Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дәртле чакта киясең инде, тәртипле булып калырга онытма» - Җырчы Иркә вәгъдә биргән

Ул кыска шорты кигән фотосын куйган.

news_top_970_100
«Дәртле чакта киясең инде, тәртипле булып калырга онытма» - Җырчы Иркә вәгъдә биргән
"Татар-информ" архивы

Җырчы Иркә кыска шорты кигән фотосын куйган һәм «Орышмагыз мине, тагын бер-ике ел гына киям инде мин кыска кием, яме. Ә сәхнәгә кыска кием киеп чыкмыйм дип күптән вәгъдә иттем», — дип язган.

Җырчының виртуаль дуслары аның кыска кием киюен яратуын белдереп, төрле смайликлар һәм комментарийлар калдырган:

«Яшь вакытта киеп калыгыз. Олыгайгач халат кына киясе килә»;

«Киен, матурым. Әби булгач, алай киенеп булмас»;

«Һәрбер киемнең урынын белеп киенү бик мөһим. Сез бит сәхнәдә түгел, нәрсә кисәң дә була»;

«Сезгә килешә»;

«Мондый буй-сын белән кияргә дә кияргә»;

«Иркә, син бик татлы»;

«И җаным, ки рәхәтләнеп. Ачуланмыйбыз, рәхәтләнеп карап утырабыз әле»;

«Әле бер-ике ел гына түгел, озак еллар кия аласың»;

«Иркә, синме соң бу? 15 яшьлек кызлар кебек…»;

«Иң мөһиме - иптәшең орышмасын»;

«Дәртле чакта киясең инде, ләкин тәртипле булып калырга онытма».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100