Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүртөйледә хуҗабикә яна торган йорттан чыккан һәм табиблар каршында үлгән

Коткаручылар килгәндә, хуҗа хатын урамда була.

news_top_970_100
Дүртөйледә хуҗабикә яна торган йорттан чыккан һәм табиблар каршында үлгән
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә 11 февраль кичендә шәхси йортта янгын чыга. Урынга коткаручылар килә. Бу вакытта 20 квадрат метр мәйданда ачык янгын була. Янгын сүндерүчеләрне куркуга калган хатын-кыз каршылый, Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 73 яшьлек хуҗабикә ут капкан йорттан үзе чыга алган.

«Ашыгыч ярдәм чакыргач, аның хәле китте. Кызганычка каршы, урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары аның үлемен раслады», диелә коткаручылар хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100