“Дүртенче каттагы күршеләрем көне-төне ипи пешерә, әче камыр, май исенә түзә торган түгел”
Гадел Кутуй урамында яшәүче Гөлшат Шәйдуллина өске каттагы күршеләренең көне-төне ипи пешерүеннән зарлана.
Авыл җирендә үз эшең белән шөгыльләнәсең килсә, иң элек эшне җир алудан башларга кирәк. Әйтик, гараж салып, автосервис ачасыңмы, ларек бастырып ипи сатасыңмы? Билгеле, боларның барысына да кочак-кочак рөхсәт язулары юнәтәсе бар. Ә менә Казанның Гадел Кутуй урамында яшәүче бер акыллы кеше җаен тапкан. Ул шәһәр өендә, үзенең дүртенче каттагы фатирында ипи пешерә. Шулай итеп, ике куян койрыгын берьюлы тоткан ул: бина арендалыйсы да, сатуга рөхсәт аласы да юк. Әмма барысы да майланган төсле генә барган җирдән, каршылыклар пәйда була. Аның бу бизнесына күршеләре риза түгел. Гөлшат Шәйдуллина исемле ханым хәтта “Татарстан 24” каналын да чакырткан.
“Өстән төшкән кызулыктан аякларым шешә”
– Менә һава “вытяжкасы”н күрәсезме, бик начар эшли ул минем. Шуннан көне-төне ипи, әче камыр һәм көйгән май исе килеп тора, – ди ул “Татарстан 24” каналына.
Шулай итеп, яңа гына күпереп пешкән хуш исле камыр ризыгы Гөлшат ханым өчен агу булып тоела. Аңа көнен дә, төнен дә шул май, камыр исенә түзеп ятарга кирәк. Аның сүзләренчә, күршеләре тәмле камыр ризыгы белән гаиләсен генә сыйламый, ә монда тулы бер цех эшли.
Май исен сулап яту бер хәл, өстәге каттан төшкән кызулыктан Гөлшат Шәйдуллинаның аяклары да шешә икән хәтта .
– Кыйммәтле дарулар сатып алдым. Аларны көне-төне сөртәм, көне-төне юынам, әмма файдасы юк. Бүлмә температурасын киметү өчен, келәм астына картон кәгазьләр дә җәйдем менә, – ди ул.
“Ипиләре тәмле үзләренең”
Күршеләре пешергән ипине Гөлшат ханым бик теләп ала. Аның сүзләренчә, “эшмәкәрләр” аны турыдан-туры фатирдан сатмый, ә күршедәге кибеткә тапшыра икән. 16 сум торган күршеләр ипие сыйфатынннан канәгать ул үзе. Әмма менә аны пешерү процессы гына үзәгенә үткән.
– Аларның өйләренә кереп булмый. Тимер ишек куелган. Анда берәүне дә кертмиләр, – ди Гөлшат ханым “эшмәкәрләр”турында.
Гөлшат Шәйдуллина сүзләренчә, эшмәкәр күршеләре электр энергиясен дә “умырып” куллана, ә түләү җаваплылыгыннан рәхәтләнеп кача икән. Бурычлары инде 23 мең сумнан артып киткән. Әле алай гына да түгел, кызыксынучы ханым монда пекарня ачуга рөхсәт биргән язуны да күргәне юк, ди.
“Сүз әйтергә куркалар”
– Йорт идарәчесе дә дәшми аларга, полиция хезмәткәрләре дә, башка күршеләр дә нигәдер авыз ачып сүз әйтергә куркалар”, – ди Шәйдуллина ханым. – Бу аяусыз көрәш кырына ул япа-ялгызы чыккан.
Гөлшат ханым сүзләренчә, күршеләре белән хезмәттәшлек итә торган күрсәткән кибет хуҗасы Даян әлеге дуслыкны кире кага. Ул сату өчен ипине Мари иленнән китерәләр, ди.
– Менә товарның туры килү сертификаты. Ул ГОСТ таләпләренә туры килә. Менә монда ипинең авырлыгы да, пешкән вакыты да күрсәтелгән, – ди ул.
Күпкатлы фатирда, бигрәк тә, аның дүртенче катында, сату максатыннан камыр ризыклары пешерү законга сыймый. Ничек кенә булмасын, Гөлшат Шәйдуллина исә ярты юлда туктап калырга җыенмый. Ул “эшмәкәрләр”нең “койрыгын кысканчы” көрәшәчәк. Зар җиткерәчәк чираттагы нокта итеп ул шәһәр администрациясен атый.