Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүртенче тапкыр әни булган Лилия Муллагалиева әниләргә киңәш бирә: "Дүртенчегә барырга куркып тормагыз, дүртенчесе бик тиз туа икән!"

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева дүртенче бала тапканнан соң, Инстаграм битендә хис-кичерешләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Дүртенче тапкыр әни булган Лилия Муллагалиева әниләргә киңәш бирә: "Дүртенчегә барырга куркып тормагыз, дүртенчесе бик тиз туа икән!"
"Кадерле туганнарым, дусларым, яраткан тамашачыларым!!! Шундый күп матур теләкләр язгансыз. Комментарийләр искиткеч мәгънәле, барыгызга җавап биреп, рәхмәт әйтәм!!! Балакайларыбыз сау-сәламәт булсыннар!!! Игелекле, иманлы, тәуфиклы, пар канатлы, әти-әниле, озын гомерле, бик бәхетле булсыннар!! Аллакаем рәхмәтеннән, ярдәменнән ташламасын!!!

Күзгә йокы керми... Уйланып, шатланып, ниндидер халәттә барысын күз алдыннан кичереп ятыш... Авырлы булып, ах-пух килеп 9 ай йөрүе үзе бер күңелле, рәхәт чор! Ә инде бәбиеңне кулга алып, сөеп, иснәп, күзенә караган минутлар иң кадерле, иң онытылмас бәхетле мизгелләр!!!

Мин дә бүген кечкенәбезне 2 сәгать күкрәгемә кысып, кечкенә кулларыннан үбеп, яратып, назлап, бары тик әни белән бала арасындагы тирән мәңгеле якынлыкны тоеп яттым... 16 ел элек беренчебез Данилны тудырган, 10 ел элек кызыбыз Ильвинаны тудырган, 3 ел элек кенә җимешебез Ильясны тудырган минутлар искә төште. Бер карасаң, онытылган да кебек, ә бер карасаң, бар да кичәге кебек күз алдында...

Сүземне төгәлләп, бүгенгә шуны әйтәсем килә: бала шатлыгын күреп, куанып яшәргә язсын!!! Шуны да әйтим, дүртенчегә барырга куркып тормагыз! Дүртенчесе бик тиз туа икән", - дип язган җырчы.

Лилия Муллагалиевага ихлас теләкләр дә теләп язганнар: "Ихлас йөрәктән тәбрик итәм! Сау-сәламәт, әтиле-әниле, хәерле-бәрәкәтле, озын гомерле, тәүфиклы, иманлы, бәхетле сабыйлар булсыннар, күз алмасыдай саклап баккан сабыйларыгыз!", Котлыйбыз сезне! Мин чын йөрәктән ак көнләшү белән көнләшәм, сез герой! Чын мәгънәдә, бернидән курыкмыйча бәхетле мизгелләр кичерәсез! Исән-сау булыгыз!", "Сезгә һәйкәл куярга кирәк, Лилия!"


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кадерле туганнарым, дусларым яраткан тамашачыларым!!!Шундый куп матур телэклэр язгансыз комментариялэр искиткеч мэгънэле барыгызга жавап биреп, рэхмэт эйтэм!!! Балакайларыбыз сау сэламэт булсыннар!! Игелекле иманлы, тэуфиклы пар канатлы, эти эниле , озын гомерле , бик бэхеле булсыннар!!АЛЛАКАЕМ РЭХМЭТЕННЭН, ЯРДЭМЕННЭН ТАШЛАМАСЫН!!! КУЗГЭ ЙОКЫ КЕРМИ... УЙЛАНЫП, ШАТЛАНЫП , НИНДИДЕР ХАЛЭТТЭ БАРЫСЫН КУЗ АЛДЫННАН КИЧЕРЕП ЯТЫШ...АВЫРЛЫ БУЛЫП АХ ПУХ КИЛЕП 9 АЙ ЙОРУЕ УЗЕ БЕР КУНЕЛЛЕ ,РЭХЭТ ЧОР!! Э ИНДЕ БЭБИЕННЕ КУЛГА АЛЫП СОЕП, ИСНЭП ,КУЗЕНЭ КАРАГАН МИНУТЛАР ИН КАДЕРЛЕ,ИН ОНЫТЫЛМАС БЭХЕТЛЕ МИЗГЕЛЛЭР!!! МИН ДЭ БУГЕН КЕЧКЕНЭБЕЗНЕ 2 СЭГ КУКРЭГЕМЭ КЫСЫП, КЕЧКЕНЭ КУЛЛАРЫННАН УБЕП , ЯРАТЫП, НАЗЛАП ,БАРЫ ТИК ЭНИ БЕЛЭН БАЛА АРАСЫНДАГЫ ТИРЭН МЭНГЕЛЕК ЯКЫНЛЫКНЫ ТОЕП ЯТТЫМ...16 ЕЛ ЭЛЕК БЕРЕНЧЕБЕЗ ДАНИЛНЫ ТУДЫРГАН, 10 ЕЛ ЭЛЕК КЫЗЫБЫЗ ИЛЬВИНАНЫ ТУДЫРГАН, 3 ЕЛ ЭЛЕК КЕНЭ ЖИМЕШЕБЕЗ ИЛЬЯСНЫ ТУДЫРГАН МИНУТЛАР ИСКЭ ТОШТЕ. БЕР КАРАСАН ОНЫТЫЛГАН ДА КЕБЕК, Э БЕР КАРАСАН БАР ДА КИЧЭГЕ КЕБЕК КУЗ АЛДЫНДА.... Суземне тогэллэп бугенгэ шуны эйтэсем килэ. Бала шатлыгын куреп куанып яшэргэ язсын!!! Шуны да эйтим дуртенчегэ барырга куркып тормагыз!! Дуртенчесе бик тиз туа икэн Йоклыйк! Тыныч тон!!!!!#рэхэтай #аллагашокер #татарскаяэстрада #4тапкырэнибулдым #лилиямуллагалиева #балаларбэхетлебулсыннар #балалардасиненяшьлеген

Публикация от Лилия Муллагалиева (@lilia_mul)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100