чакырасым килә бөтен җыр язучыларны. Мине интернетта табарга була, языгыз миңа, мин сезгә аңлатам кайда, ничек катнашырга була. Тик без анда профессиональ композиторларны алмыйбыз, без анда танылган композиторларны алмыйбыз. Без анда чакырабыз авылларда үскән кешеләрне. Үрнәк итеп Илһам Мәрдәнов дигән, Әгерҗе районыннан. Ул кечкенә генә бер авылда яши, тик шундый җыр язды. Безнең танылган композитор Риф Гатаулллин да әйтте, без беренче урын бирсәк иде ди, мин бу җырга беренче урын бирер идем, ди. Шуннан соң ул кеше, мин аңа әйттем ул турыда, үсеп китте. Тагын да җырлар җибәрә башлады.

Менә шундый кешеләргә булышырга кирәк. Алар арасында бар алар җыр язучылар. Һәм без шундый җырлар белән, шундый җырлар булса халыкка керә торган безнең сәнгатьне күтәрергә була бик күпкә.

- Ягъни, потенциалы зур дисез инде?

- Потенциалы зур әйе. Шулай булса, без шуның белән күтәрә алабыз.

Аннары тагын нәрсә, җыр бит җырдан гына тормый, көйдән генә тормый. Аранжировщиклар. Менә безнең күп аранжировщикларга булышырга иде. Шул ук мәдәният министрлыгы безнең, алар әз генә шул якка күзләрен салсалар иде.

Алар мескеннәр утыралар монда язалар аранжировкалар, бик шәп аранжировкалар. Сез беләсезме Мәскәүдә ничә аранжировщик татар малае утыра хәзер? Бармак белән саный башласаң бер утызлап, кырыклап малай утыра. Алар Виктор Дробышта утыралар, шул ук “Руки вверх”та утыралар, Ринат Ибраһимовта утыралар. Монда эш таба алмадылар, ә анда рәхәтләнеп акча эшләп утыралар, рәхәтләнеп эшлиләр.

Аларга булышырга иде күпмедер өлеш кертеп, аларны җыеп, сөйләп очраштырып Мәскәүдәге аранжировщиклар белән.

Чөнки килде Америкадан бер малай, аның абыйсы безнең УНИКСта баскетбол уйнады. Һәм ул монда үзенә бер студия ачты. Абыйсы уйнаганда, ул бер 5 ел тордымы монда Казанда Америкада булган кешеләргә аранжировка ясатып. Безнең малайлар барып карады аның аппаратурасы, безнең акча белән кимендә 3-4 миллионлык әйбер иде. Бездә кайда андый акча бар? Аннары әйтәләр, сезнең Америкага караганда артта калган дип. Калабыз без, чөнки бездә нәрсә – компьютер, клавишалар, бетте. Ә анда бит әле тагын күп-күп инструментлар кирәк.

Менә шуның белән безнең мәдәният министрлыгы булышса иде аларга.

Фольклорга булышалар, клубларга булышалар, алар гына түгел бит. Шул ук аранжировщиклар. Без сәнгатьне күтәрәсебез килсә бик күп өлеш, 50 процент тора аранжировкадан, нинди аранжировка ясыйлар.

Тагын Элвин Грей дип әйтәм инде, шул ук Лэйна дип әйтәм. Аларның бит аранжировкалары бик әйбәт.

- Алар аны кайда ясаталар?

- Кем кайда, мин белмим аларның кайда ясаганнарын. Казанда ясаталардыр инде, Уфада ясаталардыр инде.

Ләкин әйтәм бит, бездә бар шундый аранжировщиклар, алар түлиләрдер инде яхшы итеп ул аранжировщикларга син яса гына дип. Тик бүгенге көндә бит аранжировщиклар 1 мең, 2 мең, 3 мең, 5 мең аранжировка өчен. Ә ул аранжировканы ясарга кирәк бер атна. Айга дүртне ясасаң, 20 мең. 20 меңгә торырга кирәк, аларның гаиләләре бар, аларны ашатырга-эчертергә кирәк. Ярый синең икенче эшең булса, бу эшең сиңа өстәмә керем генә булса иде. Анысы да юк бит. Шуңа күрә мәдәният министрлыгы, тагын бер тапкыр әйтәм, булышсалар иде аларга.

- Нинди булышу турында сүз бара? Монда бит инде мәсәлән җырчы килә аранжировкага заказ бирә икән, җырчылар әйтәдер инде, минем акчам шушының кадәр генә, биш мең максимум мин түли алам дип һәм нәтиҗәсе дә шундый...

- Биш меңгә ясыйлар аранжировканы, биш меңгә ясыйлар.

- Бу яхшы аранжировка буламы?

- Безнең бүгенге дәрәҗәгә ясыйлар. Безнең бит үсәсебез килә.

- Үсәсебез килә, ә җырчылар түләргә ризамы күбрәк?

- Яхшы аранжировкасы булса түлиләр. Бүгенге көндә 20 меңгә хәтле түләгән кешеләр бар. Аранжировкага, яхшы аранжировкага, яхшы аранжировщикларга. Бар алар бездә, түлиләр аларга. Тик алар бит бармактан санарга. Ә бар бит, күп аранжировщиклар утыралар, бөтен Йошкар-Олада биш аранжировщик бар, бөтен Йошкар-Олада. Казанда бер Бауман урамында гына биш кеше утыра. Бездә бик күп аранжировщиклар. Әмма аларны җыеп, аларга күрсәтеп, алар күп нәрсәне белмиләр, алар яшьләр, аларны җыеп менә бу өлкәнрәкләрне чакырып бу яшьләргә өйрәтсеннәр иде, күрсәтсеннәр иде, семинар кебек булсын иде. Аннары аппаратура белән кредит бирепме, нәрсә бирепме аларга, аппаратура сатып алырга булышсыннар иде. Яки бер студия оештырсыннар иде. Ничектер булышырга. Ләкин беркем дә булышмый, алар бит үзара гына әйләнәләр. Шул ук җырчылар да, аларны әрлиләр-әрлиләр, начар җырлыйсыз, фәлән, чыга алмыйсыз диләр, ә булышкан кеше юк бит аларга. Бер карасаң ни мәдәният министрлыгы ягыннан, ни башка җирдән булышкан кеше юк. Аларны әрлиләр генә, ә булышырга, әйдә сезне җыябыз, әйдә Миңгол абыйны чакырабыз, Венера Ганиеваны, алар сезне әз генә вокал буенча. Чөнки алар арасында күбесе укымаган вокалга. Әйдәгез сезне җыябыз, күрсәтәбез, әз генә тавышыгызны килештерәбез, шундыйрак булышсалар бит. Ә бит беркем дә булышмый. Әрләргә, бөтенесе дә әрлиләр. Ә булышырга якын да килмиләр.

- Менә “Үзгәреш җиле” проекты булды мәсәлән анда ярдәм иттеләр дияргә була. Алар белән эшләделәр, җырчылар белән.

- Анда күпме җырчы җырлады? Беренчедән. Икенчедән, елдан елга бер үк җырчылар чыга дияргә була. Бер үк җырчылар чыга, шулай бит. Алмаштырып куялар да, 100 проценттан 30 процентын алмаштыралар да шул ук җырчылар яңадан чыгалар. Икенче елга 20 процентын алмаштыралар да, шул ук җырчылар чыгалар. Шулай бит?

- Шулай.

- Шулай.

- Һәм нигездә алар бик профессиональ җырчылар.

- Профессиональ җырчылар. Алар консерватория бетергән. Бездә бит алар гына түгел. Бездә бит бар училище бетергән җырчылар. Бездә бүгенге көндә алтымы-җидеме училище әзерли җырчыларны. Шуларны җыеп, аларны зур сәхнәгә чыгарырга булышырга. Зур сәхнәгә түгел, менә әйтәм бит бер семинар кебек.

- Әйе, ул аларның дәрәҗәсен күтәрер иде һәм гомумән дәрәҗәсе күтәрелер иде эстраданың дип әйтәсез.

- Бернинди сертификат та кирәкми бирергә, бернәрсә дә кирәкми. Бары тик аларны бер җыеп күпме була ала, 100 кеше, 200 кеше буламы, аларны җыеп, хәтта бер-ике мең акча җыйсаң да була алардан, күпмедер чыгымнарын чыгару өчен.

Аларга әйтәм бит, Миңгол абыйны җыеп, Венера Ганиеваны, бездә тагын бик яхшы педагоглар бар вокал буенча, аларны җыеп, алар белән бер эшләсәләр. Ну юк бит. Әрләргә әйтәм бит, әрләргә пожалуйста! Анысы беренче чиратта. О, син начар, син начар җырлыйсың. Ә булышырга кем булыша? Булышырга кирәк дип саныйм мин.

- Тагын шундый сорау. Менә бер мәсьәлә бар бит инде, аны сезнең белән сөйләшмичә мөмкин түгел. Ул да булса авторлык хокуклары. Ришат Төхвәтуллин белән Рифат Фәттахов арасындагы конфликт, Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасында конфликт булды. Күзәтәсездер сез әйеме? Бүгенге көндә шушындый мәсьәләләр тумасын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Закон да бар кебек, эшли дә кебек. Тик һаман килеп чыга шушындый мәсьәләләр, нәрсә белән бәйле бу?

- Элвин Грей белән Гүзәл Уразова турында мин әйтә алмыйм бер ни дә. Чөнки мин белмим кем ул җырны алып килде, кем ул җырны күрсәтте, кем әйдә җырлыйбыз дип әйтте. Монда русча әйткәндә право первого голоса булырга тиеш. Әйтик, Элвин Грей әйтсә иде, Гүзәл, әйдә җырлыйбыз әле моны, мин миңа кирәк, син миңа булыш әле дип. Мин уйлыйм ул вакытта Элвин Грейның хокуклары күбрәк дип. гүзәл чакырса иде моны, Гүзәлдә булыр иде. Мин белмим аларның арасын.

Ә менә Ришат Төхвәтуллин белән Рифат Фәттахов турында әйтәсем килә. Күпме көч Рифат кертте Ришатка, аны үстерү өчен.

Бездә бит җырчылар шулай итеп уйлыйлар: мин сине ашатам, диләр. Әз генә үсәләр дә, мин сине ашатам диләр. Ә берсе дә белми күпме көч кертте Рифат шул малайны үстерү өчен. Күпме акча түкте ул аңа шуны үстерү өчен. Һәм алар ахырда менә шулай итеп китәләр Рифатны бик начар итеп күрсәтеп.

Минем дә үземнең шундый хәлләр булды. Миңа да әйткән кешеләр булдылар мин сине ашаттым дип. Ләкин алар бит беренче адымнар ясаганда алар бит киләләр бер күлмәк белән, бер чалбар белән, бер пар ботинка белән киләләр. Ә киткәндә иномаркага утырып китәләр. Менә аны турыда берсе дә уйламыйлар. Алар уйлыйлар мин сине ашатам. Монда инде син миннән күп акча аласың. Тик, гафу ит, сиңа акча түгелгән, сиңа кертелгән, син ул акчаны кире кайтарып бирергә тиеш. Монда инде Рифат аның белән эшләгәндә бөтен җирдә Ришат Төхвәтуллин. Бүгенге көндә Төхвәтуллин әкрен генә төшә башлады дип уйлыйм мин. Халык инде икенче төрле уйлый. Ул хәзер үз акчасына реклама уздырадыр инде, үз акчасын кертәдер инде. Менә хәзер белсен күпме акча китә, күпме кием алырга кирәк, нинди кием алырга кирәк. Режиссер, режиссура, җырчылар, музыкантлар. Әле аның турында элекке вакытны бер дә уйламады. Аның турыда уйлый иде Рифат Фәттахов.

Рифат бит инде ул күпме көч кертте күпме җырчыларга. Филүс Каһиров, аларны үстерде. Ә алар бик начар киттеләр дип уйлыйм мин. Кешеләрчә түгел дип саныйм мин.

- Җәүдәт абый, ә үзегезнең кемгә дә булса, сез үстергән кешеләргә үпкәгез калмадымы?

- Юк, юк. Мин әйтәм бит, җырчылар белән мин аларны күпмедер үстерәм. Шул ук Ландыш, мин аны күрдем, алып килдем Барска, Фәрит Таишевка бирдем, шуннан соң үсеп китте. Ул мине күреп миңа рәхмәт әйтсә миңа шуңа бик риза.

- Рәхмәт әйтәләрме соң?

- Әйткәне әйтә, әйтмәгәне әйтми. Күбесе рәхмәт әйтә. Чөнки бүгенге көндә югалып калган кеше түгел, аллага шөкер.

- Сез әйтәсез, бераз гына үстерәм дә, акчагызны кертәсез, кертәсез, үстерәсез, бераз керем аласыз да һәм аларны чыгарып җибәрәсез дигән сүз бит инде. Ә алар алга таба тагын да популяррак җырчыга әйләнә. Сезнең үзегезгә бу кыен түгелме?

- Юк.

- Алар белән алга таба да күбрәк акча эшләргә булыр иде мәсәлән алга таба үстерсәгез. Алар үзләре китәләрме, үзегез чыгарып җибәрәсезме? Ничегрәк килеп чыга ул?

- Ничек әйтергә инде? Мин совет чорында үскән бала, шуңа күрә акча эшләргә дигән әйбер юк. Менә күпме бар мин шуңа риза. Ун мең булса мин риза, 100 мең булса мин шуңа риза.

Ә миннән соң килгән яшьләр, алар инде икенче яшьләр. Алар икенче төрле эшлиләр.

Мин шул ук Алсу Әбелханованы кулыннан алып конкурстан конкурска йөртеп, тегендә барабыз, монда концерт белән барабыз, күрсәтеп. Мин аларны үстергәндә һәрвакыт без авыллар буенча йөри идек. Авыллар буенча концертлар куеп йөрибез. Чөнки җырчылар күбесе белмиләр ничек үзләрен тотарга сәхнәдә. Менә алар киләләр, әйе җырлыйлар. Ә сәхнәдә тотуны белмиләр ничек тотарга. Менә мин аларны авылларга йөртеп. Кайда ул бер метр, менә монда әби утыра, монда бала утыра бер метр. Ул мине күрә син җырлаганны. Мең тапкыр авыррак, син Уникста җырлыйсыңмы, Пирамидада җырлыйсыңмы, мин анда халыкны күрмисең. Анда караңгыга җырлыйсың күбрәк чакта, син күрмисең аларны, бушлыкка. Ә монда сине күрәләр, син монда халыкны алдалый алмыйсың. Бөтен дөрес булмаганны алар күреп торалар. Менә шунда өйрәнәләр җырчылар җырларга.

Мин шулай итеп йөрттем аларны.

Ә концерт, акча, ул бит инде әллә кая кереп китәргә кирәк. Минем анда керәсем килмәде дөресен әйткәндә, миңа шул җитә иде. Болар киттеләр мин икенчене табам, болар киттеләр тагын табам, киттеләр тагын табам. Шулай.

Мин беркемгә дә баш тартмадым, мин беркемгә дә әйтмәдем син теге җырчы түгел, син килмә дип. Киләсеңме, килдеңме әйдә җырлыйсың, әйдә җыр яздырып карыйбыз. Җырлар жәлләмәдем.

Миңа әйтәләр иде ничек сине шундый? Бүгенге көндә минем бер 500 җырым бар. Ничек син шулай? Ну яшьләр киләләр бит, мин аларга җырлап күрсәтәм дә, яздырабыз. Алар аны җырлыйлар, куялар, әйләндерәләр. Мин шуңа шатланам, мин бер җырчы артыннан йөрмәдем, әйдә минем җырны җырла дип. Үссәләр мин алар өчен бик шатланам. Үсә алмасалар, кеше булсалар шуңа да шатланам.

Чөнки бүгенге көндә шул ук Руфина Гыйләҗева “Хамай”да җырлаган, ул балалар бакчасында эшли. Тагын кемнәр бар, кем кайда эшли, кем кайда урнашып беткәннәр. Кем дәүләт ансамблендә җырлый, кем кайда җырлый. Алар бар, алар миңа рәхмәт әйтәләр.

Ә акча эшләп, үзләре эшләсеннәр алга таба. Зур сәхнәгә менәргә кирәк. Аннары тагын нәрсә, бик биеккә менеп. Әйтәм бит мин урыс мәктәбе бетергән кеше, тел җитми иде ул вакытта. Телнең байлыгы кеше белән сөйләшеп. Барасың сөйләшә башлыйсың, кайбер әйберне аңламыйсың, авыр. Әй, бүтән бармыйм дип бармыйсың. Шундый чаклар да булды. Актанышка бардым, и сөйләшә башлады татарча, мине өйрәтә башладылар, шуннан соң минем барганым юк ул якка.

Шуңа күрә, үстеләрме мин аңа бик шат. Урнаштылармы бу тормышта, бик шат, гаиләсе бармы, торырга урыны бармы. Менә минем хәзер тиздән алла бирса юбилей концертлары була. Мин аларны чакырам. Кемдер килә алмый, килә алмаган кешеләрнең күбесенең дөрестән дә сәбәпләре бар. “Казан егетләре”нең инде гастрольләре сөйләшенгән, Алсу Фазлыеваның гастрольләре сөйләшенгән. Миңа киләм дип гастрольне ташлап булмый, анда халык көтә аларны.

Килмәгән кеше дә бар. Мин чакырам, ай, мин белмим, фәлән-төгән дип. Чакырган кешедән 85 процент киләбез диләр. Сезне дә чакырам.

- Рәхмәт, Җәүдәт абый. Әңгәмәгез өчен дә рәхмәт, фикерләрегез өчен. Һәм ихлас булуыгыз өчен дә бик зур рәхмәт!

- Рәхмәт! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100